Ркаил Зәйдулла: «Үз-үзебезне «бөек» дип юатудан дөньяның керфеге дә селкенми»
Тукай премиясе лауреаты, халык шагыйре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла белән әңгәмә.
Әңгәмә бик озын булды. Кыскартып та булыр иде, «сүз боткасын» күп кыскарткан бар — куллар андыйга уйнап тора. Әмма бу ул очрак түгел, җәмәгать. Тулысынча укырга киңәш итәм. Биредә әдәбият та, сәнгать тә, тарих та, сәясәт тә, фәлсәфә дә, журналистика да, сатира да, үзтәнкыйть тә бар.
Безнең бөек татар әдәбиятының төп проблемасы нәрсәдә һәм чыннан да бөекме татар әдәбияты?
Мин, гомумән, «бөек» дигән сүзне яратмыйм. Бөек татар халкы дип әйтәләр… Кеше үләргә өлгерми — бөек дия башлыйлар. Хәтта әле исән кешеләрне дә бөек дип зурлый башладык. Минемчә, әлеге сүз белән алай саксыз уйнарга ярамый. Кем бөек, кем алай ук түгел, шактый вакыт узгач кына күренә ул. Дөрес, бөеклекләре үзләре исән чагында ук анык дөньякүләм кешеләр була. Тик алар берән-сәрән генә.
Халык турында бөек дип әйтергә буладыр инде. Уйлап карасаң, һәр халык бөек. Исән-сау, юкка чыкмыйча, бу чорга килеп җиткән икән, димәк, ул бөек инде. Ләкин икенче яктан караганда, әллә ни бөек тә түгел. Үз дәүләтен кора алмаган халык бөек була аламы? Гадәттә, без сәясәт мәйданында үз сүзен әйтә алган, олы мәдәниятле милләтләрне «бөек» дип атарга күнеккән. Ләкин моңа да шикләнеп карарга кирәк. Чөнки арасыннан ниндидер тираннар, диктаторлар килеп чыга икән, димәк, ул халыкның эчке халәте, рухи дөньясы бик сау түгел дигән сүз бит инде. Без сокланган, зур мәдәнияте һәм мәгърифәте булган халыкларның да… Алман халкын алыйк — гасырлар дәвамында килгән нинди мәдәнияте бар! — ә ХХ гасырның беренче яртысында саташып китеп… Монда бит инде идеологлар, миф иҗат итүчеләр эшләгән… Бөек-бөек дип ышандырганнар да, шушы туфракта Гитлер килеп чыккан. Әллә бөек халыкларның саташуы да бөекме? Бу безгә янамый, әлбәттә — без дәүләт тота торган халык түгел. Үз-үзебезне «бөек» дип юатуыбыздан дөньяның керфеге дә селкенми.
Ә менә дәүләт тоткан зур халыкның: «Син — бөек!» — дип башын катырасың икән, бу шактый ук куркыныч, азагы әйбәт булмаска мөмкин. Хәзер иң югары мөнбәрләрдән шулай рус халкының зиһенен чуалталар. Тарихны бизәкләп, алардан да зур, алардан да кодрәтле халык булмаган һәм, шул ук вакытта иң гаҗәбе — иң сабыр һәм иң кыен күргән халык, дип күрсәтү гадәтигә әйләнде. Ә башка халыклар, әлбәттә, бүки.
Хәер, бу дәүләт тотучы һәр халыкка хастыр, мөгаен. Тик чама хисен югалтмаска кирәк. Иң кызганычы, бу авыру тарихта беркайчан да үз дәүләте булмаган халыкларга да йокты. Дастаныбыз өске палеолит чорында ук иҗат ителгән, дип язучы кардәшләребез дә бар.
Трактат булды бу, Ркаил әфәнде. Инде әдәбиятка килик?
Әдәбиятка килгәндә, киң колачлап алсаң, чишмә башларын барлый башласаң, аны тулаем «татар әдәбияты» дип әйтү бик үк дөрес түгелдер. Мең еллык әдәбиятыбыз бар дибез икән, ул төрки әдәбиятның бер өлеше булып яши — аның да үрнәкләре безнең көннәргә берән-сәрән генә килеп җиткән. Язма әдәбият урта гасырларда да, элегрәк тә уйгур әдәбияты, татар әдәбияты, үзбәк әдәбияты, дип аерылмаган. Алтын Урда чоры шагыйре Хәрәзмине алыйк. Тәхәллүсеннән үк күренеп тора — Хәрәземдә туып үскән кеше. Хәрәзем ул заманнарда Алтын Урда дәүләтенә кергән. Сараины алабыз икән, аның да сакланып калган бөек әсәрләре — «Гөлстан-и-төрки» ләр — Мисырга мөһаҗирлеккә киткәч язылып, шунда сакланып калган, Европаның атаклы китапханәләренә эләгеп кенә безнең көннәргә килеп җиткән.
Күчмә халыкларда, әлбәттә, асылда, халык авыз иҗаты өстенлек иткән: дастаннар, кобаирлар, җырулар… Ләкин бүген аларның токымнары безнең язма мираска дәгъва итәргә хаклымы, юкмы — өзеп әйтә алмыйм.
Әлбәттә, безгә үз җиребездә — Идел буенда иҗат иткән шагыйрьләр, язучылар якынрак. Булган бездә дә бөек әдәбият! Алтын Урда чорын әйтмим дә инде. Аның кыска гына вакытта нинди мәдәнияткә ирешкәнен Ибне Баттутаның юлъязмасыннан укып белергә мөмкин. 1333 елда Үзбәк хан идарә иткән вакытта Сарайга килә, хәтта Болгарга да барып кайта. Казан ханлыгы чорында Мөхәммәдьяр әйтә бит: «Казан эче шагыйрь белән тулган», — дип. Шагыйрь дигәч тә шигырь чыгаручылар гына түгел, алар чәчмә әсәрләр дә язган, фәнни һәм дини хезмәтләр дә иҗат иткән, әлбәттә. Кыйпылчыклары безнең заманга да килеп җиткән бит! Ләкин аларны санарга кул бармаклары җитә. Әдәбиятың бөек булсын өчен халкыңның дәүләти биеклектә калуы кирәк шул.
Ә хәзергесе?
Хәзерге әдәбиятыбызны тәнкыйтьләүчеләр шактый. Күбесе укымыйча гына сүгә. Теләсә нинди милли әдәбият милләтнең рухи торышына, нинди сәяси урын тотуына, матди хәленә бәйләнгән. Мәсәлән, Казан алынганнан соң 100 ел тирәсе әдәбият мәйданында бер исем дә юк. Чөнки халык тар-мар ителгәч, аның мәдәнияте белән бергә әдәбияты та юкка чыккан, бөтен мәдәни хәзинәсе таланган, таратылган. XVII гасыр ахырында гына Мәүлә Колый дигән шагыйрь килеп чыга. Казанның Иске татар бистәсендә яшәгән Мамай дигән бай Болгарда тәкыя салдыра. (Тәкыя — дәрвишләр яши торган урын, яки христиан мәдәнияте белән чагыштырсак, монастырьнең бер варианты. Суфичылык белән бәйләнгән. Анда яшәүчеләр мөҗавирләр дип аталган. Христианнардан аермалы буларак, алар анда гаиләләре белән яши. Ул атаклы шәехнеңме, ханныңмы кабере янында төзелә торган була.- Р.З). Димәк, ул Мәүлә Колыйның химаячесе, минемчә, аның мөрите булгандыр.
Бу Алтын Урда, Казан ханлыгы чорыннан ук килгән традиция — шул ук Мөхәммәдьяр да мөҗавир була. Мөхәммәт Әмин хан кабере янында дога кылып яшәвен үзе язып калдырган. Мәрхүмнәр рухына Коръән укып, дога кылып яшәгәндә иҗат белән шөгыльләнергә дә мөмкинлек булган. Кул гел авыр физик эштә булса, баш бик эшләми ул. Җир сөргән арада поэма яза алмыйсың. Шул ук Ибне Баттута ханның мөҗавирләр янына килеп, ашарга-эчәргә биреп калдыруын яза. Хан артыннан морзалар, бәкләр дә килгән. Хәзергечә әйтсәк, спонсорлар. Заказ бирүчеләр дә булган. Мәсәлән, Мөхәммәдъяр үзенең поэмасында башта Аллаһны мактый, аннары пәйгамбәрне (с.г.с.), дүрт хәлифәне, аннарә Сәхиб Гәрәй ханга мәдхия укый. Димәк, әсәр әлеге хан заказы буенча язылган. Бу вакытта Сәхиб Кырымда ханлык итә. Котб Тәнибәк ханны мактый — димәк, поэмасы аның үтенече белән иҗат ителгән. Шуңа күрә бөеклек бер әйбер, ләкин әдәбият үсеп китсен дисәк, матди таяныч та булырга тиеш. Урта гасырларда шул вазифаны, әлбәттә, ханнар, бәкләр үтәгән. Ә дәүләт таркалгач, алар юкка чыга.
Тел төбеңне аңладым кебек…
XVII гасыр урталарында халык коточкыч фаҗигадән соң бераз аңга килә, хәле яхшыра. Хәлле кешеләр күбәйгәч, алар мәчет-мәдрәсәләрне тернәкләндерә башлый. Татар яшьләре Бохара якларына, Төркестанга укырга китә. Алар әйләнеп кайткач, шулар арасыннан атаклы руханиләр, шагыйрьләр чыга. Татар әдәбияты яңадан терелеп китә. Бу инде татар әдәбиятының феникс кошы кебек яңадан килеп чыгуы, көлдән яралуы — моны оялмыйча бөеклек дип тә әйтеп була. Газинур Моратның «Без яралдык китап көленнән!» дигән юллары бар бит… Әлбәттә, бу мирасны чит халыклар белән бүлешү гөнаһ булыр иде. Ә бит безнең ваемсызлыктан файдаланып, уңышлы гына тарткалыйлар, йолкыйлар.
ХХ гасыр башында әдәбиятка татар байлары булышса, соңрак бу функцияне дәүләт үз өстенә ала.
Язылган әсәреңне кочаклап ятып кына булмый бит ул. Язучы үзем өчен язам дисә дә… Әлбәттә, ул иң башта күңеле кушканга яза… Шулай булырга тиеш… Ләкин шул ук күңел төбендә бер өмет саркып ята барыбер: халкы, алай ук булмаса, һичьюгы, туган-тумачасы, берничә дус-ише укысын дип яза инде ул. Ләкин бу һәвәскәрлек. Профессионал ниндидер аудиторияне күздә тотып, аларның яратып укыйсын тәгаен белеп язарга тиеш. Бу җәһәттән Зифа Кадыйрова чып-чын профессионал! Әлбәттә, аның язганнары профессиональ кимәлдә түгелдер дә… Ләкин бу аерым мәсьәлә. Бу хакта махсус иркенләп сөйләшергә мөмкин.
ХХ гасыр башында татар буржуазиясенең килеп чыгуы аркасында әдәбият нинди яңа әверелешләр кичерә! Нәшриятлар пәйда була, китаплар басыла башлый.
Совет власте ничек корылганын өлкән буын онытмагандыр — хәер, әле дә кайтавазы колакта — ул куйган маяклар шул килеш. Чөнки без әле социализмнан да китеп бетмәгән, капитализмга да барып җитмәгән, шайтан белсен нинди формация! Аралыкта. Әлбәттә, аның төгәл атамасы бар, ләкин әйтәсем килми.
Алайса шуны әйт: бүгенге көндә әдәбиятны кем ашатырга тиеш? Моның идеаль моделе нинди?
Дәүләт, Татарстан хөкүмәте дип әйтик инде, татар әдәбиятына ярдәм итүен ташласа, безнең рәсми татар матбугаты шунда ук юкка чыгар иде. Китап нәшриятында да китаплар нәшер итеп булмас иде. Әлбәттә, хосусый нәшриятлар бар: авторлар үзләре химаяче табып бастыралар — яшерен-батырын түгел. Андый җыентыкларның исәбенә дә чыгып булмый. Ләкин аларның күбесе, таралып, керем китерә торган китаплар түгел. Китап керем китерсен өчен кимендә 10 миллионлы халкың булырга тиеш. Телне белә торган халык!
Без 10 миллион дип мактанабыз.
Белмим. Рәсми статистикага ышаныч юк инде бездә. Булсын да ди, тик яртысыннан күбрәге татар телен белми икән, аннан ни мәгънә? Дәүләт (Татарстаныбыз булуга ничек шөкерана итмисең?!) ярдәм итмәсә… Анысы да бит инде туклыктан күккә сикерә торган ярдәм түгел… җан асрарлык кына… безнең хәлләр тагын да аяныч булыр иде.
Күптән түгел генә Чувашиядә булдым. Тәрҗемәче, үзе спонсор табып, китабымны хосусый нәшриятта чыгарган. Чуаш язучылары белән очраштым, китапларын бүләк иттеләр. Карыйм — тиражы 100 данә. Дәүләт китап нәшрияты бар аларда, әмма китаплар бик аз дөнья күрә. Туксанынчы елларда чыга башлаган, хәтта совет вакытында чыккан матбугатның да бер өлеше ябылып беткән. Марилар, мукшы, эрзяләрне әйтеп тә тормыйм. Удмуртиянең халык шагыйре Ар-Серги русча язуга күчкән, удмуртча укучы юк, ди.
Башкортлар бездән калышмаска тырыша, ләкин хәлләре безнекеннән кыйтышрак. Хөкүмәт анда, үзе дә, төрле фондлар аша да төньяк-көнбатыш диалектын гамәлгә кертү, ягъни татарларны башкортлаштыру кебек проектларга грантлар бирә. Анда акча бүтән юнәлештә ага: ыру тарихларына багышланган том-том китаплар чыгаралар, яңа ырулар уйлап табалар. Нәфис әдәбият кайгысы юк. Ничарадан бичара, әлбәттә! Чөнки чын башкортлар аз, ә республика тотар өчен аларның саны күбрәк булырга тиеш, дип фаразлана. Русны башкорт дип язып булмый бит, татарны була — дине бер, теле охшаш. Башкортларның хәленә дә керәсе килә, гасырлар дәвамында аралашып яшәгән халыклар бит. Тик әйткән бит әле бер хатын: киң күңелле булуым аркасында бер балам да әтиегезгә охшап тумады, дип. Татарның милли бербөтенлеге безнең өчен иң мөһиме булырга тиеш. Ә бүген төрле ысуллар белән аның зиһенен чуалталар.
Чагыштырып карасак, димәк, безнекеләр шәп яши икән әле — китапларыгызны чыгарып торасыз.
Әйе, язучыларның Татарстан хөкүмәтенә рәхмәт әйтүдән башка чарасы юк. Ләкин һәр кеше дә канәгать булып бетә алмый. Әйтсәм әйтим, бездә укучыга караганда язучылар күбрәк булып тоела башлады инде миңа. Күпсенеп әйтүем түгел. Уйлап баксаң, аларның һәрберсе милли хәзинә бит хәзер! Мөдәррис Әгъләм утыз еллар элек әйткән иде: киләчәктә татарча укый-яза белгән өчен генә дә язучылар берлегенә ала башлыйсыз әле, дип. Хәлләр әле бөтенләй үк елап утырырлык түгел.
Әдәбиятка бөтенләй яшьләр килми дип тә әйтеп булмый — бик күп кызлар бар. Егетләр азрак, билгеле. Анысы да аңлашыла — безнең язучылар кая бармасын, кайда чыгыш ясамасын, гонорар аз, дип зарлана башлый. Элек китап чыккач, ике ел шуның акчасына яшәргә була иде, дип искә алырга яраталар. Андый заманнар үтте инде һәм беркайчан да кире кайтмаячак. Яшь кеше моны күреп торгач, нигә акча булмаган өлкәгә килсен! Яшь кешенең зур буласы, бай буласы һәм әйбәт яшисе килә. Ир-ат бит әле ике аягында нык басып торырга һәм гаилә корырга тиеш. Әдәби конкурсларда талантлы балаларны күрәбез, әмма алар бүтән өлкәгә китә. Бәлки, алар кайчан да булса әйләнеп тә кайтыр — пенсия яшенә җиткәч. Андый очракларны күзәтәбез — бала чагында язып, аннары бүтән өлкәдә дәрәҗәгә ирешкәч, кайталар. Әмма поезд киткән була. Бу да начар түгел: редакцияләрдә редакторлар бар — редакцияләп чыгаралар.
«Казан утлары»нда романы басылган Равилә Шәйдуллина-Моратка сокландым. Редакцияләгәннәрдер инде, әлбәттә, ансыз булмас. Бездә кайбер халык язучыларын да төзәтмичә генә бастырып булмый. Тик мин тәҗрибәле редактор буларак, авторның үз телен барыбер чамалыйм. Равилә ханымның университетта татар бүлеген тәмамлавы сизелеп тора. Иң мөһиме — укыйлар. Чөнки әсәрдә язмышлар бар.
Әдәби әсәрләрне укучыларның күбесе хатын-кыз, билгеле. Бу бездә генә түгел, бөтен дөньяда шулай. Киләчәктә язучыларның да күбесе хатын-кыз булырга охшап тора.
Укучы дигәннән, 1000 данә тираж белән китап чыгып, аның сатуга 150се чыга. Бу укучы юк дигән сүз түгелме?
Бездә генә түгел, русларда да шулай. 140 миллион халыкка аларның тиражлары да әллә ни түгел. Ләкин аларда меңнәрчә китап чыга. Әле бит рус булмаганнар да русча укый. Аларның мөмкинлекләре белән безнекен чагыштыру да мөмкин түгел. «Өскә карап зикер ит, аска карап шөкер ит», — дип яшәргә туры килә. Кайчандыр миллионлаган нөсхәләрдә нәшер ителгән калын русча журналлар бөтенләй күтәрәмгә калды. Алар тиздән бөтенләй ябылыр, мөгаен. Телибезме, теләмибезме, әдәбият та акрын гына электрон вариантка күчеп бара. Хәер, нинди акрын булсын инде…
Гел кабатлыйм — әдәбият яшәсен дисәк, милли мәктәпләребез яшәргә тиеш. Мәктәп бетсә, әдәбият үзеннән-үзе бетә. Аннан соң инде милләте дә бетә. Иң беренче дә, икенче дә, өченче дә — мәктәп, мәктәп, мәктәп!
Шактый еллар мәктәптә татар теле һәм әдәбиятының күләме әйбәт булды. Ләкин безнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары үз миссияләренә үзләре ышанып җитмичәме, яисә аларны югары уку йортларыннан шулай надан чыгаралармы, яхшы нәтиҗәләргә ирешә алмадык. Аларның бит күбесе газета-журнал да алдырмый һәм хәзерге әдәбиятны бөтенләй белми торган кемсәләр. «Кайсы татар язучыларын беләсең?» — дип сорасаң, «Габдулла Тукай белән Муса Җәлил», — диләр. Ничә еллар шулай.
Димәк, язучыга алар белән эшләргә кирәк.
Бөтен нәрсәне язучыга гына сылтап калдырырга ярамый. Әлбәттә, язучы иҗтимагый тормышта актив булырга тиеш. Әмма яшерен-батырын түгел, гайрәт, кайнарлык яшь чакта көчлерәк була, алтмышта сүрелә башлыйсың, җитмештә инде… Дәүләт бит тикмәгә генә пенсия билгеләмәгән! Хәзер безне Путин яшәртте анысы, рәхмәт әйтергәдер аңа? Ләкин табигатьне дә алдап булмый — үзем дә алтмышка җитеп барам.
Язучылар берлегендә күбесе өлкән яшьтәге кешеләр. Алар өчен очрашуга бару үзе бер казаныш. Шуңа безнең дә мөмкинлекләр чикләнгән. Минемчә, яшь язучыларга, шагыйрьләргә университеттан соң туп-туры редакцияләргә барып кермичә, бер-ике ел мәктәптә укытып алырга кирәк. Рәдиф Гаташ кебек. Аның шәкертләрен генә карагыз: Зөлфәт, Наис Гамбәр, Фәрит Гыйльми… Барысы да мәрхүм инде. Тик моның өчен дә әдәби остазлык каныңа салынган булырга тиеш бит әле. Әйе, мәктәпләргә ешрак барырга кирәк, аяктагы язучылар турында әйтәм инде. Әмма мәктәпләрдә кабул итүләре дә кирәк бит әле.
Ркаил, син язучыларның совет чоры «рәхәтлекләреннән» нәрсәләр алып кала алдың?
Андый рәхәтлекләр миңа эләгеп калды: мине бит 1988 елда ук СССР язучылар союзына кабул иттеләр. Ул заманда бу инде статус дигән сүз иде. Иске хрущевкадан бер бүлмәле фатирга тиендем. Бу инде зур бәхет иде — үз түбәң булу! Тукай яшенә кадәр тулай-торакларда тордым — анда койка-карават алу да олы бер проблема иде! Еш кына таныш-белешләрдә кунып йөргәннән соң фатир алган яшь шагыйрьнең ул чактагы күңел халәтен чамалыйсыздыр?! Авылдан килеп Казанда урнашу ул вакытта бик кыен иде бит.
Тагын бер «рәхәтлек» — ике тапкыр иҗат йортына бару бәхете тиде: Малеевкада һәм Пицундада булдым. Ул күзаллауны киңәйтә — төрле республикалардан килгән язучылар белән аралашасың. Мәскәүдән атаклы язучылар килә иде, аларның бөтенесе белән аралаша алмасаң да, булган кадәресе дә җитә. Акыллы, белемле кеше белән бер тапкыр сөйләшеп алу да рәхәт бит.
Бүтән сагынып сөйләрлек нәрсә юк та бугай. Ике тапкыр комсомолдан чыгарылып, соңыннан комсомолның Җәлил исемендәге премиясен алуымны, Аксубайдагы бер авылда сөргендә булуымны сөйләп тормыйм. Күпләр кебек шыпырт кына йөргән булсам, әллә кайчан әллә кем булыр идем сыман да… Аннан уйлап куям: кем инде ул әллә кем? Совет чоры түгел, яшьлек сагындыра, яшьлектә калган ярлар!..
Үзеңне беренче номерлы язучы дип саныйсыңмы?
Итальян шагыйре Эуҗенио Монталены, Нобель премиясе алгач, матбугатта бөек дип атыйлар. «Юк, — дип каршы төшә ул, — мин бөек булгач, Данте кем була соң?» Татар әдәбиятындагы кайбер кыяларга мин тау итәгеннән сокланып карап кына тора алам. Мин бит бик ялкау. Сокланып утырырга миңа куш. Язуга караганда укырга яратам. Безнең хәзерге язучылар арасында сирәк очрый торган сыйфат. Үземне җиңеп, өстәл янына утыру минем өчен үзе бер батырлык. Сюжетлар яткан килеш кенә башта туа. Шуларны кәгазьгә күчерә торган аппарат булса иде, дим кайчак: башка киясең дә үзе язылып бара. Шуның өчен кайбер язучылар секретарь тоткан. Ләкин Чеховның сүзен дә онытырга ярамый: тырнак астыннан кан чәчрәп чыкканчы язарга кирәк, дигән ул.
Шулай да үз-үземне сүгә-сүгә алты-җиде томлык язганмын үз гомеремдә. Сайлана калсаң, бер өлешен бәлки киләчәктә дә укып булыр.
Син профессиональ язучымы?
Мин профессиональ кимәлдә язам, әмма бүген профессионал язучы түгел. Казна эшеннән китеп, профессионал да булган елларым булды. Ягъни, каләм хакына гына яшәп… Ләкин болай бездә берничә драматург кына яши ала. Пьесаларыңны театрлар сәхнәгә куйса… Хәзер мин депутат бит… Комиссия, комитет утырышлары, очрашулар, сөйләмим инде… Үзең теләп кергәч оясына… «Назвался груздем — полезай в кузов», — диләр бит әле руслар.
Ничек риясыз гына әйтергә икән соң? Дөресен генә әйткәндә, минемчә, һәркем үзен беренче язучы дип хис итәргә тиеш. Яшерен-батырын түгел, язучылар арасында да, башка өлкәләрдәге кебек, көнчелек чире бар инде ул. Дөрес юлдан барса, көнләшү (көнчелек түгел!) кирәктер дә, мөгаен. Чаадаев әйткән бит инглиз белән рус характерының аермасын: күршесе шәп йорт салса, инглиз шәбрәген сала; рус күршесе шәп йорт салса, аны яндыра, ди. Мин туган якларда да шулай: күршесе зур өй салып куйса, кеше әле кайчан гына таштан салынган йортын да бульдозер белән эттереп, яңа йорт сала башлый… Көньяк Кореяны алыйк. Кинәт үсеп киткән илләрнең берсе. Аларда шулай корылган икән: минем өем күршенекеннән әйбәтрәк булырга тиеш, безнең урам күрше урамнан чистарак булырга тиеш, безнең шәһәр күрше шәһәрдән төзегрәк, гүзәлрәк булырга тиеш! Менә ул милли идея! Алайса Россиядә ничә еллар милли идея эзлиләр. Иң башта милли характерны үзгәртергә кирәк. Мөмкин эшме бу? Милли характерны, милли холыкны, милли сыйфатларны җентекләү, яшәү рәвешен тикшерү, шуны тасвирлап бирү — бу инде әдәбият вазифасы. Комикс карап кына аны белеп булмый.
Әдәбиятта да шулай: бер язучы икенчесенә зыян китермичә, уздырыбрак язсын, шәп әсәр язарга омтылсын! Һәр язучы үзен беренчегә санаса, көнчелек булмый. Үзен беренче дип санаган өлкән язучыларыбыз шактый әле, Аллага шөкер!
Ләкин тагын бер ягы да бар икән: язучы үзен беренче дип саный, ләкин бүтәннәр алай санамый! Шуннан соң көнләшү үчләшүгә дә әйләнергә мөмкин. Ләкин чыннан да үзен беренче дип санаган язучыга, гадәттә, кемнәрнеңдер фикере мөһим булмый. Мине киләчәктә таныячаклар, дигән кире каккысыз ышаныч белән яши ул. Менә андыйлар бездә сирәк. Бармы икән әле… Безнең татар инде биш йөз елга якын бүгенге белән яшәргә күнеккән.
Димәк, син дә эчтән үзеңне беренче дип саныйсың?
Эчтән кеше үзен кем дип санамас?! Тик мин үземнең мөмкинлекләремне беләм. Әсәрне Марсель Галиев кебек нәкыш үргән кебек яза алмыйм. «Рух» дигән калын китабы чыкты. Укыйсың… сюжетлы түгел бит… нәрсә була дип укый торган түгел. Мин аны еш кулга алам. Ул — прозадагы шигърият. Гадәттә, ятып укыйм, ялкау кешеләрчә… Бу шундый китап… Хәйранга каласың, ничек шулай язып була? Гаҗәп инде!.. тик артык калын… Шунда шап итеп китап маңгайга төшә — дерт итеп уянып китәм. Уята торган китап!
Укыганда черем итеп киткәннеме? Кем өчен языла мондый китаплар?
Әдәби сүзне яратучылар өчен. Эстетик ләззәт алу өчен…
Күпме соң бездә андыйлар? Хәтта татар теле укытучылары да укымый дибез. Кем андый нәкыш-әдәбиятның аудиториясе?
Алар булырга тиеш.
Тиеш…
Яшь язучыларга газиз әдәби телебезнең нинди байлыкка ия булуын күрсәтеп торган әсәрләр булырга тиеш бит! Бу бит берничә ел белән генә үлчәнми. 500 елдан соң да, кемдер укып, татар теленең гүзәллегенә сокланырга мөмкин булачак. Бу бик зур әйбер. Андый әсәрләр булмаса, әдәбият юк дигән сүз. Болай да прозада очеркизм күп, коры сөйләп чыгалар. Бу куркыныч бер авыру. Калька белән язылган әсәрләрне әйтмим дә инде.
Прозада миңа Фоат Садриевның әсәрләре ошый иде. Чын татарча яза. Әхәт Гаффар бик олы әдип. Факил Сафин… Хәзерге татар прозасы турында әйтүем. Саный китсәң, шактыйга җыела. Нәбирәләр, Рәмзияләрнең прозасы… Яшьләрдән әйбәт кенә башлап китүчеләр бар…
Яшьләр дигәннән, Рөстәм Галиуллиннан башкалары бик күренми дә. Нигә юк икән алар?
Проза китабы чыгаргач, Рүзәлне дә (Мөхәммәтша — авт.) хәзер прозаикка саныйм. Алмаз Мансуров бар — мәктәптә укыта. Кызлар бар. Менә әле Борындык авылыннан мәктәп баласы Ләйсән Габдрахманова гаҗәеп хикәя язган. Без аңа «Глаголица» конкурсының «ябалагын» бирдек (гран-при). Шул конкурста тагын бер малай килеп чыкты — күзендә мәгънә бар. Ихлас. Яңа Чишмәдән Тимур Саттаров. Алдан әйтеп булмый, әлбәттә. Чын язучы булыр өчен сәләттән башка әле характер да кирәк. Без теләгәнчә үк булмаса да, яшьләр сирәк-мирәк күренә. Әмма алар әдәбият юлына кереп китсен өчен мөмкинлекләрнең булуы зарур. Язучы саилче булып яшәргә тиеш түгел дә… Грантлар бирелде бит әле республиканың 100 еллыгына. Минемчә, грантка лаек булган бик әйбәт әсәрләр басылып бара «Казан утлары»нда. Зөлфәт Хәкимнең «Ана җыры»… Шигъри шәлкемнәр. Марат Кәбиров…
Әле һаман тапшырылып бетмәгән диләр бит әсәрләрегез?
Тапшырылган. Марат Шамил Усмановка багышланган романын киңәйтеп яза. Грантка тапшырылган варианты «Казан утлары»нда чыкты. Тарихи романны әвеш-тәвеш китереп кенә иҗат итеп булмый аны. Нәшриятка да җыеп алдылар әле ул әсәрләрне — «Әсәрләрен һаман тапшырмаганнар!» — дип кычкыруың тәэсир иткәндер.
Димәк, «кычкырып» булса да, әдәбиятны үстерүгә файдам бар.
Белмим, миңа зыяның тигәне юк. Теге вакытта грант алуымны гына җае туры килгәндә гел кабатлыйсың инде (Татарстан Язучылар берлегенең шәхесләргә багышлап роман язу өчен биш язучыга биргән гранты. Авт). Кычкыручылар кирәк. Әдәбиятыбызга битараф кына булмасыннар.
Язганчы әйтәчәкмен.
Яртысы язылган аның.
Кол Шәриф намусыңны борчымыймыни? (Ркаил Зәйдулла Кол Шәриф турында роман язарга йөкләмә алган иде. авт).
Намусмыдыр, нидер инде — гел өстемдә тора ул минем. Бер җәйне шуңа гына багышларга исәп бар, исән-сау булсам, Алла теләсә. Роман тәмамлана алмый икән, димәк, нәрсәдер җитми. Чиле-пешле нәрсәне укучыга тәкъдим итә алмыйм, менә син әйткән намусым кушмый. Аның өзекләре чыкты болай: «Казан утлары»нда, «Мәдәни Җомга»да… Өлгерә алмыйм бит — гел заказда утырам.
Заказлар гел сиңа бирелгәнгә «беренче номер» дим инде.
Язма алай дип. Кешенең эчен пошырып…
Ркаил, син беренче чиратта шагыйрь. Соңгы тапкыр кайчан шигырь яздың?
Хәзер нигәдер робагыйлар яза башладым. «Казан утлары»на биргән идем, «Гел сине генә чыгара алмыйбыз бит инде», — диде Рөстәм Галибәк — мин Галиуллинны шулай атыйм. Шигырьләрне үзем өчен язам, дөресен әйткәндә. Үз күңелем өчен (көлә.) Шигырь бастыручылар миннән башка да күп. Аның гонорары да тиеннәр генә инде… Арзанайтасым килми үземне.
Шагыйрьлегемне яшьлегемдә үк исбатладым дип саныйм. Шигърият, ни әйтсәң дә, яшьлекнең символы. Бер гамең дә калмаган килеш, «мин сине яратам!» — дип хатын-кызга атап шигырь язу көлке бит инде ул! Көлке һәм кызганыч. Әбиләрнең җенси мәхәббәт турында язуы… (Рөстәм Галиуллин интервьюсына ишарә. Авт.). Хәер, мин әле гашыйк булырлык яшьтә (көлә.) Тик мәхәббәт очкыннары элеккечә еракка чәчрәми инде.
Гашыйк булып булмыймыни?
Нишләп булмасын?! Шагыйрьләр, гомумән, бик тиз гашыйк булучан… һәм тиз суынучан. Шул арада язып өлгерәбез инде. Матбугатка чыгарсаң, хатын көнләшә башлый.
Куркытамы?
Хатыннан барыбыз да курка. Ләкин мин шаяртам: минем хатын әдәби әсәрләр укымый. Шуңа аны сайладым да инде мин.
Поэма жанрына игътибар бетеп бара кебек. Бу жанрның киләчәге бармы?
Дөресен генә әйткәндә, поэма жанры нигәдер актуаль түгел хәзер. Классик поэма ул эпик колачлы булырга тиеш. «Казан утлары»ның ике санында Ләис Зөлкарнәйнең «Нугай Йорты» дигән гүзәл әсәре чыкты. Аңа мырлаучылар булды инде. Шигъри әсәр ике санда чыксын әле! Беркайчан булмаган хәл. Ләкин баш мөхәррир тәвәккәлләде. Ул шактый озак еллар редакция портфелендә яткан булган. Аның теле! Аны нинди жанрга да бәйләве кыен. Анык кына сюжет сызыгы юк. Хәзерге дастан дисәм дә ялгышмамдыр. Анда тарих турында уйланулар. Бу әсәрне аңлар өчен, бөтен хасиятләре белән җанга сеңдерер өчен әзерлекле укучы кирәк. Мин «Нугай Йорты»н соңгы берничә дистә еллардагы татар поэзиясенең казанышы дип саныйм.
Ә үземә килгәндә, яшь чакта өч-дүрт поэма яздым. Шигырь техникасын белгәч, хәзер дә яза алам, әлбәттә. Минем кебек сигез яшеннән шигырь яза башласа, бөтенләй талантсыз кеше дә шомарыр иде. Тик рәхәтләнеп проза белән язып булганда, нишләп шигырь белән языйм?! Прозада да шул ук шигъри алымнарны, метафораларны, чагыштыруларны кулланырга мөмкин — вакыйгаларга бәйли белсәң, укучыны күбрәк җәлеп итә. Шигырь укучыларның даирәсе тар бит — дөресен әйтик. Аны укырга әзерлек кирәк — ә ул безнең халыкта бик түбән. Безнең халык маңгайга бәреп әйткәнне, метафоралар кулланмый гына чыгарган тезмәләрне ярата.
Мәскәү журналлары белән танышып барырга тырышам, анда да поэмалар күргәнем юк. Һәр чорның үз жанры. Бәлки поэма заманы тагын әйләнеп кайтыр. Хәер, безнең татар поэмадан аерылып бетмәгән әле. Озынрак шигырьгә дә поэма дип куючылар бар. Ә бит поэма жанрының үз законнары бар. Ренат Харис: «Алтмышлап поэма яздым», — дип әйтә иде. Хәзер инде сиксәнләп үк бардыр. Мөхәммәт Мирза поэмалар язарга хирыс. Флера Гыйззәтуллина. Саный китсәң, шактый икән. Теләгән кеше язсын — бер сүз дә юк. Укучылар гына булсын.
«Казан утлары»ннан синең Алкинны укыдык. Тарихи шәхесләргә багышланган әсәрләр тагын булачакмы? Кызыгып китеп, серияләп язмыйсыңмы, диюем. Берсен өйрәнгәндә тирәлегендә кызыклы шәхесләр очрагандыр.
Формасы буенча ул бик җыйнак булып чыкты — яңадан нидер кертүе кыенрак. Ләкин бик күп материал калды. Мәсәлән, Алкиннарның Кайбыч районы Яңа Чәчкап тармагы. Аннан бит Шәйхулла Алкин чыга. Ул Милли идарәнең финанс буенча министры була — назир, соңыннан Зәки Вәлиди ягына күчеп, Вәлиди кызылларга кушылгач, милләт өчен көрәшүенең аянычлы тәмамлануын аңлап, Оренбургтагы «Кәрван-Сарай”да асылынып үлә. Менә бит нинди фаҗига! Аның бабасы Габделатыйф Алкин XIX гасырда керәшеннәрне кире мөселман диненә кайтырга өндәп йөргән өчен Себергә сөрелә. Улы Төркестан аша кабат Казанга кайтып урнаша. Әле аларның Уфадагы тармагы бар! Республиканы гамәлгә куйган шул чордан Галимҗан Шәрәф бик кызыклы шәхес, Шәрәфләр, гомумән, бик кызыклы нәсел. Алар да безнең яктан — хәзерге Буа районының Кишер Аксуыннан. Дисбегә җыйган кебек берничә шәхеснең тормышын һәм үлемен язсаң, ул чордагы татар тормышы турында бер эпик картина туар иде. Сәнәкчеләр һәм вәисиләр калды әле. Шул чор бит алар да… Бик кызыгам.
Татар әдәбиятында вәисиләрне күрсәткән бер әдәби әсәр юк кебек. Мин белмимме?
Юк. Бер әсәр дә юк. Сәнәкчеләр фетнәсе дә әдәбиятта сурәтләнмәгән. Дөрес, Уфада яшәгән чорында Зариф Бәшири әлеге күтәрелеш турында бер повесть яза. Укыганым бар, бик зәгыйфь, бик кызыл нәрсә. Ә вәисиләр иң башта безнең тау ягында пәйда була бит. Аның тамырлары шунда… Тарихчы Рәмзи Вәлиев (үзе дә шушы якныкы) — бу хәрәкәтне җентекләп тишергән галим. Гаҗәеп кызык, хәлиткеч чор татар өчен. Шуларны Алкин фигурасына бәйләп, романны киңәйтергә булыр иде шикелле. Аңа тотынсам, Кол Шәриф тагын калып тора инде. Әле авыл тарихын яз дип авылдан кыстыйлар.
Аңа да тотынсаң, Ркаилны бөтенләй югалтабыз. Кереп батачаксың…
Аның материаллары бар, әзер. Ульяновск архивларына барып утырган идем инде.
Бер идея бар иде. Ркаил Зәйдулла бренд инде ул, әйеме?
Әйтә алмыйм.
Ярар, мин һәм башкалар әйтә. Шушы бренд астында кешеләр туплап, бәлки, әсәр язуның шушы юлына күчәргәдер. «Әдәби негрлар» димме инде…
Бездә негрлар юк. Бөтенебез ак тәнле. Бөтенебез беренче һәм бөтенебез морза! Син әйткән нәрсәнең татарда беркайчан да буласы юк. Ниндидер могҗиза белән андый әйберне оештырсаң да, соңыннан ул негр, агарганчы юынып, әллә кайдан килеп чыгачак та, «Аның бөтен әйберен мин яздым!» — дип әйтәчәк.
Идея бит әйбәт. Милләткә күбрәк файда китерер иде дим.
Булган инде ул чит илләрдә. Дюмалар, Жорж Сименоннар шулай эшләгән. Дюма бит мулат булган, шул чорда Парижда канатлы сүз йөри: «Бу мулатның үз негрлары!» Кеше куян куа дип… Булганына шөкер итәргә кирәк.
Грантлар һәм премияләр язучыга бик зур стимулмы ул?
Кайдадыр казна эшендә казынасың икән, иҗат эшенә хилафлык килми калмый. Грант биргәннәр икән, ничәдер ай рәхәтләнеп, бүтән нәрсә турында уйламыйча, яза аласың. Тарихи әсәргә тотынсаң, әле бит архивларда утырырырга, күпме казынырга, эзләнергә кирәк. Шунысы гына бар: грантны гел биреп тормыйлар.
Грантлар алган вакытта өйдәге статусың үсеп китәме?
Юк, өйдә: «Кайчан акча алып кайтасың?» — дип сораучы юк. Акча белән дә, хуҗалык белән дә үзем идарә итәм. Моңарчы мине матди яктан театрлар яшәтә иде. Мин бит байлыкка исе китә торган кеше түгел. Очы очка ялганса, канәгать. Кеше мал куа башласа, егылып үлмичә туктый алмый, Алла сакласын! Тел комиссиясе әгъзасы булгач, (Президент хозурындагы татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссия — авт.) үзебез үткәргән конкурста катнаша алмыйм менә — нишләтәсең!
Тел комиссиясе өчен әдәби конкурс ни дәрәҗәдә әһәмиятле ул?
Әдәбиятта укырлык әсәрләр туса, бүленгән акчаның өчтән бере булса да файдага китсә, конкурс үзен аклый дигән сүз. Дөнья практикасы шуны күрсәтә. Алай булырмы, күрербез. Иншалла, шулай булсын! Минем ихтыярдан торса, ул акчаларны мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында телне гамәлгә кую өчен файдаланыр идем дә… Ләкин без федераль стандартлардан узып, мәктәпләргә керә алмыйбыз.
Укучың бетсә, нинди шаһ әсәрләр туса да аның ни шатлыгы? Ләкин әлеге конкурска бирелгән сумманы күпсенергә ярамый. Бездә бар инде андыйлар. Спортка түгелгән акча белән чагыштырганда, әдәбиятка бирелгән бу сумма чагыштырмача бик кечкенә. Бирелсен! Яза торган кешенең халык алдында авторитеты күтәрелеп китсен.
Миңа депутатлык урыны тәкъдим ителгәч тә, ризалык бирер алдыннан озак уйладым. Бу яшьтә инде… Идел буендагы авылда үз йортым бар — шунда язып ятармын дип хыялланган идем. Ләкин татар әдәбиятына, язучыларга, депутат буларак, ниндидер ярдәм итәргә форсат туып торганда?! Ярар, ярдәмем алай ук сизелерлек тә булмасын… Һичьюгы — яшьләр мине күреп, язучы булсаң, депутат итүләре дә бар, дип уйларга мөмкин — димәк, ул да үрнәк. Начар үрнәк түгел бит.
Татар әдәбиятында бүгенге көнне анализлаган көчле әсәрләр юк кебек. Мәсәлән, Шамил Идиатуллиның «Город Брежнев»ы кебек. Әйтик, гопниклар чорын сурәтләп…
Шамил — оста язучы. Татарча да белә, татарча яза алмавы гына кызганыч. Минемчә, безнең милләткә кагылышлы булган, бөтен Россиядә танылу алган андый әсәрләрне кичектерми татарчага тәрҗемә итәргә кирәк. Ул чагында алар татар әдәбиятының да казанышына әверелер иде. Нишлисең, без шундый хәлдә.
Ә инде татарча язылган әсәрләргә килгәндә, безнең халык бит күп әсәрләрне күрмичә кала. Рецензияләр юк, рекламаны әйтмим дә инде. Мәсәлән, син әйткән темага Рәдиф Сәгъдинең «Канлы акчалар» дигән ярымкриминал-ярымдетектив әсәре чыккан иде. Анда сиксәненче еллар ахыры сурәтләнә. Ул аны яхшы белә. Шул тирәдә йөргән, бандитлар белән дә таныш булган, Хайдегерлар, тагын әллә кемнәр… Сәгъди яшь чакта боксчы булган бит. Алар арасыннан күпмесе бандит булып киткән… Алар инде, төрмә срокларын тутырып, кире кайта башлады. Кайсы бөтенләй дингә бирелгән! Кызыклы язмышлар. Сәгъди белеп яза. Яңарак кына ул тагын шул темага роман язды. Әдәби яктан ничектер, әле мин укымадым. Ләкин ул шул чорның сулышын бирә белә.
Димәк, әсәрләргә пропаганда, пиар җитми.
Җитми. Әсәр чыккач, реклама булырга тиеш. Көнбатышта бит нәшрият китап чыгара икән — сатуны үз җаваплылыгына ала: шәһәрләр буйлап турне, телевидение-радио… Китапка «Нью-Йорк таймс»та рецензия чыга икән — бу зур әйбер. Спектакльләргә дә шулай. Без дә шуңа таба барабыз инде: үзебез барып караганчы, сезнең мәкаләләрне укыйбыз. Яңа чыккан әсәрләр турында халыкка җиткерә белергә кирәк. Сүгеп чыгу да — реклама! Әле үтемлерәк тә…
Спектакльләр дигәннән, соңгы чыкканнарын карадыңмы әле?
Илгиз Зәйниевның «Өйләнәм»ен һаман барып карый алганым юк. Туфан Имаметдинов куйган «Полиционер» әсәрен карадым. Айдар Җаббаровның «Хуш, авылым»ын дуслар бик мактый. Артур Шәйдуллинның «Сагынырсызмы?»сын карадым. Үзе белән янәшә утырдык. Карап торам — кереп киткән спектакльгә, үзе генә чыгып уйнамый инде. Миңа таныш ул халәт. «Саташкан сандугач» Камалда куелган иде. Чыгып баш иясең, «автор» дип кычкыралар. Монда кычкырмадылар…
Хәзер кычкырмыйлар.
Беркайчан дамы? Нишләп беткән икән ул традиция? «Саташкан сандугач» айга өч куелырга тиеш иде, өстәп тагын бер тапкыр куйдылар. Зал шыгрым тулы. Мин инде туйдым чыгып баш ия-ия. Җитмәсә, артистлар белән җитәкләшеп сәхнә кырыена кадәр киләсең дә, бергәләшеп артка чигенәсең. Шул чигенү куркытты. Абынып егылырмын сыман. «Чыкмыйм баш ияргә», — дим. Марсель Сәлимҗанов: «Чык, чык, Марсель Галиев көнләшсен!» — ди. Аңа берничә тапкыр пьеса язарга әйтеп караган икән — Баяныч язмаган.
Пропаганда темасына әйләнеп кайтып, әдәбиятны кем пропагандаларга тиеш? Мин бу мәсьәләдә Язучылар берлегенә дә бәйләнеп карадым, Китап нәшриятына да — берсе дә селкенми.
Ул нәшриятның төп бурычы инде. Тик аның да мөмкинлекләре зур түгел. Чын татар районы дигәнендә дә татар китабы өчен кибет юк.
Аны кем булдырырга тиеш?
Мин ул мәсьәләне Тел комиссиясе утырышында да күтәрермен әле.
Кайчан?
Утырышларда. Әле бит эшне башладык кына. Конкурслардан башладык инде…
Шулайрак иттегез шул.
Язучылар берлегенең дә эше инде ул. Бездә әсәрне укып бәһа бирү гадәте юк. Аны хәзер оештырып булырмы икән? Язучылар да бик инертныйга әйләнде. Барыбер талпынып карарга иде. Язучылар берлеге, махсус портал ясап, язучыларның әсәрләрен, берни редакцияләнмичә, үзләре язганча, шунда куеп барса, кызыклы булыр иде. Бигрәк тә башлап язучылар өчен. Шунда ук бер-береңне тәнкыйтьләргә була, анализларга, сүтеп җыярга. Язучы бер-берсен укырга тиеш, шунда ук укучылар да катнашса… Фикер алышуларны җанландыру юлларын уйларга кирәк. Язучылар берлегенең бюджеты ничектер — аларның андый мөмкинлекләре бармы икән? Анысын Данил Салихов уйларга тиеш инде, яки Рәмис Аймәт.
Уйлап йөриләр бит инде — күреп торабыз. Берлек дигәннән, татар язучылар берлеген беркайчан да хатын-кыз җитәкләмәгән. Алга таба да булыр дип уйламыйм. Нигә икән?
Безнең менталитет үзгә. Якут (саха) язучылар союзы җитәкчесе — Наталья Харлампьева әнә. Ләкин алар икенче төрлерәк халык.
Ә безнең ирләр хатын-кызга икенчел итеп карыймы?
Хәзер алай карамыйбыз инде. Тик бу генетик кимәлдә бугай… Гомуммилләт масштабында эш алып барырлык хатын-кыз язучы да күренми бит әле. Планканы югары тотып, әдәбиятыбызның киләчәге һәм язмышы турында төптән уйлана торган…
Андый ир-атлар бармы соң? Юк кебек…
Ләкин безнең арада — ирләр арасында диюем, лидер булырга омтылучылар, һәрхәлдә үзләрен шулай күрсәтергә тырышучылар бар. Эчтәлек ничектер, өзеп әйтүе кыен. Синең «төтенең дөрес чыга» анысы — күбесе белән килешәм.
Хатын-кыз булсам да, әйеме? Ярар. Тагын бер темабыз калды. Башкортлар белән бер-беребезне үртәп кызык табабыз. Социаль челтәрләрдә андый төрттерешүләргә син дә кысылып китәсең…
Әйе. Әйтәләр инде. Күренекле башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтов та: «Нәрсәгә кирәк ул сиңа?» — дип шалтыратты. «Мыскыл итүгә түзәлмим бит», — дим. Аларның шундый унлап кешесе бар. «Татар дигән халык юк», — дип яза берсе. Ничек түзәсең? Йөрәк әрнеп китә дә… Ләкин бит башкортның атаклы затлары аларга каршы берни әйтми! Эндәшмәү — ризалык билгесеме? Әллә куркалармы? Социаль челтәрләрдәге ул радикаллар шулкадәр агрессив!
Инде татар телен дәүләт күләмендә «башкорт теленең төньяк-көнбаеш диалекты» дип игълан итүгә барып җиттеләр. Ду килеп, шул «диалект»та диктант яздылар. Аны гел Казанга килеп чуалучы, монда татар, Уфада башкорт булып йөрүче Марсель Сәлимов дигән бер язучы кисәге эфирдан укыды.
Бу провокация генә түгелме?
Анысы да бардыр. Башта мин дә шулай уйлый идем. Әмма бу максатчан бер сәясәт. Яшерен-батырын түгел, заманында бит башкорт зыялылары аз булган, алары да татар әдәбияты һәм мәдәниятенең йогынтысында формалашкан. Мәдрәсәләрдә татар муллалары, хәлфәләре укыткан, татары да, башкорты да татар телен һәм әдәбиятын үзләштергән. Чөнки башкасы булмаган. Хәтта Шәехзадә Бабич мөхәррир булган «Башкорт» газетасы да татар телендә чыккан. Хәзерге башкорт әдәби телен Зәки Вәлиди дә, Шәехзадә Бабич та белмәгәннәр. Димәк, нинди диалект? Татарлашкан башкортлар турында гына сүз булырга мөмкин. Шуңа күрә бит Зәки Вәлиди уртак әдәби телне гамәлгә кертергә җыена. Әмма моңа Мәскәүдән килгән большевиклар каршы төшә. Вәлиди үзенең истәлекләрендә бу хакта турыдан-туры яза.
Аннары татар шәхесләрен башкорт дип игълан итү… Риза Фәхретдин дисеңме, Морат Рәмзиме, Кәрим Хәкимовмы, генерал Ишбулатовмы, Мутиннармы… Бу юлдан баручыларга Вәлиди истәлекләрен игътибар белән укырга кирәк. Анда ул боларның барысын да татар дип яза. Әмма шуны әйтә башласаң (Вәлидигә сыгынып!), алар үпкәли һәм кимсенә башлый. Кол Галине әйле башкорты диләр, ярар, аны инде хәзер беркем дә ачыклый алмый. Беркөн «Знаменитые чуваши» дигән сайтны ачкан идем, иң беренче булып Кол Гали рәсеме күзгә чалынды. Безнең атаклы рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов ясаган сурәт! Әйдә, Кол Галинең кемнеке икәнен башкортлар белән чуашлар ачыкласын. Хәер, шул ук башкорт радикаллары Казан татарларын «ясаклы чуашларның» токымы ди бит. Татар дигән халык юкка чыкса, бәхеткә ирешәбез, дип уйлый инде алар. Ничек кенә хәкарәтләмиләр. Аларның авызын татар зыялыларыннан бигрәк, башкорт зыялылары томаларга тиеш тә бит!
«Башкорт атын урладыгыз», — дип гаеплиләр, курайны үзләштердегез, диләр. Әле без карак та булып чыктык. Әлеге дала атларын заманына карап монгол аты да, татар аты да, казакъ аты да, калмыкныкы да, башкортныкы да дип атаганнар. Чит халыклар. Беркем дә атка үз милләтенең исемен такмый. Мин мондый хәлне кимсенү комплексыннан күрәм — «комплекс неполноценности». Башкорт халкының монда катнашы юк, әлбәттә. Бу — аерым кешеләр эше. Ләкин ничек әйткән әле бабаларыбыз: «Бер сасы сыер бөтен көтүне пычрата».
Сүзне «бөеклек» турында башлаган идек бит. Тагын шул сүз тирәсенә кайтып төшәсем килә. Без бит башкортларның бөеклегенә каршы түгел. «Ике туган талаша, атка менгәч, яраша», — дигән бабайлар сүзе дә бар әле. Атка менәргә кирәк! Ә без һаман ат бүлешәбез. Без бүлешкән арада ул атны ятлар урлап китмәгәнме?
Татулашыр өчен төрле юллар бар. Очрашырга, барышырга-күрешергә кирәк, диләр. Күрешеп була, әлбәттә. Бер-береңә бөек дисең дә, канәгать калып аерылышасың. Тик нәтиҗәсе булырмы моның — менә хикмәт нәрсәдә! Әүвәл иң мөһим нәрсәне аңларга кирәк — алар да милли инкыйраз хәлендә, без дә. Башкорт зыялылары арасында моны аңлаучылар бар. Язучы Айгиз Баймөхәммәтов, мәсәлән. Шагыйрь Хисмәтулла Юлдаш… Үз милләтеңне ярату башкаларны күралмау хисабына булырга тиеш түгел. Болар мин белгәннәрдән, тагын да сәламәт рухлы шәхесләр бардыр.
Алкин турында әсәр чыккач, иң беренчеләрдән булып миңа башкорт язучысы Наил Гаетбай шалтыратты. «Документлар буенча дөрес барасың», — ди. Ул бу мәсьәләдә белгеч, өченче ел Бабич турында романы чыккан иде. Аннары өстәп куйды: «Иң зур рәхмәтем — башкортларны кимсетмәгәнсең», — ди. «Минем бит синнән башка тере башкорт күргәнем юк», — дим шаяртып.
«Үлеп яратты» спектаклендә төп вакыйгалар Уфада бара бит. Искә төшерү рәвешендә Бубый авылында булган вакыйгалар да сурәтләнә. Анда Хәлим Җәләй авыл куштанын уйный. Мәрхүм башкорт шагыйре Риф Тойгын белән ничектер янәшә утырып караган идек. Авыл куштанын күргәч, «Монысы башкорттыр инде», — дип куйды. «Кит әле, андыйлар безнең үзебездә дә күп», — дигәч кенә, «Валлаһи!» — дип ант иткәч кенә, куштанның башкорт түгел, татар икәненә ышанды һәм шундый самими сөенде! Татардан гел этлек көтә алар, белмим нидән…
Җанисәп алулар үтеп киткәч кенә тынычланырбыздыр инде, мөгаен.
Юк, бу тынычлана торган нәрсә түгел, ахрысы. Нишләргә? Ничек мөнәсәбәтләрне җайга салырга? Минем моңа әзер җавабым юк. Кыен ситуация. Тәкъдимем бар барын… Табигый рәвештә үрчергә кирәк! Үрчер өчен шартлар тудырырга! Менә башкорт властьлары өчен иң дөрес, иң отышлы юл. Ләкин бу өндәүгә кем колак сала?
Араларны җайлар өчен ике якның да ризалыгы, әзерлеге кирәк. Үз туксаның гына туксан булганда моңа ирешеп булмый. Без бит анда яшәүче милләттәшләребезнең милли-мәдәни мәнфәгатьләрен аяк астына салып, аларны татар түгел, башкорт дип таный алмыйбыз. Һәркем үз милләтен бернинди басымсыз үзе билгеләргә тиеш. Ләкин бүгенге шартларда, кызганыч, бу мөмкин түгел…