Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ркаил Зәйдулланың язылмаган законнары, яки Марсель Галиевның премиядән баш тартуы турында

Язучылар берлеге идарәсеннән Рузилә Мөхәммәтова репортажы

news_top_970_100
Ркаил Зәйдулланың язылмаган законнары, яки Марсель Галиевның премиядән баш тартуы турында
фото: Рузилә Мөхәммәтова

Язучылар берлеге идарә утырышларын байтак вакыт үткәрә алмады – бинада ремонт барды. Дөрес, ул әле дә бара. Әмма башкача сузарга ярамый – җыелырга кирәк иде. Чөнки яңа әгъзалар аласы, әдәби премияләрне бүләсе һәм иң мөһиме – Тукай премиясенә кандидатларны билгелисе бар.

Идарәгә бер катнашым булмаса да, мине дә кертәләр, Аллага шөкер! Шулай дип йөгерә-атлый килгәндә, Берлек ишегалды капкасы төбендә Хәбир Ибраһим очрады – утырыш хакына кар ерып, буран туздырып авылдан килгән икән: идарә әгъзасы бит. «Син булгач, тагын дәшмичә утырасы була икән», – диде ул, авыр сулап. «Әйдә, кафеда ашап чыгыйк, үзем ашатам», – диде. «Ашатасаң-ашатмасаң да, язам, яме, язасын», – дим. «Беләм», – диде ул, шулай да мин алган жульен өчен түләде – рәхмәт!

Язучылар тузанлы фойе аша булса да утырышлар залына үттеләр һәм армый-талмый 2 сәгать эшләделәр. Беләсезме, күпме кул күтәрергә туры килде аларга?! Иренмәделәр, фикерләрен дә әйттеләр, ачык һәм ябык тавыш бирүләрдә дә актив катнаштылар – зарядка ясаган шикелле куллар күтәрелеп-төшеп торды.

«Ремонт бетеп килә – очына чыгарлар, язга бакчаны рәтләрбез», – дип, бинага кагылышлы мәсьәләләр белән таныштырудан башлады Ркаил Зәйдулла. Аннару язучылар бакыйлыкка күчкән 3 язучыны искә алды: Рашат Низамиев, Разил Вәлиев һәм Дамир Гыйсметдинов истәлегенә 1 минут басып тын тордылар.

Аннары бер уңайсыз процедураны хәл итеп алырга туры килде.

Ркаил Зәйдулла: Үткән идарәдә сезгә Рафис Корбанның гаризасын укыган идем. Безнең бит инде язылмаган канун бар: мин аны рәис итеп сайланганда әйттем, һәм сез риза булдыгыз – без, идарә әгъзалары, әдәби премияләргә дәгъва итмибез. Язучыларны бу мәсьәләдә күп тәнкыйтьләделәр. Шуңа күрә, ул сүзләргә нигез бирмәс өчен, минемчә, бу язылмаган канун дөрес, аңа зур мәгънә салынган. Безнең әдәбият бай, әгъзалар да күп, талантлылар да бар. Рафис Корбан: «Мине Язучылар берлеге идарәсеннән чыгаруыгызны түбәнчелек белән үтенәм», – дип гариза язган иде – мин аңа «хуп» дип кул да куйган булганмын. Түбәнчелек белән үтенгәч, без аның теләгенә каршы килергә тиеш түгел. Кем дә кем Рафис Корбанның теләгенә каршы түгел – кул күтәрүегезне сорыйм.

Язучылар берара югалып калды. Кемнәрдер, пышылдап кына, Рафис абзыйның үзеннән сорады. Кемдер каршы булуын тел белән әйтте. Әмма күпчелек Рафис Корбан гаризасына каршы килмәде. Кемдер бу язылмаган канунның объектив булмавыннан зарланды.

Рәдиф Сәгъди: Идарәдә – иң яхшы язучылар. Син үзең бөтен премияләрне алып бетергәч...

Ркаил Зәйдулла: Мин алып бетермәдем. Миңа бирделәр. Бу мәсьәләне хәл иттек. Хәзер ике идарә арасында эшләнгән эшләрне...

Рафис Корбан: Мин чыгып китимме?

Ркаил Зәйдулла: Утыра аласың. Тавыш бирү хокукың гына булмый.

Рафис Корбан ишекне каты итеп ябып чыгып китте. Алга таба әле аның исеме көн тәртибендә булачак иде. Чөнки ул Остаханәләр утырышында Тукай премиясенә тәкъдим ителде.

Башта Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова һәм Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиевның отчетын тыңладык. Чаллыларның бүген була алмавын Ркаил Зәйдулла үзе аңлатты.

Ркаил Зәйдулла: Чаллылар бик күп очрашулар үткәрә. Факил абый бик актив. Мин аларның актив авторларын республика күләмендәге зур чараларга да җәлеп итергә тырышам. Бик шәп чыгыш ясыйлар. Бик матур итеп «Картлар (Өлкәннәр) көне» үткәрделәр. Минем дә аны үткәрү турында уйланганым бар. Ләкин ул безнең съездга әйләнәчәк. Чөнки безнең уртача яшь 70 тирәсе – димәк, «Картлар көне» – бөтен язучыларны җыеп алу дигән сүз. Без аларга башкача ярдәм итәргә тырышабыз – азык-төлек пакеты илтеп бирәбез.

Камил Кәримов: Картлыкның яшь планкасын күтәрик. 75 дип алыйк. Димәк, мин әле карт булмыйм – миңа 73 кенә. Яки 80 дип алыйк.

Ркаил Зәйдулла: Хисап бирелде. Бөтен яңалыклар көнендә сайтка куела бара – язучыларның эшчәнлеге белән танышып барырга була. Язучылардан кемнәрнең нинди очрашуларга йөрүе күренә. Очрашуларга йөрергә яратмаучылар да бар.

Язучылар Берлекнең 90 еллыгын үткәрү мәсьәләләре турында фикер алышты. Аны нинди форматта үткәрсәң отышлы булачагы турында уйландылар. Юбилей тантанасын тамашачы җыеп берәр залда үткәрергәме, әллә язучыларны табын артында гына сыйларгамы – ягъни, язучы төрле котлау нотыкларын һәм җырчылар чыгышын ашап-эчеп утырганда тыңлый. Ул вариант сайланса, киң җәмәгатьчелеккә язучы бәйрәмен без – журналистлар гына җиткерәбез була инде.

Әле бер ашау-эчү табыны белән генә эш бетми бит. Очрашулар, утырышлар, конференцияләр, түгәрәк өстәлләр – 90 еллыкны инфосәбәп итеп, татар әдәбиятын һәм Татарстан әдәбиятын промагандалый торган әллә күпме чара үткәрергә була. Идарәдәгеләр идея яңгыры яудырып атсалар да, моны формалаштырып рәсми документ итәсе бар ләбаса. Боларның бөтенесен бер документ итеп формалаштыру эшен идарәнең яшь кешесе һәм шактый тәҗрибәле Кабмин белгече Рүзәл Мөхәммәтшинга йөкләделәр. Рүзәл «футбол тубының» үз капкасында калуы белән ризалашса да, чаралар исемлеген төзеп бирүне үтенде.

Әдәби ел йомгакларын ничек үткәрергә? Башка зал табаргамы, әллә ремонт беткәнен көтеп җиткерергәме? Жанрлар буенча докладларны кем әзерли? Проза остаханәсен җитәкләгән Камил Кәримов бу эшне җиңел генә галимнәргә аткарып калдырмакчы иде, Ркаил Зәйдулла «һәр остаханәнең йомгаклау чыгышын ясаучыны остаханә үзе билгели» дип хәл итеп куйды. Дөрес инде, әллә премия генә бүлеп утырмакчымы сез, хөрмәтле остаханә башлыклары?

Шул вакыт халык шагыйре Рәдиф Гаташтан бер сорау яңгырады: «Бер сорау мөмкинме, Ркаил Рафаилович! Былтыргы әдәби премияләр бирелеп беттеме?»

Шулай итеп чират әдәби премияләр темасына җитте. Былтыргы премияләрнең акчалары түләнеп беткән, премиянең диплом-фәләне тапшырылмаган, чөнки әлеге дә баягы ремонт – җыелыр урын юк.

Аллага тапшырып, башладык, җәмәгать!

Гаяз Исхакый премиясенә Язучылар берлеге остаханәләреннән татар әдәбиятын тәрҗемә итеп төрек укучысына җиткерүе өчен Фатих Котлу һәм публицистик әсәрләре өчен Нурулла Гариф, «Каумемә» һәм Удмуртия татарларының милли тормышы турындагы китаплары өчен Ибраһим Биектаулы тәкъдим ителгән иде. Чаллылар Хәмит Латыйфны тәкъдим иттеләр. Әлмәттән кандидатура юк иде. «Молодцы, әлмәтләр», – диде Рәдиф Гаташ, күрәсең, ул җиңәргә тиеш дип санаган кешесен тәгаенләгәндер.

Ркаил Зәйдулла: Гаяз Исхакый премиясе беренче чиратта публицистика һәм иҗтимагый эшләр өчен бирелә. Бирелгән дәвердәге бөтен исемлекне карасаң, андый эшләре булмаган кешеләргә дә бирелгән. Мин бу юлы 2 кешегә бирергә тәкъдим итәм. Фатих Котлу 2 дистәгә якын китап тәрҗемә итте, Нурулла Гариф – бик милли җанлы кеше. Язучы димәсәк тә, төбәк тарихын өйрәнү мәсьәләсендә бик күп китаплар чыгарган кеше...

Илсөяр Иксанова: Монда бер сумка китабын китерделәр...

Ркаил Зәйдулла: Ул бит әле Равил Фәйзуллин музеен ясарга да ярдәм иткән...

Ркаил Зәйдулла шушы сүзне әйтеп авызын ачылган мәлдә ишек ачылып китте, һәм идарәнең аксакалы Равил Фәйзуллин килеп керде.

Ркаил Зәйдулла: Премияне икегә бүлергә мөмкин... Мин киңәш итергә ярата торган кеше – киңәшләштем – бүлеп була.

Рәдиф Гаташ: Бик дөрес.

Кемнеңдер тавышы: Хәл итеп тә кайтмадыңмы?

Ркаил Зәйдулла: Хәл итү – сездән.

Камил Кәримов: Тавышка куйыйк.

Ркаил Зәйдулла: Бюллетеньнарны хәзер китерәләр.

Камил Кәримов: Тере тавыш белән дә...

Хәбир Ибраһим: Ярамый диләр бит...

Бюллетеньнар килгән арада Һади Такташ премиясен карый тордылар.

Илсөяр Иксанова: Һади Такташ премиясенә 3 кандидат – «Кыйбла барлау» китабы өчен Шәмсия Җиһангирова, «Таң калып багам таңнарга» китабы өчен Айрат Суфиянов (Чаллы)...

Рәдиф Гаташ: Монысын да бүлеп булмыймы?

Нәбирә Гыйматдинова: Нәрсәгә бүләсең инде аны?

Рәфкать Шаһиев: Әлмәттән дә бар – «Аклыкка сыену» китабы өчен Таһир Шәмсуаров.

Ркаил Зәйдулла: Санау комиссиясенә кемнәрне куябыз?

Камил Кәримов: Әнә – каршы якта түрдә утыручыларны.

Ркаил Зәйдулла: Рүзәл, Әлфәт...

Рүзәл Мөхәммәтшин: Минем математика юк бит – хәрефне цифрдан аермыйм.

Илсөяр Иксанова: Миңа 2 бюллетень бирегез – Факил абый тавышын биреп калдырды.

Газинур Морат: Рөстәм Галиуллин тавышын миңа калдырды.

Исхакый премиясе саналган һәм Такташ премиясенә бюллетень ясалган арада, Фатих Хөсни премиясен карый башладылар.

Илсөяр Иксанова: Фатих Хөсни премиясенә остаханә утырышыннан 2 кеше үтте – «Кышкы розалар» китабы өчен Фәрит Яхин һәм «Гафу ит мине» китабы өчен Кәрим Кара. Чаллы һәм Әлмәттән юк.

Рәфкать Шаһиев: Нигә Айгөл Әхмәтгалиева юк икән?

Нәбирә Гыйматдинова: Нишләп икән?

Рәдиф Гаташ: Кәрим Кара еш басыла. Бик кызыклы язучы.

Ркаил Зәйдулла: Бик үзенчәлекле прозаик. Теле бик матур.

Гәүһәр Хәсәнова: Гаяз Исхакый премиясе буенча бюллетеньнар саналды: Фатих Котлы өчен – 21, Нурулла Гариф өчен – 18, Хәмит Латыйф өчен 1 тавыш бирелгән.

Санау комиссиясе эшен кул күтәреп расладылар. Гаяз Исхакый премиясе лауреатлары Фатих Котлы һәм Нурулла Гариф булды.

Гәүһәр Хәсәнова: Ркаил әфәнде, бер сорау бирсәм буламы? Котлы чиратына ничек эләгеп була? Принцип отбора? Әтием әсәрләрен тәрҗемә иттерәсем килә (Гәүһәр Хәсәнова – халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевның кызы. – авт.).

Ркаил Зәйдулла: Башта Аяз Гыйләҗевны тәрҗемә итте, аннары анталогия өчен хикәяләр тәрҗемә итте.

Гәүһәр Хәсәнова: Кем түли?

Ркаил Зәйдулла: Башта түләүсез эшләде. Хәзер тәрҗемә үзәге аша түли башладым.

Гәүһәр Хәсәнова: Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен тәрҗемә итергә заказ биреп булмасмы икән?

Бу теманы аерым сөйләшеп бетерергә булып, премия темасын дәвам иттеләр.

Илсөяр Иксанова: Абдулла Алиш премиясенә Ринат Мәннан, Чаллыдан – Рәзинә Мөхияр, Әлмәттән Зинаида Захарова һәм Рухия Ахунҗанова тәкъдим ителде.

Гәүһәр Хәсәнова: Абдулла Алиш премиясенә 22 бюллетеньнан Рухия Ахунҗановага – 14, Ринат Мәннанга – 4, Зинаида Захаровага – 3, Рәзинә Мөхияргә 1 тавыш.

Ркаил Зәйдулла: Рухия Ахунҗанованың «Биләргә сәяхәт» китабын күргән идем. Балалар өчен тарихны күзаллый торган китап, минемчә. Рәсемнәр белән бик матур чыккан. Әйдәгез, беркетмәне хуплап кул күтәрик.

Әлмәттән Рухия Ахунҗанова Абдулла Алиш премиясе лауреаты булды.

Гәүһәр Хәсәнова: Такташ премиясе буенча 22 бюллетеньнан Айрат Суфиянов 14 тавыш җыйды, Шәмсия Җиһангирова – 7, Таһир Шәмсуаров – 1 тавыш.

Һади Такташ премиясе шагыйрь Айрат Суфияновка биреләчәк дип расланды. Аны Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге тәкъдим иткән иде.

Ркаил Зәйдулла: Җамал Вәлиди премиясенә бер генә кандидатура бар. Ул да булса – Дамир Гарифуллин. Аны белмәгән кеше юктыр. Кем дә кем аны лаек дип саный – кул күтәрегез! Кем каршы? Кем битараф?

Дамир Гарифуллин, кандидатурасы бертавыштан хупланып, Җамал Вәлиди премиясе лауреаты булды.

Ркаил Зәйдулла: Туфан Миңнуллин премиясенә күчәбез. Остаханәләр утырышында Рөстәм Галиуллин тәкъдим ителгән иде. Рөстәм Галиуллин баш тартты. Самоотвод.

Рәдиф Сәгъди: Безнең башка кандидат та бар...

Ркаил Зәйдулла: Хәзер юк инде. Алай ярамый. Чаллылар Айгөл Әхмәтгалиеваны тәкъдим итте. Рөстәм Галиуллин Айгөл Әхмәтгалиева файдасына баш тартты. Айгөлнең драматургия өлкәсендә эшләгән эшләре күп. Моны үзегез дә беләсез...

Рәдиф Сәгъди: Җәмәгать, әйдәгез, Юныс Сафиуллинны да тавышка куйыйк...

Ркаил Зәйдулла: Үзең бит остаханәләр утырышында Рөстәмне тәкъдим иткәнсең... Кем дә кем Айгөлне Туфан Миңнуллин премиясенә лаек дип саный – кулларыгызны күтәрегез! Кем каршы? Кем битараф?

Туфан Миңнуллин исемендәге премия Айгөл Әхмәтгалиевага бирелә дип расланды.

Гәүһәр Хәсәнова: Фатих Хөсни премиясенә 22 бюллетеньнан Фәрит Яхин 9 тавыш җыйды, Кәрим Кара – 13.

Ркаил Зәйдулла: Сайлау комиссиясе протоколын расларга кул күтәрегез! Кем каршы? Кем битараф?

Фатих Хөсни премиясе Кәрим Карага (Һади Кәримов) бирелә дип хәл ителде.

Ольга Иванова: Безнең рус секциясеннән Максим Горький премиясенә 2 кандидат – Наил Ишмөхәммәтов һәм Евгений Сухов тәкъдим ителеп, Наил Ишмөхәммәтовка 11 тавыш булды, Евгений Суховка – 5. 4 кеше икеләнеп калды.

Ркаил Зәйдулла: Евгений Суховның саллы, фундаменталь романы тәкъдим ителгән. Ул зуррак масштабтагы премиягә дә лаектыр дип уйлаган идем. Державин премиясенә, бәлки... Ул Горький премиясенә кызыкты, әмма 5 кенә тавыш булган. Идарә утырышына куя алмыйбыз.

Илсөяр Иксанова: Безнең остаханәләр утырышыннан Марсель Галиев кандидатурасы да үтте. «Чытырманлыкта» тәрҗемә китабы өчен тәкъдим ителде.

Тавышлар:

– Горький премиясе рус телендәге әсәрләр өчен түгелмени?

– Нигезләмәдә күрсәтелмәгән.

– Язылмаган законы бар инде аның...

– Тавышы да чыгар...

Ркаил Зәйдулла: Җаны теләгән – җылан ите ашаган. Нигезләмәсендә татар телле язучы алырга тиеш түгел дигән язу юк.

Гәүһәр Хәсәнова: Минем уйлавымча, Горький премиясе рус телле текст өчен бирелә. Оригиналда русча булган текст тәрҗемә ителеп татар телле текстка әверелгән икән – ул инде рус телле текст түгел.

Ркаил Зәйдулла: Заманында Державин премиясен Марсель Галиев белән икәү бүлгән идегез.

Гәүһәр Хәсәнова: Әйе, рус теленә тәрҗемә текстның авторы татар язучысы иде. Монда логика дөрес, шулай да «обидно».

Ркаил Зәйдулла: Димәк, Марсель Галиев Наил белән дә бүлешә ала...

Марсель Галиев: Мин премиядән баш тартам...

Камил Кәримов: Син алай итмә әле. Горький ул китапта шагыйрәнә тәрҗемә ителгән. Укыйсы килеп тора.

Гәүһәр Хәсәнова: Татар премиясенә тәкъдим итәргә кирәк булган. Марсель абый татар телле укучы өчен әсәр иҗат итә.

Ркаил Зәйдулла: Тәрҗемә әсәрләре өчен аерым премия кирәк. Мин аны гамәлгә куярга тәкъдим дә иткән идем. Нигезләмәсе дә язылган иде.

Марсель Галиев: Мин премиядән...

Камил Кәримов: Тукта әле...

Нәбирә Гыйматдинова: Кеше самоотвод ала бит...

Рүзәл Мөхәммәтшин: Ркаил абый, утырыш башында башланган «идарә әгъзасы премиягә дәгъва итә алмый» дигән сүз Тукай премиясенә генә карыймы?

Ркаил Зәйдулла: Бөтенесенә дә. Ләкин бит бу – Марсель Галиев!

Нәбирә Гыйматдинова: ...Рафис, Рафис кына...

Марсель Галиев: Чын күңелдән самоотвод...

Ркаил Зәйдулла: Самоотводны кабул итәбезме?

Рәдиф Гаташ: Марсель – зуррак премияләргә лаек кеше.

Ркаил Зәйдулла: Кем дә кем Марсель Галиевның премиядән баш тартуын кабул итә – кул күтәрегез!

Камил Кәримов: Үзе күтәрәме?

Ркаил Зәйдулла: Кем дә кем Наил Ишмөхәммәтов кандидатурасы сайлануын хуплый – кул күтәрегез. Каршылар һәм битарафлар юк.

Горький исемендәге премия язучы һәм тәрҗемәче Наил Ишмөхәммәтовка бирелде.

Инде килеп Язучылар Тукай премиясенә кандидатлар сайлау кебек изге эшкә тотындылар.

Илсөяр Иксанова: Язучылар берлеге остаханәләре аша прозаиклар Рафис Корбан, Марат Әмирханов, Рәфкать Кәрами һәм шагыйрь Ләис Зөлкарнәй кандидатуралары кергән иде. Айдар Хәлим кандидатурасын Чаллы бүлеге тәкъдим итте.

Рәдиф Гаташ: Ркаил Рафаилович, идарә аша ничә кешен үткәрәбез?

Ркаил Зәйдулла: Минемчә, 2 кешене тәкъдим итәргә кирәк – поэзиядән һәм прозадан. Кем дә кем 2 кешене тәкъдим итәбез, ди – кулларыгызны күтәрегез. Бер кешене калдырырга да мөмкин. Ләкин 2 кешене калдыру мөмкинлеге бар...

Рүзәл Мөхәммәтшин: Минем каршы икәнлегемне протоколга кертегез!

Нәбирә Гыйматдинова: Ник?

Рүзәл Мөхәммәтшин: Мин берне генә калдыру яклы. Сез комиссиядә тавышны икегә бүләсез дә, нәтиҗәдә безнең язучы алмый кала.

Рәдиф Гаташ: Идарәдән гомер-гомергә 2 кешене – прозаикны һәм шагыйрьне тәкъдим итәләр иде. Элек-электән 2 кешегә бирәләр иде.

Гәүһәр Хәсәнова: Тукай премиясенә тәкъдим итү бюллетеньнары буенча мондый нәтиҗә чыкты. 22 бюллетеньнан Рафис Корбанга – 6 тавыш, Марат Әмирхановка – 7 тавыш, Ләис Зөлкарнәйгә – 15 тавыш, Рәфкать Кәрамигә – 2, Айдар Хәлимгә – 3...

Рүзәл Мөхәммәтшин: Кемдер – 1, кемдер 2 кешегә тавыш биргән. Шуңа күрә 22 тавыш булмаганга аптырамагыз.

Гәүһәр Хәсәнова: Иң күп тавышлар – 15 һәм 7.

Зиннур Мансуров: Тавыш бирүдә 3тән 2 дигән принцип бар. 7 саны бу очракта бу принципка туры килми.

Ркаил Зәйдулла: Корбан хакына 2 тавыш үткәрикме әллә, дип уйлаган идем...

Залдан тавыш: Рафисның гаризасын кире үзенә бирик... Идарәдә калсын алайса.

2 кешене үткәрергә планлаштырып, икенче кандидат тиешле санда тавыш җыймаганга, тагын бер кат тавыш биреп карадылар. Әмма саннар барыбер шул чама иде: Рафис Корбан 9 тавыш җыйды, Марат Әмирхановка 11 тавыш бирелде. 2 бюллетеньда 2 кандидатура да сызылган булып чыкты. Бер генә кандидатура да «өчтән ике тавыш» та, «50 процент + 1 тавыш» та җыя алмады.

Ркаил Зәйдулла: Димәк, бер генә кандидатура тәкъдим итәргә тәкъдим итәм. Ләис Зөлкарнәй кандидатурасын.

Рәдиф Сәгъди: Ике кешенен тәкъдим итү мөмкинлеге югаламыни?

Ркаил Зәйдулла: 2 премия бирәм дип торган кеше юк әле.

Рәдиф Сәгъди: Анысы синнән тора.

Ркаил Зәйдулла: Читтән керүчеләр күп булачак. «Ватаным Татарстан», Татарстан китап нәшрияты, музейлар...

Татарстан Язучылар берлеге Тукай премиясенә шагыйрь Ләис Зөлкарнәйне тәкъдим итәчәк.

Ркаил Зәйдулла: Хәзер күңеллерәк миссиягә күчәбез. Берлеккә яңа әгъзалар...

Вахит Имамов: Чакыра башлагыз!

Ркаил Зәйдулла: Фирдүс Гыймалтдиновның «Буа» һәм «Үзбәк хан» романнары китап булып басылып чыкты. Икенчесе – Рәмис Латыйпов: Кариев театрында спектакле бара, «Казан утлары» сериясендә китабы басылып чыкты...

Фирдүс Гыймалтдинов «Исәннәрмесез!» дип килеп керде.

Илсөяр Иксанова: Фирдүскә рекомендацияне Равил Сабыр, Вакыйф Нуриев, Гөлнур Айзат биргән. Хәбир Ибраһим да рекомендация биргән, ләкин ул үзе кабул итү комиссиясендә.

Зиннур Мансуров: Язучылар берлегенә керү процессын узган гасырның 70нче елларыннан бирле күзәтеп киләм. Төрле багаж белән киләләр – шагыйрьләр сберкнижка калынлыгындагы китап чыгарса да керә иде. Фирдүс Гыймалтдинов мәсьәләсенә килгәндә, ул шәкертлек чорын сикереп үтеп, Язучылар берлегенә зур багаж белән килде – Татарстан китап нәшриятында 2 китабы чыкты. Фирдүс Гыймалтдинов иҗатына профессиональ яктан бернинди шик белдереп булмый. Тормыш булгач, кайчакта кешеләрне Берлеккә сыкранып та алабыз. Фирдүс Гыймалтдинов татар әдәбиятына менә дигән дебют белән килеп керде. Каләмдәшләремне аңа тавыш бирергә чакырам.

Рәдиф Гаташ: Ренат Харисның «ученигы» түгелме икән? Якташлар!

Вахит Имамов: Фирдүс Гыймалтдиновны кабул итәргә кирәк дип уйлыйм. Тарихи роман язган кешеләр күп түгел.

Вакыйф Нуриев: Фирдүс Гыймалтдинов әдәбиятка безне гаҗәпләндереп, хәтта сискәндереп килеп керде. Быел ябык әдәби конкурста заманча әсәр белән җиңеп чыкты.

Рифат Җамал: «Үзбәк хан» романы шулкадәр ышандырып язылган – моның шулай булганына бернинди шик юк. Башлангыч язучының әсәре кебек тә түгел. Мин Фирдүснең үзенә дә әйттем: «Бу – кино төшерергә готовый сценарий», – дидем.

Камил Кәримов: Шәп әйткәнсең!

Яшерен тавыш биреп, Фирдүс Гыймалтдиновны бертавыштан кабул иттеләр. Протоколны кабул итү өчен тагын бер кат кул күтәрделәр. Котладылар. «Член булдың», – диештеләр.

Фирдүс Гыймалтдинов: Мөхтәрәм җәмәгать! Аллаһның рәхмәте яусын! Җылы сүзләрегез белән канат куйдыгыз. Сезнең арада булу минем дөньяга карашта, укый торган әдәбиятта, мин яза торган әсәрләрдә дә чагылыш табадыр дип уйлыйм. Мин бик дулкынланам. Гадәти бер вакыйга түгел. Мин бу турында хыялланмаган да идем. Алла бирсә, милләткә хәлемнән килгәнчә, булдыра алганча хезмәт итәргә вәгъдә бирәм. Шушы вәгъдәмне соңгы сулышыма кадәр үтәячәкмен.

Фирдүс Гыймалтдиновны Рәмис Латыйпов алыштырды.

Илсөяр Иксанова: Рәмис Латыйповка рекомендацияне Әлфәт Закирҗанов, Факил Сафин, Камил Кәримов бирде.

Зиннур Мансуров: Әдәбиятка килергә уйлаган кеше үзенә генә хас иҗат почеркын булдырырга тиеш. Үз стилен булдыра алмый икән, андый кешедән зур язучы чыкмаска мөмкин. Бу җәһәттән Рәмис Латыйпов бик аерылып тора. Аның фикерләү рәвеше, язу рәвеше бар, яхшы мәгънәсендә «хулиганить» итеп тә җибәрә. Без аның көндәлек матбугатта чыккан язмаларын да укып барабыз. Каләмен драматургия өлкәсендә дә сыный. Рәмис Латыйпов җаваплы урында эшли. Ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» электрон газетасының баш мөхәррире. Шушы вазыйфада да ул милләтебезгә шушы югарылыктан торып хезмәт итәргә тиеш. Язучылар берлегенә кабул ителә икән, Берлек эшендә дә актив катнашырга тиеш. Ул матбугатта язучының дәрәҗәсен күтәрү буенча зур тырышлык куярга тиеш дип уйлыйм. Киләчәктә дә шушы югарылыкта калсын, язу стилен тагын да камилләштерсен. Каләмдәшләремне аңа тавыш бирергә чакырам.

Камил Кәримов: Камилләштерсен дигән сүзгә торып басам. Рәмис Латыйповның кыска форматлы әсәрләр язу осталыгына игътибарны юнәлтәсем килә. Ул үсмерләр өчен язып башлады – бу тансык юнәлеш. Фундаменталь романнар язу, бәлки, кемгәдер җайлыдыр, гонорары да әйбәттер. Кыска форматлы әйберләр язарга бик сирәк кешеләр алына, һәм ул авыррак та. Озын язарга өйрәтерләр әле. Рәмиснең кыйбласы дөрес. Ул интернет киңлекләрендә эшли – анда язучылар иҗатын күрсәтү белән дә безгә зур файда китерә. Рәмис Латыйповны Язучылар берлегенә алсак, безнең идарә изге эш эшләячәк.

Вахит Имамов: Гонорар дип сөйлисең. Бетте бит ул. Шәледә ятып (Камил Кәримовның авылы. – авт.) белмисеңмени?

Камил Кәримов: Барыбер язабыз, Аллага шөкер!

Марсель Галиев: Мин Рәмис Латыйповны белмичә йөри идем. Бервакыт бер егет миннән интервью алып китте...

Залдан берсе: Башкортлар турындамы?

Марсель Галиев: Киенгән килеш кенә бирдем. Үзем нигә алды микән, барыбер чыгара алмый дип уйлыйм. Чыгарды бит. Миңа каршы язылган фикерләрне миңа җибәрмәгән, чөнки миңа төрле начар сүзләр дә язганнар. Рәмисне шуннан соң укый башладым. Фикерле егет! Йомшак җәеп катыга утырта да белә.

Нәбирә Гыйматдинова: Чеметеп ала.

Марсель Галиев: Күсәк күтәрмичә генә катыга утырта белә. Молодец! Член булгач, повестьларын укырмын, дип уйлыйм. Безнең арага интеллигент егет килә, дип сөенеп торам.

Ркаил Зәйдулла: Иронияле егет. Тел темасына бәхәскә дә кергән идек. Ул, халык сөйләшкәнчә язарга кирәк, дип әйтте кебек истә калган. Безнең Тукайлардан килгән әдәби тел дә булырга тиеш дип уйлыйм.

Нәбирә Гыйматдинова: Үзе ул әдәби телдә яза.

Ркаил Зәйдулла: Бездә хәзер редакторлык культурасы бетеп бара. Газинур Моратка чират тезелгән. Монысы әдәбият турында сөйләшү иде. Рәмисне күргәч, әдәбият турында сөйләшәсе килә башлый. Ул әдәби процесска үзе дә битараф түгел. Әмма иң үткен әйберләрен аккаунтына куя икән. Заманнан артта калырга ярамый – аннан да укырбыз. Рәмискә уңышлар телибез! Мин Фирдүсне дә, Рәмисне дә әдәбият өчен табыш дип уйлыйм. Алар төптән җигелеп тартучылар булырлар.

Гәүһәр Хәсәнова: 21 бюллетеньнан 20се кабул итү яклы. Берсе каршы.

Рәмис Латыйпов күпчелек тавыш белән Берлеккә кабул ителде.

Ркаил Зәйдулла: Димәк, кемнедер тәнкыйтьләгән булгандыр.

Рәмис Латыйпов: Әдәби тел турындагы сүземнән башлыйм әле. Мин, ясалма әдәби тел булырга тиеш түгел, дигән идем. Бигрәк тә телевидениедә күп ул ясалма матурландырылган тел...

Камил Кәримов: Хәзер ачыктан-ачык сөйләшә аласың – тавышлар бирелгән инде.

Рәмис Латыйпов: Мин шул ясалма телгә каршы. Аны әле «әдәби тел» дип атыйлар. Бу – әдәби түгел, ясалма тел...

Ркаил Зәйдулла: Әйе, исемә төште, без бер фикергә килеп тәмамладык бәхәсне.

Рәмис Латыйпов: Язучылар берлеге безгә бик якын. Без сезнең хакта даими язып торабыз. Сезнең-безнең бу онытылмаслык гүзәл очрашу хакында да репортажны укырсыз. Зур рәхмәт!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100