Ркаил Зәйдулла: «Милли тормышны фидакярләр алып бара, милләтче булып «эшләүчеләр» түгел»
Татарстанның халык шагыйре Питер татар театрының эшчәнлеген шулай бәяләде.
Питер татар театры Татарстан Язучылар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре, драматург Ркаил Зәйдулла, Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Лилия Гыйбадуллина, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов белән очрашкан. «Драматург коллективны чын күңелдән «Кызлар карый ярыктан» спектакле премьерасы белән котлады һәм киләчәктә иҗади уңышлар теләде», – дип хәбәр итә театр.
«Кызлар карый ярыктан»
Фото: © Лилия Ибраһимова фотоларын Питер татар театры тәкъдим итте
Питер татар театры Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык шагыйре, драматург Ркаил Зәйдулланың «Кызлар карый ярыктан» спектакленең премьерасын чыгарганда автор үзе килеп карый алмаган иде, чөнки апрель аенда Казанда милли чараларның актив чоры, быел, Тукайның 140 еллыгы булганда, аеруча тыгыз вакыт иде. Спектакль тәэсирләрен Ркаил Зәйдулла «Интертат»та басылып чыккан рецензия аша гына тоя алгандыр. Ә менә илнең эре әдәби фестивальләренең берсенә - XXI Санкт-Петербург халыкара китап салонына килгәч, ул Питер татар театры артистлары белән күрешми кала алмаган.
«Анда чып-чын фидакярләр эшли. Аларда бу ролем өчен күпме түләрләр, нинди мактаулы исем бирерләр дигән меркантиль уйлар юк. Киресенчә, спектакль өчен нидер кирәк булса, өйләреннән китерәләр, таныш-белешләреннән сорап алып киләләр. Миңа аларның пьесадагы репликаларны үзара сөйләшкәндә кушып җибәрүләре, айдан артык вакыт үтсә дә, спектакль белән яшәүләре ошады. Язган кайбер җөмләләрнең, кыска вакытка гына булса да, канатлы сүзләргә әверелүе автор өчен бик кадерле.
Милли тормышны менә шундый энтузиастлар, фидакярләр алга алып бара, милләтче булып «эшләүчеләр» түгел. Питерда даими рәвештә зыялыларны кыра торганнар, әмма бу шәһәрнең аурасы шундый ки, күпмедер яшәгәннән соң, һәркемгә күпмедер кимәлдә зыялылык йога», – диде соңыннан Ркаил Зәйдулла, әлеге очрашу тәэсирләре белән уртакдашып.
«Кызлар карый ярыктан» Ркаил Зәйдулланың яңа әсәрләренең берсе. Берничә дәүләт театры кызыксыну күрсәткән булса да, аны сәхнәдә беренче булып нәкъ Питер татар театры тормышка ашырды.