Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ркаил Зәйдулла: «Татарлар башкортлар белән гомер буе тату яшәгән»

«Без башкортлар белән тугандаш халык. Татарлар башкортлар белән гомер буе тату яшәгән. Тарихта татар-башкорт сугышы, орышы беркайчан булмаган. Ике милләт арасына таяк тыгу – ул шуннан карьера эшләргә тырышу. Кайберәүләр эшләделәр дә», – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Башкортстанның татар язучылары белән очрашуда.

news_top_970_100
Ркаил Зәйдулла: «Татарлар башкортлар белән гомер буе тату яшәгән»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан 14 февральдә Башкортстаннан татар язучылары, шагыйрьләре, журналистлары 3 көнгә Казанга килгән иде. 15 февральдә Бөтендөнья татар конгрессында алар белән очрашу узды. Чарада Башкортстаннан 30лап кеше, Татарстаннан Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты, «Татмедиа» җәмгыяте җитәкчелеге катнашты.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың очрашуда әйткән фикерләре белән укучыларны таныштырабыз.

Ркаил Зәйдулла:

«Язучыны Башкортстаннан дисәң, кайбер Казан кешеләрендә «башкорт» дигән фикерләү бар. Без үз милләтебезне үзебез читкә этәрергә тиеш түгел. Бәлки, аларны «Уфа язучылары» дип әйтергә кирәктер. Хәтта Нефтекама шәһәреннән булса да.

Биредә Рамил Чурагул утыра. Ул үзен «Табын ыруыннан» дип язып чыкты. Табын ыруы татарларда да, казахларда да булган. Мөслим районында Табын белән бәйле 2 авыл бар. Аларның атамалары шул ырудан килеп чыккан. Кабилә заманына әйләнеп кайтсак, ыруларга һәркем дәгъва итә ала. Минемчә, ул заман үткән. Дөресен генә әйткәндә, ул инде көлке дә тудыра, ләкин шул юнәлештә эшләүчеләр бар. Безне бу борчый. Аны кайберәүләр кычкырып әйтергә курка, кайберәүләр кыенсына.

Әле генә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язучылар белән очрашты. Анда татар язучылары да бар иде. Ялгышмасам, Рамил Чурагул да бар иде. Анда төньяк-көнбатыш диалектында методик әсбаплар җитмәү, шул телдә укыту мәсьәләсен күтәрделәр. Аны татар теле икәнен мин хәзер исбатлап утырмыйм, чөнки шулай икәнен бөтен кеше белә. Гадәттә, халык исәбен алу алдыннан бу мәсьәлә бик нык кыза. Хәзер тагын тартып чыгардылар.

Без – башкортлар белән тугандаш халык. Татарлар башкортлар белән гомер буе тату яшәгән. Тарихта татар-башкорт сугышы, орышы беркайчан булмаган. Ике милләт арасына таяк тыгу – ул шуннан карьера эшләргә тырышу. Кайберәүләр эшләделәр дә. Кайберләре әле эшләп өлгермәгән.

Безгә кешенеке кирәкми, үзебезнекен дә бирергә теләмибез. Һәр милләтнең үз мирасы бар. Утрак белән күчмә цивилизацияләр икесе ике төрле. Күчмәннәрдә фольклор көчле булган. Алар әдәби мирасны бер-берсенә сөйләп калдырган. Утрак тормыш алып баручылар кулъязмалар күчергән. Аның икесе дә бай, икесе дә кирәк. Берсен кимчелекле, икенчесен алга киткән, дип әйтеп булмый. Һәркемгә үзенеке кадерле. Без шуны истә тотарга тиеш.

Бездә Европоцентризм кебек Казанцентризм юк, ягъни татарларны яшәгән төбәгенә карап аермыйбыз. Безне аерырга һәм бүлгәләргә тырышалар. Без аны беләбез, әлбәттә.

Күптән түгел университетка Мизулина килеп, татарларны «рус» дип әйтте. Аңа студентлар әйбәт кенә җавап бирделәр. Студентларның җавабы милләтчелек түгел. Мин аны, рус шовинизмына каршы протест, дип кабул иттем. Без авыр заманнарда халыклар арасында ызгыш чыгудан сакланырга тиеш».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100