Ризат Рамазанов: «Биюче егетләр табу кыен, яшьләрнең гастрольләргә чыгып эшлисе килми»

Соңгы вакытта эстрада артистларыннан төркемнәре алышыну, биюче, музыкантларының эштән китүе турында еш ишетергә туры килә. Хәлләрен сорап, җырчы Ризат Рамазановка шалтыраткан идем. Алар төркемендә дә шундыйрак хәл икән. Зинира белән Ризат та алдагы сезон алдыннан коллективларына яңа кешеләр кабул итәләр.
Ризаттан ни өчен яшьләрнең төркемдә озак эшләмәүләре турында сорап алдым.
Төркемебездә үзгәрешләр бар, егетләрнең кайсы килә, кайсы китә. Яңа төркем җыябыз, аларга чыгышлар әзерлибез. Чыннан да, коллектив ел саен диярлек яңарып тора. Төп сәбәбе – хәзер яшьләрнең гастрольләргә чыгып эшлисе килми. Яңа буын үсеп җитте. «Зумерлар» дип атыйлармы әле аларны? Күп кешенең эшләмичә генә акча аласы килә.
Мәдәният өлкәсенә биюче егетләр табуы аеруча авыр. Ни өчен дигәндә, бу юнәлештә уку йортларында бюджет урыннары 1-2 генә икән. Кайсы ир-атның 150 мең сум түләп биючегә укыйсы килсен!
Төркемдәге егетләребезнең күбесе укый-укый эшли. Үзләренең эшлиселәре килсә дә, әти-әниләре «укып бетерсен инде» дип сорый. Кемдер 7-8 ел эшләп арый, өйләнә, гаиләсе, балалары белән буласы килә. Гастрольләр алар – тормыш мәктәбе инде. Ел буе кешене үзеңне сәхнәдә ничек тотарга, әдәплелеккә, тәртипкә өйрәтәсең. Эшләргә өйрәтеп беткәч кенә китәләр дә баралар.
Биючеләрнең барысы да бию куя белми. Без аларга хореографлар ярдәмендә биюләр куябыз, костюмнар тектерәбез. Музыкантларга аранжировкалар эшләтәбез. Сәхнәдә дөрес хәрәкәтләнергә, елмаерга, оялмаска өйрәтәбез. Менә шуңа да, «китәбез» дип килсәләр, читен булып китә. «Алыштыргысыз кеше юк», – диләр бит инде. Шулай да, кешене җаның-тәнең биреп өйрәткәч, алга таба да эшләсәләр рәхәтрәк булыр иде, – ди Ризат.
Җырчы фикеренчә, гастрольләргә йөргән вакытта биюче, музыкант егетләрнең төп вазифаларына тагын бер йөк – аппаратура ташу өстәлә. Күпләрне әнә шул да куркыта.
Ике «Газель» аппаратурабыз бар. Концерт саен аларны ташырга, куярга, кабат сүтәргә, җыярга һәм яңадан машинага ташырга кирәк. Шул ягы да ошамый яшьләргә. Аерым аппаратура ташый торган кеше алсаң, 25-30 кеше йөртергә, аларны кундырырга, ашатырга кирәк. Ә билет бәясен артык күтәреп булмый. Ник дигәндә, концертларга гади халык, авылдагы әби-бабайлар йөри.
Мәдәният өлкәсенә генә түгел, барлык өлкәләргә дә кагыла инде бу эшчеләр табып булмау проблемасы. Егетләрнең күбесе махсус операциядә булу да тәэсир итәдер.
Ә без, артистларга килгәндә, әйтүемчә, егетләргә кытлык. Гомумән, күп кешенең башка эштә, мәсәлән, төрле маркетплейсларның өләшү пунктында эшләп, өенә кайтып йоклыйсы килә. Чөнки гастроль тормышы җиңел түгел. Унар көнгә чыгып китәсең. Әле без егет-кызларга болай да шартларны яхшыны куябыз. Әйбәт кунакханә табарга тырышабыз, ашауны кайгыртабыз. Мин яшьләрнең әти-әниләре белән дә шалтыратып сөйләшәм. «Без – гаиләле пар, күз-колак булабыз, барысы да тәртиптә булыр», – дим. Әти-әни, барыбер дә, борчылып тора бит инде, – дип сөйләде Ризат.
Тик, командага яшьләр килүнең уңай яклары да бар икән. «Яшьләр белән без үзебез дә бераз яшәреп китәбез», – дип көлде Ризат.