news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

РКБ травматологлары аюдан качып котылган хатын-кызга катлаулы операция ясаган

news_top
РКБ травматологлары аюдан качып котылган хатын-кызга катлаулы операция ясаган
Фото: РКБ матбугат хезмәте

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе травматологлары аю һөҗүменә дучар булган хатын-кызның аягын яңадан «җыйган» дияргә була. Бу очрак турында РКБ матбугат хезмәте хәбәр итә.

4 октябрьдә Иркутскида Казан компаниясенең 55 яшьлек хезмәткәренә һәм аның хезмәттәшләренә аю һөҗүм иткән. Алар командировкага килгән булган. Хатын-кыз берничә ел дәвамында геологлар янында пешекче булып эшләгән, ә ире машина йөртүче булган.

Бу кичне хезмәттәшләр мунчага җыенган. Шул вакытта урманнан торак йортлар янына аю килеп чыккан. Җәнлек өйләргә керергә тырышкан, ишекләрне һәм тәрәзәләрне ваткан.

Хатыны һәм хезмәттәшләре качып котылсын өчен, ир-ат аюның игътибарын үзенә юнәлтергә булган. Бу хатын качам дип, икенче кат тәрәзәсеннән сикергәндә аягын нык җәрәхәтләгән.

Хастаханәдә хатын-кызга ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Аннары аяк сөяген төзәтү буенча планлы операцияне кайда ясату мәсьәләсе туган. Пациентның өстәмә медицина иминияте (ДМС) полисы Казан компаниясенеке булганлыктан, ул Татарстанда табиб эзләргә булган.

Фото: © РКБ матбугат хезмәте

Танышларының киңәшләре һәм бәяләмәләр буенча хатын-кыз РКБның беренче травматология бүлеге мөдире Гамил Гарифулловка мөрәҗәгать иткән.

Монда җентекләп тикшергәч, балтыр сөягенең өске өлеше берничә кисәккә чәрдәкләнгән булуы, урыныннан күчүе һәм сөяк тукымасы җитмәү рәвешендәге дефект ачыкланган. Травматологларга аякны яңадан торгызу өчен бер операция барышында өч төрле хирургия алымы кулланырга туры килгән, шуңа операция дүрт сәгатькә сузылган.

"Башта күчкән балтыр сөяген сузу һәм аның күчәрен тигезләү өчен Илизаров аппаратын урнаштырдык. Аннары сөякнең бер баганасын винтлар ярдәмендә пластина белән беркеттек. Шуннан соң икенче багананы да шулай ук ныгытып куйдык. Аннары Илизаров аппараты алынды.

Тагын бер кыенлык шул булды: бот сөяге аска таба балтыр сөяген басып кереп зыян китергән һәм анда сөяк тукымасы җитмәгән кимчелек барлыкка килгән. Безгә моны төзәтеп, буынны ныгытып беркетергә кирәк булды», – дип аңлатты Гамил Гарифуллов.

Операция уңышлы узган. Икенче көнне хатын-кыз урыныннан торган һәм тотынып йөрү җайланмасы (ходунки) ярдәмендә йөри башлаган.

Табиблар бәяләвенчә, пациентка тернәкләнү өчен ярты елга кадәр вакыт кирәк булачак. Якын көннәрдә ул үз төбәгенә кайтып, дәвалануын һәм тернәкләнүен дәвам итәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар