news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

РКБда катлаулы операция: 18 яшьлек кызның аналыгында тагын бер аналык үскән булган

news_top
РКБда катлаулы операция: 18 яшьлек кызның аналыгында тагын бер аналык үскән булган
Фото: © РКБ матбугат хезмәте

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе гинекологлары сирәк очрый торган патология белән очрашкан. Аналык эчендәге аналыкны алып ташлап, катлаулы операция ясаганнар. Бу хакта РКБның MAКС каналында хәбәр ителә.

Казаннан 18 яшьлек кызны күрем циклы башлану белән бик көчле авыртулар борчый башлаган. Башта ул авыртуны баса торган дарулар эчеп түзгән, әмма алар ярдәм итми башлагач, тикшеренергә уйлаган.

Кызда тумыштан сирәк очрый торган аномалия ачыкланган: ана карынында үсеш чорында баланың аналыгы эчендә тагын бер аналык формалашкан (Acum маткасы). Моннан тыш, уң яктан, тоташу урынында, табиблар тулысынча формалашып җитмәгән аналык көпшәсен дә ачыклаганнар. Бу очракта аналыктан читтәге йөклелек барлыкка килү ихтималы күпкә югарырак булган.

Бу кыз Республика клиник хастаханәсенең гинекология бүлегенә катлаулы реконструктив операция ясату өчен килгән. Бүлек мөдире Зөлхәбирә Фатыйхова һәм акушер-гинеколог Ландыш Данилова 2,5 сәгать дәвамында лапароскопия ысулы белән аналык эчендәге аналыкны алып ташлаганнар, аналык стенасын торгызганнар һәм тиешенчә үсеш алмаган аналык көпшәсен кисеп алганнар.

Хәзер кыз өйдә, үзен бик яхшы хис итә. Күрем циклы яңадан җайга салынган, иң мөһиме – хәзер элеккеге кебек көчле авыртулары борчымый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар