news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

РКБ хирурглары ир-атның битендәге зур шешне нерв тармакларына зыян китермичә кисеп алган

news_top

Республика клиник хастаханәсе хирурглары пациентның битендәге зур шешен алган. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итә.

47 яшьлек ир-ат РКБның теш казнасы-бит бүлеге хирургларына яңагында гаять зур шешкә зарланып мөрәҗәгать иткән.

Аның сүзләренчә, ул республика буенча бик күп клиникаларны йөреп чыккан һәм бөтен җирдә кире борып җибәргәннәр. «Әгәр РКБда да булдыра алмасалар, сиңа Мәскәүгә барырга туры киләчәк», – дигәннәр.

2010 елда ир-ат Чиләбедә бу шешен алдырган булган инде, ул вакытта шеш берничә тапкыр кечерәк булган. Хәзер менә ул шеш – колак тирәсендәге төкерек бизенең аденомасы кабат үскән һәм ул нәкъ менә бит нервында урнашкан.

Теш казналыгы-бит хирургы Андрей Рудык ассистенты Анастасия Царевина белән бергә йомшак тукымаларны шештән ипләп кенә аерып алган. Аннары оптика һәм микрохирургия кораллары ярдәмендә күп төенле калку шешне йөз нерв тармакларыннан аралаганнар һәм нервның барлык тармакларын саклап калганнар.

Табиблар сүзләренчә, бу очракның катлаулыгы шешнең урнашуында. Нерв тармакларына тимичә 8х7х4см зурлыктагы шешне алып ташлау гаять кыен эш. Нервны аз гына җәрәхәтләү дә битнең яртысы параличлануга китерүе ихтимал булган. Шөкер, барысы да уңышлы узган, пациент канәгать һәм сәламәт булып өенә кайтып киткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар