news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

РКБда капремонттан соң нинди үзгәрешләр көтелә – репортаж

Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә зур үзгәртеп кору эшләре бара. Капиталь ремонттан соң стационарның бер өлеше инде әзер. Аның нәтиҗәләрен Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев бәяләде. Шулай ук, журналистларга да төзекләндерү белән бәйле үзгәрешләрне күрсәттеләр.

news_top
РКБда капремонттан соң нинди үзгәрешләр көтелә – репортаж
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Иманым камил: искиткеч заманча итеп эшләнгән яңа коридор, палаталар әле ике көн элек кенә кабул ителгән беренче пациентлар күңеленә хуш килгәндер, мөгаен. Чыны шул: авыруның хәле хет шушы уңайлыкларны күреп булса да бераз җиңеләйсен дигән максат та куелган булган. Шулай ук, хастаханәдә роботлар һәм нейрочелтәрләр белән эшләргә дә ниятлиләр. Иң элек, безне хастаханәнең 5 нче каттагы яңартылган өлешенә алып менделәр. Биредә кан тамырлары хирургиясе бүлекчәсе эшләячәк.

«Иң мөһиме, пациентларга дәвалану, ә табибларга эшләү уңайлы булсын»

Бик яхшы итеп эшләнгән. Без хезмәттәшләребезгә яңа заманча шартларда эшләргә мөмкинлек биргән проектлаучыларга һәм төзүчеләргә бик рәхмәтле. Иң мөһиме, яңа урында кешеләр югары квалификацияле медицина ярдәме алачак. Ремонтны планлаштырганда, беренче чиратта, биредә пациентларга дәвалану һәм табибларга эшләү уңайлы булсын дигән бурычтан чыгып эш иттеләр, – диде Альмир Абашев.

Министр сүзләрен РКБның баш табибы Марат Гатауллин җөпләде.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Уңайлылык булдыруга килгәндә, заманча технологияләр кулланылды. Һәр палатада санузеллар барлыкка килде. Хәзер монда ул яктан бик уңайлы, ярдәм күрсәтү өчен дә, пациентларны урнаштыру өчен дә яхшы итеп эшләнгән. Безгә болар барысы да бик ошый, һәм хәзер безнең бурыч – шушы шартларга җавап бирерлек итеп эшләү, – диде баш табиб.

Марат Гатауллин: РКБда моңа ихтыяҗ күптән туган иде инде, үзгәртеп кору да, җиһазлар паркын яңарту да мөһим иде

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Операция блогында яңа эшчәнлек

Стационар бүлеген яңарту тәмамланса да, бер үк вакытта операция блогын реконструкцияләү дәвам итә. Хәзер анда төзүчеләрнең эше кайнап тора, алар конструкцияләрне ныгытып, эчке төзекләндерү, бизәү эшләренә керешергә торалар. Төзелеш эшләре барышын журналистларга да күзәтү мөмкинлеге туды.

Марат Гатауллин сүзләренчә, төзекләндерү нәтиҗәсендә операция бүлмәләре санын 18 дән 26 га кадәр арттыру планлаштырыла – алар барысы да бер блокта булачак.

Без операция блогы эше белән идарәдә бөтенләй башка менеджментны күздә тотабыз. Нәтиҗәдә, ярдәм төрләре киңәячәк, сыйфаты да артачак. РКБда моңа ихтыяҗ күптән туган иде инде, үзгәртеп кору да, җиһазлар паркын яңарту да мөһим иде, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Барлыгы 24 операция залы булачак: гомуми хирургия, травматология һәм нейрохирургия бүлекләре өчен һәм тагын ике төп операция залы.

Операция блогы мөдире Дмитрий Ермилов сүзләренчә, операцияләр блогының инфраструктурасы шактый үзгәрәчәк.

Инвентарьны тикшерү һәм юу өчен бүлмәләр, операциядән уяну өчен ике ятаклы палаталар барлыкка килә. Бездә барлыгы дүрт палата булачак – һәр катта берешәр. Шулай ук стериль әйберләрне йөртү өчен аерым чиста лифт эшләячәк, – дип сөйләде Дмитрий Ермилов.

Дмитрий Ермилов: Операцияләр блогының инфраструктурасы шактый үзгәрәчәк

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Беренче катта зур үзәк стерилизация бүлеге оештырыла, ул вакытында дезинфекция үткәрергә һәм бөтен эш коралларын эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк. Марат Гатауллин әйтүенчә, барлык яңа шартлар һәм технологияләр операция блогында көтеләчәк куәтле эшчәнлекне камил дәрәҗәдә алып барырга мөмкинлек бирәчәк.

Операция блогында ресурслар белән үзәкләштерелгән идарәне эшләтеп җибәрергә һәм пациентлар агымын яңартырга планлаштыралар, бу – операция бүлмәсендә билгеле бер табибны көтеп утырмас өчен, ә, бәлки тиз арада тиешле бурычны шундук хәл итү өчен кирәк.

Гибрид операцияләр һәм роботлаштырылган хирургия

Җиһазлар яңартылганнан соң, табибларга эшләү өчен яңа технологик мөмкинлекләр барлыкка киләчәк. Алар хирургия, нейрохирургия, травматология һәм ортопедия өлкәсендә барлыгы 25-30лап белгечлеккә кагылачак.

Альмир Абашев: Робот хирургиясе дә килер дип бик өметләнәбез

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Операция блогында элек бергә куелмаган югары технологияле техниканың төрле төрләре бергәләп кулланылачак. Әйтик, компьютер томографы да, ангиограф та бер үк операция бүлмәсендә урнаштырыла. Нейрохирургларга навигация системалары рәвешендә төрле югары технологияле ярдәм чаралары пәйда булачак, алар операция ясау урынын төгәлрәк билгеләргә мөмкинлек бирәчәк, – дип сөйләде Альмир Абашев.

Министр ремонттан соң гибрид операцияләр ясау җиңелрәк булачагын да әйтте – бер үк вакытта берничә белгеч пациентларга операция ясый алачак.

Без робот хирургиясе дә килер дип бик өметләнәбез. Реконструкция барышында бу мәсьәлә карала, һәм, ким дигәндә, бер роботның РКБда барлыкка килү ихтималы бик югары. Бәлки, бу ачык операцияләр өчен дә, оча-бот яки тез буыннарын алмаштыру өчен дә яраклы робот системалары булыр әле, – дип өстәде Альмир Абашев.

Марат Гатауллин: Ясалма интеллект – чыннан да яхшы ресурс, әмма гамәли медицинада без аны һәрвакытта да кулланмыйбыз

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Марат Гатауллин сүзләренчә, Республика клиник хастаханәсендә шулай ук ясалма интеллектны актив кулланырга планлаштыралар.

Ясалма интеллект – чыннан да яхшы ресурс, әмма гамәли медицинада без аны һәрвакытта да кулланмыйбыз. Ә бит өченче фикер еш кына бик кирәк: ниндидер әдәбиятны актарып алу, сирәк очракларны ачыклау һәм табибка көндәлек эшендә ярдәм итү өчен. Бүген без бу проектны эшләтеп кенә җибәрәбез, әмма ул үсеп, вакыт узу белән нәтиҗәләрен күрсәтер дип уйлыйм, – дип саный баш табиб.

Альмир Абашев: Республика клиник хастаханәсе – ул «сәламәтлек шәһәре»

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Ярдәм төрләре киңәю ул – яңа мөмкинлекләр, табибларга яңа эш урыннары дигән сүз»

Альмир Абашев Республика клиник хастаханәсен «сәламәтлек шәһәре» дип атады. Биредә үзара тыгыз бәйләнгән медицина ярдәменең төрле төрләренең зур кушылмасы: терапевтлар, эчке авырулар буенча табиблар, хирурглар, бала тудыру йорты һәм зур перинаталь үзәк. «Ярдәм төрләре киңәю ул – яңа мөмкинлекләр, яңа технологияләр, табибларга яңа эш урыннары дигән сүз», – диде министр.

Төзекләндерүне 2027 ел азагында тәмамлау ниятләнә

Төзекләндерү, яңартып кору эшләрен 2027 ел азагында тәмамлау планлаштырыла. Хәзерге вакытта хастаханә мәйданының 35-40 процентында яңартып кору үткәрелә.

2027 ел дәвамында, зур күләмле эшләр башкарылуга бәйле рәвештә, вакытлыча уңайсызлыклар кичерәчәкбез. Иң катлаулысы – операция блогы. Чиратта әле кабул итү-диагностика бүлеге һәм пешү җәрәхәтләре, эренле хирургия өчен махсуслаштырылган ярдәм буенча берничә операция блогы, – дип өстәде Альмир Абашев.

Капиталь ремонт 18 мең квадрат метр мәйданда алып барыла, бүгенге көнгә чыгымнарның гомуми суммасы 3 млрд сумнан артык тәшкил итә.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Капиталь ремонт 18 мең квадрат метр мәйданда алып барыла, бүгенге көнгә чыгымнарның гомуми суммасы 3 млрд сумнан артык.

Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка һәм республика Хөкүмәтенә, авырлыкларга карамастан, әлеге проектка ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә, ул, һичшиксез, Татарстанда яшәүчеләрнең барысы өчен дә бик мөһим, – диде Альмир Абашев.

  • Республика клиник хастаханәсен модернизацияләүне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов узган ел азагында игълан итте.
  • Клиникада соңгы модернизация 2013 елгы Универсиадага үткәрелгән булган.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар