Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ркаил Зәйдулла татар телен укытуны прокуратура тикшерүләре турында чыгыш ясады

Депутат уку йортларында тикшерүләр уңаеннан «Солнце» мәктәбе директоры Павел Шмаковка бер татар теле укытучысының зарланып язган хатын укыды.

news_top_970_100
Ркаил Зәйдулла татар телен укытуны прокуратура тикшерүләре турында чыгыш ясады
Рамил Гали

ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла алтынчы чакырылыш парламентның җиденче утырышында мәктәпләрдә прокуратураның туган телне укыту мәсьәләсендә тикшерүләренә фикерен белдерде.

«Мин үткән сессияләрнең берсендә татар теленең мәктәпләрдәге аяныч хәле турында сөйләгән идем инде. Әлбәттә, берни дә үзгәрмәде, киресенчә, телебезнең даирәсе торган саен кысыла гына бара. Менә Татарстан прокуратурасының 28 январьдагы әмере белән мәктәпләрдә тагын тикшерүләр башланган. Татарстан мәктәпләрендә бу тикшерүләр 6 февральдән 4 мартка кадәр дәвам итәчәк», — диде Ркаил Зәйдулла.

Депутат белем бирү телләрен билгеләүче актларның федераль, төбәк законнарга тәңгәллеге тикшерелүен әйтте. «Хикмәт нәрсәдә? Нигә мондый өзлексез тикшерүләр? Минем белүемчә, мондый хәл бүтән бер генә милли республикада да, өлкәләрдә дә юк. Мин хәтта Якутия-Сахадагы коллегаларга да шалтыраттым», — диде ул.

Депутат «Солнце» мәктәбе директоры Павел Шмаковка бер татар теле укытучысы язган хатны укыды. Анда укытучы эш программалары, календарь-тематик планнарны үзгәртергә кушуларына, августта директор имзасы белән кабул ителгән документларны төзәтергә мәҗбүр булуларына зарлана. Шулай ук, электрон журналда темалар, өй эшләре рус теленә тәрҗемә ителергә тиешлеге турында язылган.

«Безне беркем дә яклый алмыймыни? Татарстанның бөтен мәктәпләрендә хаос. Татар теле укытучылары дәресләргә әзерләнергә өлгерми, эш программаларын, тематик планнарны күчереп утыра. Бу дөресме, законлымы?» — дип сораган укытучы.

Педагог татар авылындагы балалар бакчасында биш көннең өчесендә балалар белән бары тик русча сөйләшергә мәҗбүр итүләрен әйтә.

«Бу — җан авазы. Әлеге укытучы беркемнән бернинди дә ярдәм көтми, үзе кебек гади бер укытучыга зарын гына түгә. Чөнки ике ел элек һәм хәзер дә, мәктәп директорларыннан фәкать Павел Шмаков кына татар телен яклап сүз әйтә алды», — диде Ркаил Зәйдулла.

Татарстан прокурорының беренче урынбасары Сергей Старостин прокурор тикшерүләре, беренче чиратта, экстремизм, террорчылыкны кисәтү йөзеннән уздырлганын әйтте. Былтыр кайбер субъектларда, Казанда да корал алып керү, тоткынлыкка алу кебек күңелсез вакыйгалар булганын искәртте. Шул ук вакытта тел белән бәйле эшчәнлек тә тикшерелүен, Мәгариф министрлыгыннан, Рособрнадзордан белгечләр җәлеп ителгәнен билгеләп узды.

«Гражданнардан мөрәҗәгатьләр, гаризалар булса, кабул итәргә әзермен. Ләкин мин ышандырам: тикшерүләр гадел, дөрес уза, бүгенгә кисәтүләр, искәрмәләр юк. Сишәмбе төгәлләнәчәк, нәтиҗә ясалачак», — диде Старостин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100