news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ркаил Зәйдулла: «Берләшү аерылуга караганда әйбәтрәк»

news_top
Ркаил Зәйдулла: «Берләшү аерылуга караганда әйбәтрәк»
Фото: © Солтан Исхаков

3 октябрь Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш корылтае булачак. Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары яңа редакциядәге уставны кабул итәчәкләр һәм Россия Язучылар берлеге белән алга таба мөнәсәбәтләр каралачак. Мин Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла янына шул җәһәттән соңгы яңалыкларны белешергә килгәндә, ул уставның яңа редакциясен карап утыра иде.

Берләшү ул – аерылышуга караганда әйбәтрәк. Мин бит инде өлкән яшьтәге кеше – без иҗат итә башлаган Советлар чорында «Әдәбиятлар дуслыгы – халыклар дуслыгы» дигән шигарь бар иде. Ул хәзер дә актуаль, чөнки бер-береңне яхшы белү өчен, шул халыкның әдәбиятын – күренекле язучыларын укырга кирәк. Шуңа күрә без, татар әдәбияты бөтен Россия масштабында да яңгыраш алыр, дип өметләнәбез һәм хәерхаһлык көтәбез.

Без тәрҗемә эше белән үзебез дә актив шөгыльләнәбез: Виктор Астафьевның балалар өчен хикәяләр китабын, Сергей Шаргунов романын, Россиядә яшәгән халыклар язучыларын да тәрҗемә иттек. Мәсәлән, Рәсүл Гамзатовның «Мой Дагестан» әсәрен татар телендә чыгардык. Ул китап Дагыстанда да хуплау тапты...

Әйе, тәрҗемә китапларыгыз күренеп тора. Мәсәлән, Равил Сабыр һәм башка татар язучыларын рус телендә чыгардыгыз...

– Әйе. Төрле республикалардагы журналларда татар язучылары басылу турында әйтеп тә тормыйм инде. Бәлки, бу эшләр тагын да җәелеп китәр һәм Россия Язучылар берлеге җитәкчелегендә бер системага куелыр дип уйлыйбыз. Россия Федерациясендә яшәүче халыклар бер-берсен яхшы белергә, мәдәни багланышларны тагын да ныгытырга тиеш. Мин боларны ихластан ышанып әйтәм. Моның өчен монолит берлек булса эшләргә җиңелрәк булыр иде, дип уйлыйбыз инде. Чөнки Советлар вакыты тәҗрибәсенә күз салсак, гел төрле республикаларда әдәбият көннәре булып тора иде, әлбәттә, анда татар язучылары төркем-төркем булып баралар иде...

Ул чор язучылары төркем-төркем йөрүләре турында еш сөйлиләр. Төркем-төркем йөриләр, дигәннән, теманы дәвам итеп сорыйм әле. Берләшү мәсьәләсендә Мансур Гыйләҗевтан да фикерен сораган идем. Ул уенын-чынын кушып: «Минем Переделкинода ял итәсем килер иде», – диде. Гомумән, берләшүнең матди ягы барыбер язучылардан читтә түгел инде. Совет язучыларының иҗат йортлары – Переделкинолар булырга мөмкинме?

Әйбәт сорау. Язучыларның күбесен бу тема кызыксындыра. «Россия Язучылар союзы Переделкиноны үзенә алды», – дип әйтте Россия Язучылар берлеге җитәкчесе Николай Иванов. Андагы йортлар ремонт көтә, дип беләм. Язучылар союзына күп итеп субсидия биреп, ул йортларны ремонтласалар, киләчәктә Мансурның анда ял итү мөмкинлеге бар – гомере озын булсын. Әлбәттә, ул хәзер Совет вакытындагы кебек аз гына бәягә булмас инде. Шартлы Мансурларга, анда ял итү өчен, байтак кына акча чыгарырга туры килергә мөмкин. Мансурга сәламәтлек һәм озын гомер телибез...

Россия Президентының бу мәсьәләдә йөкләмәсе бар: РСФСРдагы союзларның һәм әдәбият фондларының мөлкәтен кире кайтару турында. Бу – бик әйбәт фикер инде, ләкин 90 нчы еллардан бирле кулдан кулга күчеп кемнеңдер милке булып киткән мөлкәтне кайтару тәртипләре минем башыма сыймый. Россия Язучылар берлеге җитәкчеләренә сәламәтлек һәм түземлек бирсен!

Республиканың Язучылар берлегенә ярдәме үз көчендә каладыр бит?

– Федераль грантлар оту мөмкинлекләре дә булыр инде – анысын эшләрбез. Әмма безне Татарстан Хөкүмәте ташламасын, дигән теләктә торабыз. Бездәге кебек ярдәм бөтен республикаларда да юк ул. Әмма Россия Президентыннан андый йөкләмә булгач, бәлки, аларга җирле хакимият ярдәм итә башлар. Шуңа алар өчен бу – кирәк. Ә безнең мисалда ничек булган – шулай калыр дип уйлыйм.

Димәк, яхшыга өметләнәбез...

Әлбәттә, Россия Язучылар берлегендә милли әдәбиятлар белән эшләү җитми – мин моны тәнкыйть буларак әйтәм. Татарстан, Чечня, Дагыстан, Башкортстан, Якутия кебек көчле Язучылар оешмалары, бәлки, бу мәсьәләдә лобби була алыр. Алга таба, бәлки, бу мәсьәлә активрак күтәрелер. Милли республикалардагы хәзерге әдәбият рус теленә тәрҗемә ителеп, Россия күләмендә таралырга, рус теле аша Кытай мәйданына чыгарга мөмкин, Вьетнамга, мәсәлән...

Тагын бер техник сорау – Идарә үзгәрәме?

Бераз киңәячәк инде. Мәсәлән, Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлеген җитәкләгән Татьяна Сушенцова, шушы ук бүлек әгъзасы Светлана Мингазова тәкъдим ителә, «Казан утлары»на куелган яңа баш мөхәррир Алмаз Гыймадиев та керер...

Алмаз Гыймадиевның «Казан утлары»ның баш мөхәррире булып билгеләнүе – яхшы хәбәр. Ә көтелгән корылтайга уңышлар телик!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар