Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ркаил Зәйдулла ул көтүдәге үгезне хәтерләтә". Ирекле татар шагыйрен милләткә рух бирүче дип атадылар

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә шагыйрь Ркаил Зәйдулланың “Янды сөю чатырлары” исемле өр-яңа шигырь китабы тәкъдим ителде.

news_top_970_100
"Ркаил Зәйдулла ул көтүдәге үгезне хәтерләтә". Ирекле татар шагыйрен милләткә рух бирүче дип атадылар

Кичә беренче һәм бердәнбер ирекле яңа татар шагыйре ирекле сәхнәдә үзенең ирекле кичәсен уздырды. Сүз Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла турында бара.

Фикеремне аңлатып узам. Ркаил Зәйдулла – иҗатын төп хезмәте итә алган бердәнбер язучы. Баш һәм гади мөхәррир, рәис, чиновник булып эшләгән бик күп каләмдәшләреннән аермалы буларак, ул иҗаты белән тамак туйдыра. Башкалардан аермалы буларак, ул иҗат белән, төп эш вакытында да шөгыльләнә ала. Хезмәт кодексында билгеләнгәнчә, атнасына 40 сәгать хезмәт вазыйфасына башкарганнан соң түгел.

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә узган кичә шагыйрьнең “Янды сөю чатырлары” исемле өр-яңа шигырь китабын тәкъдим итүгә багышланган иде. Әмма Ркаилның киң күңеле һәм зур иҗаты шигырь китабын тәкъдим итү форматына гына, әлбәттә, сыеша алмады. Концерт Ркаилның үз иҗаты кебек зур, катлаулы. Автор үзе бөтен жанрларны колачлаган кебек концерты да бөтен жанрларның бер “винегреты” иде. Ә инде сәхнәнең ирекле булуы – режиссурага буйсынмауда. Сәхнәгә чыгучылар үзләрен шулкадәр ирекле тоттылар ки, җитди шигыре дә, анекдоты да, озын рәсми чыгышлар да, төрле форматтагы җырлар да барысы да бер букетка әверелгән иде.

Башта китап турында берничә сүз. Биредә Ркаилның нигездә соңгы елларда язылган шигырьләре кертелгән. Лирик шигырьләр. “Үземә ошаганнарын гына керттем, шуңа ул юка да”, - ди авторы.

Игътибар белән карасаң, китапта 16+ тамгасы да бар. Китапны укып чыкмыйча торып, авторның балалардан нәрсә яшергәнен тәгаен гына әйтеп булмый. Әмма китапның 42нче битендәге исемсез шигырьнең “Анасын сатыйм” дигән сүзләр белән тәмамлануы күзгә чалынды. Хәер, китапның мөхәррире Галимҗан Гыйльманов “Интим мәхәббәт лирикасы” дип билгеләп узды.

“Без әле андый Ркаилны белеп бетермибез, - диде ул. – Күңелнең иң ерак почмакларына барып җитә торган тойгылар. Биредә бу хисләрнең гөнаһлы җирдән изге күккә кадәр амплитудасы. Болар бөтенесе мине редактор буларак та, шагыйрь буларак та шаклар катырды”.

Галимҗан Гыйльманов “Күк гөмбәзенә үрелә күңелнең ак түбәләре”, - дигән юлларны да китерде.

“Ркаил оратор, трибун. Анда гражданлык лирикасы көчле. Ул безнең карап торган шәхесебез, татарны яклар һәм саклар шәхесебез. Ә аның күңелендә ниләр бар? Ул әле шигырьләрендә үксеп елый да ала икән”, - ди китапның редакторы.

Китап нибарысы 1200 тираж белән чыккан. Шагыйрь үзе “Шигырь китабы өчен әйбәт инде”, - дисә дә, бу Ркаил Зәйдулла дәрәҗәсендәге шагыйрь өчен гафу ителмәслек дәрәҗәдә аз. Тиз арада сатылып бетеп, өстәмә тиражлар булыр дип өметләник.

Инде китапны тәкъдим итү кичәсе турында.

Китап тәкъдим итү кичәсен Айгөл Нәбиуллина белән Идел Кыямов алып барды.

Башта бөтен шартын китереп рәсми өлеш әзерләнгән иде. Рәсми спикерлер – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Рәмис Аймәтов.

Шагыйрь кичәсендә хәтта профессиональ чиновник та югары материяләр турында хисле чыгыш ясады. “Килеп керүгә безне дулкын эләктереп алды, моның сәбәпчесе – Ркаил, чөнки мондый кичәләр узганда сәбәпчесенең рухы шушы залга иңә”, - дип сүз башлады Ринат Зиннурович. – Ә инде кичә ахырына аның күңеле залда утыручы милләттәшләребез белән бер дулкында тибрәлә торган була”.

“Шушы гамәл безнең милләтне бик бәхетле милләт дип атарга нигез бирә. Безнең турында башка милләтләр матур сүзләр әйтәләр. Без - китаплы халык, - ди Ринат Зиннуров. – Туксанынчы елларда күтәрелгән халыкның бик зур мөмкинлекләре ачылды. Без бердәм рух белән яшәвебезне расладык”.

Ринат Зиннурович Ркаил Зәйдулланың туган төбәге булган Чувашиягә адреслап та җылы сүзләрен әйтте. Аларның икътисади нык яшәвенә басым ясады. “Утызынчы елларда кулакларны бетереп, тамырларын корытканнар. Шөкер, авылларда шушы катлам барлыкка килде, - диде ул. – Яңа базар шартларында үз хезмәтләре белән яшәргә өйрәнгән егетләребез-кызларыбыз бүген дә бар. Чувашстан Республикасында ул катлам һәр авылда бар”.

“Шушы як халкы Ркаил кебек егетне тудырырга һәм татар дөньясына бирергә тиеш иде. Ул табигый. Бөтендөнья татар конгрессы Ркаил Зәйдулла кебек шагыйрьгә таяна. Ул кешеләребезне рухи савыктыруга зур өлеш кертә”, - диде ул һәм Ркаил Зәйдулланың залда утырган әнисенә рәхмәтләрен әйтте.

“Безнең классикларыбыз Мөхәммәт Мәһдиевлар, Илдар Юзеевлар Ркаил Зәйдуллага бик яшьли игътибар иттеләр һәм алар шундый шәкертләре булуга бик сөенеп ята торганнардыр. Заманында Сибгат Хәким: “Мин Ркаилның шигырьләрен укысам, үземне бер стакан ркацители шәрабын эчкән кебек хис итәм” дип әйтә торган булган, - диде Рәмис Аймәт. - Ркаил татар әдәбиятында берничә жанрны буйсындырып киң колач белән иҗат итә торган язучыбыз. Ул шигъриятта булсын, прозада булсын, драматургиядә булсын, балалар әдәбиятында булсын, публицистикада булсын – бердәй иҗат итә торган әдибебез. Ул нинди генә жанрда иҗат итмәсен – шагыйрь булып кала. Бүгенге көндә ул профессиональ иҗат белән генә шөгыльләнүче, үз каләме белән үзен тәэмин итүче зирәк авторларыбызның берсе”.

Татарстан Язучылар берлеге сүзен шагыйрьнең каләмдәшләре Газинур Морат белән Рүзәл Мөхәммәтшин дәвам иттеләр. Хәер, мактауга корылган сүз белән түгел, шигърият белән.

Сүз уңаеннан, Рүзәл Мөхәммәтшин – театр өлкәсендә инсценировка һәм тәрҗемә мәсьәләсендә Ркаилның шәкерте. Театрлар тәрҗемә мәсьәләсендә шушы ике шагыйрьгә еш мөрәҗәгать итә.

Камал театры артистларыннан Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Хафизов, Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй, Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша, яшь артистлар Гөлчәчәк Гайфетдинова, Фәннүр Мөхәммәтҗановлар шагыйрьнең шигырьләрен һәм прозасын укыдылар.

Камал, Кариев, Минзәлә, “Әкият” курчак театры артистлары Ркаил Зәйдулланың драматург булуын күрсәтте. Илдус Габдрахманов белән Миләүшә Шәйхетдинова Камал театрының репертуарыннан төшсә дә, халык күңеленә тирән кереп калган “Үлеп яратты” спектаклен искә төшерде. Татарстанның халык артисты Фирая Әкбәрова Ркаил Зәйдулланың “Саташкан сандугач” пьесасы буенча кайчандыр Камал театрында барган спектакленнән җыр башкарды. Кариев театры реперуардан төшмәгән “Артист” спектакленнән өзек уйнады. Минзәлә театры үзенең яшь, талантлы артистын – “Иблис” спектаклендә Иблис ролен башкарган Рөстәм Зиннуровны җибәргән иде. “Казан” милли-мәдәни үзәге сәхнәсендә кеше куркытып Иблис монологы яңгырады. 

Түбән Кама театры сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиев артистларсыз, үзе генә килгән. “Ркаил ул көтүдәге үгезне хәтерләтә. Көтүдәге үгез бит берсенә дә тыңгылык бирми, әле берсен төртә, әле икенчесен... Гел шулай көтүне бутап тора. Ркаил да шуның кебек. Башы да үгезнеке кебек зур. Ул милләтебез эчендә көтүдәге үгез кебек күз алдына килде. Милләтебез эчендә шундый көчле кешеләр күбрәк булсын иде. Без алардан рух алыр идек”, - диде ул. Рөстәм Галиев иң кыен чагында үзенә Ркаилның ярдәм итүен, кул сузуын ассызыклады: “Аның ярдәмен тоеп, мин дә сөзә торган үгезгә әйләндем”, - диде ул.

Искәртеп үтәбез, сүз Түбән Кама театрының Рөстәм Галиев пьесасы буенча куелган “Карурман аша...” балалар спектакле турында бара. Бу спектакль татар җәмәгатьчелеге тарафыннан уңай кабул ителмәде, авторларга матбугат һәм социаль челтәрләр аша һөҗүм башлангач, Ркаил Зәйдулла спектакль һәм спектакль тирәсендәге вазгыять буенча уңай язма бастырды.

Чаллы театры директоры Рашат Фәйзрахманов та үзе килгән иде. Ул театрның иң популяр спектакльләренең берсе Ркаил Зәйдулла инсценировкасы буенча куелуын искә алды. Сүз популяр татар язучысы Зифа Кадыйрованың романы буенча куелган “Язмыш сынавы” спектакле турында бара. Ә инде Ркаил Зәйдулла кичәсенә директор театрның яшь актрисасы Гөлинә Минһаҗеваны алып килгән иде. Гөлинә – быел “Яратылмый калган ярлар” спектакле белән “Дебют” премиясен алган актриса.

“Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулланың яңа статустагы беренче чыгышы да Ркаил Зәйдулла кичәсендә булды. Ул яшь артист Ислам Вәлиев белән бергә заманча перфоманс тәкъдим итте. Эстрада җырлары һәм “Мишәр” фольклор ансамбле барабаннары гөрләп торган залда заманча бию хәрәкәтләренә корылган чыгыш “яңа сулыш” булып яңгырады. Залда иң зур театр премиясе лауреатының атасы Рабит Батулла да утыра иде. 

Ә шулай да бу кичәнең иң бәхетле кешеләре, авторның үзеннән дә бәхетлерәкләр, Чичкан авылы ханымнары иде. Аларның кыр казлары кебек тезелешеп сәхнәгә чыгулары да, залга кереп-чыгып йөрүләре “бүген кем хуҗа” булуын күрсәтеп тора иде. Что сез, шушы авыл бүләк иткән ләбаса татар милләтенә Ркаил Зәйдулланы дигән шәхесне! Горурланырлыклары гына түгел, патшаларча йөрергә дә хаклары бар.

Фойеда Ркаил Зәйдулланың китаплары сатылды. Ә сәхнәгә чыгучы артистлар һәм шагыйрьләр китапны бүләк буларак кабул итеп алдылар.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы шагыйрьнең яңа китабын тәкъдим итү уңаеннан оештырылган кичәне онлайн күрсәтте. Залда кичәне 300 кеше караса, онлайн белән тагын 400 кеше карады. Кичәнең видеоязмасы “Татар-информ” сайтына эленгән, аны хәзер дә карарга мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100