news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

РКБ табиблары 186 килограммлы ир-атны ябыктыру өчен ашказанының бер өлешен кисеп алган

news_top
РКБ табиблары 186 килограммлы ир-атны ябыктыру өчен ашказанының бер өлешен кисеп алган
Фото: © https://rkbrt.ru

Татарстанда симерүдән интеккән пациентка мәҗбүри медицина иминияте буенча беренче операция ясалган. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев MAX каналында хәбәр итә.

Республика клиник хастаханәсендә Лаеш районында яшәүче 60 яшьлек кешенең ашказанының бер өлешен кисеп алганнар. Элек Россиядә бариатрик (ашкайнату системасы эшен үзгәртүгә корылган) операцияләрне бары тик түләүле рәвештә генә уздырганнар, быел язын әлеге төр ярдәм югары технологияле медицина ярдәме исемлегенә кергән.

Хәзер төбәкләр әлеге операцияләргә квоталар алачак. Мондый операцияләр вакытында ашказанының шактый өлеше алына, ә калган өлешеннән озынча көпшә рәвешендә яңасы формалаша. 2 нче хирургия бүлеге белгечләре кечкенә кисемнәр аша ашказанын буйга таба кисеп кечерәйткәннәр.

Хастаханәгә ятканда ир-ат 186 килограмм авырлыкта булган. Экспертлар сүзләренчә, мондый операциядән соң беренче елда пациент 30 процентка якын авырлыгын югалта. «Операциядән соң пациент азрак ашый башлый, ашказаны кечкенә булу сәбәпле, күп ашый алмый һәм туену хисе тиз килә», – дип аңлаткан бүлек мөдире Ленар Җиһаншин.

Операциядән соң пациент бер тәүлек реанимациядә яткан, аннары берничә көн бүлектә булган һәм ике көн элек өенә кайтып киткән. Хәзер табибларга күренергә ир-ат өч айдан киләчәк.

Мәҗбүри медицина иминияте буенча бариатрик операцияләр тән авырлыгы индексы 50 кг/м2 дан артып киткән очракта һәм 2-3 дәрәҗәдәге сулыш җитешсезлеге, 3-4 стадиядәге остеоартроз, шикәр чире һәм башка авырулар булганда башкарылырга мөмкин. Операция белгеч юлламасы буенча үткәрелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар