Ркаил Зәйдулла: «Барысын да съезд хәл итә. Мине диванда сүгеп ятучылар күп инде...»

Татарстан Язучылар берлегенең соңгы хәбәрләреннән берсе: «30 июльдә Татарстан Язучылар берлегенең идарә утырышы булып узды. Анда чираттан тыш съезд мәсьәләсе каралды. Съездның көне 2025 елның 3 октябренә билгеләнде. Шулай ук утырышта язучы һәм төбәк тарихын өйрәнүче Гөлфинур Дувалова Татарстан Язучылар берлегенә шәрәфле әгъза итеп алынды».
Гөлфинур ханымны, әлбәттә, котлыйбыз, шулай да съезд темасы борчу тудырды. Димәк, өченче омтылыш ясалды, дигән уй узды. Сүз Татарстан Язучылар берлеген Россия Язучылар берлеге составына алу турында бара. Россия Язучылар берлеген Россия Президенты ярдәмчесе, тарих фәннәре докторы, профессор Владимир Мединский җитәкли башлагач, бу тема актив күтәрелде.
Беренче омтылыш. 2020 елның көзендә Татарстан Язучылар берлеге идарәсе тарафыннан вәкаләтләре вакытлыча озайтылган рәис Данил Салихов Мәскәүдә Россия Язучылар берлекләренең берсендә – «Союз писателей России» гомумроссия иҗтимагый оешмасы дип аталганында булып, аның рәисе Николай Иванов белән очрашып кайтты. Россия Язучылар берлегенең рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрдәге аккаунтында язылганча, ике як моңарчы булган вазгыятьне төзәтү омтылышын һәм теләген белдергән, ике берлекне берләштерү буенча конкрет адымнар билгеләнгән.
«Җирләрне җыю, ә ташларны тарату түгел – очрашуның лейтмотивы шул», – дип яза Россия Язучылар берлеге бу хакта. Данил Салиховның Мәскәү визиты үз вакытында татар җәмәгатьчелегендә зур сораулар һәм шау-шу тудырды. Данил Салиховның бу адымы турында социаль челтәрләрдә фикерләшүчеләр арасында «ул ни эшләгәнен аңламый» диючеләр дә, хәтта «русча аңламагандыр, шуңа аның дәшми торуын ризалык итеп кабул иткәннәрдер» дип фаразлаучылар да булды. Дөрес, әлеге гамәлнең дәвамы булмады. Болай да вәкаләтләре беткән килеш, съезд уздырып булмау сәбәпле генә китә алмый торган Данил Салиховны яз көне алыштырып та куйдылар.
Икенче омтылыш. Төгәл бер елдан – 2021 елның көзендә – Казанга «Литературные города России» проекты кысаларында Россия Язучылар берлеге рәисе, прозаик Николай Иванов җитәкчелегендә рус язучылары делегациясе килеп төште. Бу вакытта Берлекне Ркаил Зәйдулла җитәкли иде. Татарстан Язучылар берлегенең яңа рәисе баштан ук Россия Язучылар берлекләре белән тигез хокукларда эшләү теләген алгы планга чыгарды.
«Россия Язучылар берлегенең идарә рәисе Николай Иванов («Союз писателей России» – авт.) митрополит белән очрашырга Казанга килергә тиеш иде. Шунда аның минем белән очрашу теләген әйтеп шалтыратканнар иде. Очрашырга каршы түгеллегемне, әмма алар составына кушылырга җыенмавыбызны әйттем, ул минем компетенциядә дә түгеллеген аңлаттым. Бу мәсьәләдә безнең позиция анык билгеле. Ул – мин генә хәл итә торган әйбер түгел, язучыларның да фикерен беләм: алар Россия Язучылар берлеге составына керергә теләми. Ул безгә нәрсә бирә? Елга 1-2 тапкыр фестивальгә чакырырлар, бәлки. Мин аңа мохтаҗ түгел», – дигән иде ул 2021 елның җәендә. Әмма октябрьдә Ркаил Зәйдулла кунаклар белән очраша алмады – ковидлы чор иде бит әле – авырып киткән. Әлеге очрашуның нәтиҗәсе буларак, Россия язучылар берлегенең яңа әгъзаларына таныклыклар тапшырылды. Нәтиҗәдә Россия язучылар берлегенең Татарстан бүлекчәсе оешты – аны Татьяна Сушенцова җитәкли. Россия Язучылар берлегендә күренекле татар язучыларыннан Ренат Харис, Ленар Шәех бар.
Бу юлы Татарстан Язучылар берлеге Россия Язучылар составына керәчәкме? Ашыкмыйк. Әлегә «керә» дип бастырып әйтерлек документлар юк. Ике берлекнең барысын да уртага салып сөйләшкәне юк. Әлегә сүз съезд турында бара.
Россия Язучылар союзы идарәсенең җаваплы сәркатибе Николай Ивановны, мәдәният министры Ирада Әюпова белән киңәшеп, 25 августка Казанга чакырдык. Бу – җәлилчеләрне искә алу көне, халык язучысы Туфан Миңнуллинның туган көне. Туфан ага яшәгән йортта мемориаль такта та ачылырга тиеш, – диде Ркаил Зәйдулла, килеп туган вазгыятькә аңлатма биреп.
Бу визит кысаларында Россия Язучылар берлегенә керү-кермәү мәсьәләләре дә каралачакмы?
Анысын съезд гына хәл итә ала. Съезд тулысынча каршы була икән, димәк, кермибез булып чыга. Йә ризалык биреп кулларын күтәрәләр, яки каршы тавыш бирәләр. Диванга ятып, мине сүгеп ятучылар күп инде ул. Әлегә үз уставыбыз турында сүз бара. Корылтайда бер пунктка төзәтмәләр кертү мәсьәләсен караячакбыз.
Ул төзәтмә ничек яңгырый?
«Татарстан Язучылар берлеге Россия Язучылар берлеге составына мөстәкыйль иҗат оешмасы буларак керә» дигән төзәтмә тәкъдим ителәчәк. Съездда шушы төзәтмәне кабул итү-итмәү язучыларыбыз карамагында. Чөнки съезд – безнең иң югары орган.
Язучыларның фикере ничек соң?
Белмим инде. «Кушу өчен куелган» дип сөйләнүчеләр дә бар, ләкин, уйлап кара, нинди җитәкче үз өстенә җитәкче эзләп йөрсен инде! Элекке Союзны күздә тотучылар бардыр инде. Ләкин ул вакыт бит литфонд булган – һәр басылган китаптан процент кергән. Хәзер андый литфонд юк, алай була да алмый.
Бу кушылуның нинди дә булса «плюс»лары бармы соң язучыларга?
Мин хәзер төгәл генә берни дә әйтә алмыйм. Без Россия Язучылар берлеге белән гел аралашып яшәдек инде ул. Шәрәфле кунак итеп, төрле чараларга да чакырганнары булды. «Безгә кушылыгыз», – дип шаярышып сөйләшкән дә бар. «Бюджетыгыз күпме? Бюджетыгыз булмагач нишләп керим», – ди идем. Иванов сөйләр инде ул «тәрҗемә итәбез" дип. Без үзебез тәрҗемә итеп килдек әлегәчә.
Төзәтмәләрдә Татарстан Язучылар берлегенең Россия язучылар берлеге составына мөстәкыйль иҗат оешмасы буларак керүе, Россия Язучылар берлеге һәм аның республикалардагы, крайлардагы, өлкәләрдәге бүлекчәләре белән хезмәттәшлек формаларының ике яктан килешүләр аша билгеләнүе, чит ил язучылары һәм аларның оешмалары белән турыдан-туры элемтәләр булдыра алуы күрсәтелә. Татарстан Язучылар берлегенең үз эшчәнлеген республика территориясендә һәм Россия Федерациясе территориясендә дә алып бара алуы билгеләнә. Оешманың РФ Конституциясенә, РФ гражданлык кодексларына, коммерцияләшмәгән оешмалар турында федераль законга, РФ һәм ТРның башка норматив актларына һәм әлеге Уставка нигезләнеп эш итүе ассызыклана. Өстәмә пунктта Россия Язучылар берлеге нигезләмәләре күздә тотылганлыгы күрсәтелә.