news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Риваять» этно төркеменең 15 еллык юбилее: «Бәргәләнмибез, юлыбызны үзебез ерып барабыз»

Казанның «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Риваять» төрки-татар этно төркеменең 15 еллык юбилей концерты узды. Руслан Габитов җитәкчелегендәге коллектив әлеге вакыт аралыгында милли музыканы саклаучы һәм популярлаштыручы иң якты төркемнәрнең берсенә әверелде. Юбилей кичәсендә «Интертат» хәбәрчесе дә булып кайтты.

news_top
«Риваять» этно төркеменең 15 еллык юбилее: «Бәргәләнмибез, юлыбызны үзебез ерып барабыз»
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Риваять» төркеменең юлы 2011 елда башланган. «Риваять» – «хикәят», «тарих» дигәнне аңлата, концерт та әлеге сүзләрне төгәл дәлилләде. Юбилей тамашасында онытылып барган халык көйләрен ишетергә, борынгы музыка уен коралларына сокланырга һәм халкыбызның борынгыдан калган гореф-гадәтләре, йолалары белән танышырга мөмкинлек булды. Чыгышлар борынгы риваятьләр һәм легендалар белән баетылган иде.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Без дөрес юнәлештә»

Бүгенге көндә «Риваять» коллективында 15 кеше эшли. Алар барысы да – югары белемле профессиональ музыкантлар. Төркемнең үзенчәлеге – уен кораллары. Аларның чыгышларында борынгы башкорт, татар курае, думбра, сорнай, кубыз, борын кубыз һәм башка 30дан артык борынгы милли уен коралларын ишетергә була.

Төркемнең җитәкчесе, музыкант, җырчы Руслан Габитов әйтүенчә, бүген этник музыкага кызыксыну арта, шуңа күрә коллективның төп максаты – борынгы музыкаль әсәрләрне яшьләргә һәм башка милләт вәкилләренә матур итеп, югары дәрәҗәдә җиткерү.

«15 ел күп тә түгел, инде аз да түгел шикелле. Әлеге көннәрдә шундый нәтиҗәгә килдем: юкка гына эшләмәгәнбез, без дөрес юнәлештә. Без төрле якка бәргәләнмибез, авырмы-җиңелме – үз юлыбызны үзебез ерып барабыз. Моны тамашачыларыбызның игътибары, чыгып котлаган шәхесләребез дәлилли. Әлбәттә, без үзебез генә булдыра алмыйбыз. Уңыш – безнең артистларыбыздан, безнең тирәдәге бөтен татар шәхесләреннән тора. Алар белән бергә без үсәрбез, татар милләтен тагын да югарыга күтәрербез дип ышанам.

Авырлыклар бармы, дип сорыйлар. Алар булырга тиеш, алар булмаса, кызыгы да булмас иде. Уен коралларын ясатырга, солистлар табарга – аның нечкәлекләре бик күп. Ләкин иң авыры, шул ук вакытта иң рәхәте – кеше белән эшләү. Бездә, «Риваять» төркемендә искиткеч җылы мохит хөкем сөрә, без бер-беребезне аңлыйбыз һәм бер гаилә булып яшибез, бу иҗатка да, көндәлек тормышка да бик нык тәэсир итә», – дип сөйләде ул.

Руслан Габитов: «Юкка гына эшләмәгәнбез, без дөрес юнәлештә»

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Миссиябез – тарихны, гореф-гадәтләребезне саклау»

«Риваять» төркемендә барысы да универсаль артистлар. Алар бер үк вакытта диярлек төрле уен коралларында уйный, җырлый һәм бииләр. Кыскача әйтсәк, кулларыннан килмәгән эш юк. Гөлфия Шәрәпова да шундыйлардан, ул төркемдә 12 ел чыгыш ясый. Җырлый, бии, баянда да уйный. Көчле ягым – вокал, ди, төркемгә килгәч, курай тавышын ишетеп, аның моңына гашыйк булган. Бүген әлеге коралны да үз итә.

«Безнең иң төп миссиябез – тарихны, гореф-гадәтләребезне саклау. Саклау гына түгел, үстерү һәм киләчәк буынга тапшыру. Алар да әлеге җырларны җырласын, белсен дип тырышабыз. «Риваять»кә килгәнче, иҗади коллективларда эшләгәнем юк иде. Эшли башлагач, әлеге юнәлеш ошады, бу – безнең тамырларыбыз. Күңелем шуңа тартыла, халык җырларына, әби-бабаларыбыз тыңлаган музыкага мөкиббән мин», – дип уртаклашты ул.

«Риваять» төркемендә барысы да универсаль артистлар

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Мондый ансамбль белән горурланырга хакыбыз бар»

Бүген татар дөньясында борынгы төрки мәдәниятне һәм музыка коралларын өйрәнүчеләр, аларны халыкка җиткерүче галимнәребез күп түгел. Аларның берсе – күренекле фольклорчы-галим, этномузыка белгече, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе доценты Геннадий Макаров. Ул концертка югары бәя бирде.

«Әгәр сәхнә белән фән уртак тел таба икән, бик күп файдалы, кирәкле эшләр эшләп була. Бу концерт шуның бер дәлиле. Әлеге ансамбль соңгы елларда ныгыды, ләкин аның башлангычы тагын да тирәнрәк. Советлар Союзы таркалгач, безнең гасырлар буена җыелган, яшерелгән мирасыбыз әкренләп кире кайта башлады.

Бүген без әлеге мирасны тыңлый да алабыз. «Риваять» ансамблен чын күңелдән котлыйм, мондый ансамбль белән горурланырга хакыбыз бар. Алдагы көндә дә әлеге җырларны, уйнаган уен коралларын онытмабыз, дип ышанам. Әлеге уен коралларын бабаларыбыз мең еллар элек кулланган. Алар бераз онытылган иде, ләкин хәзер кире, яңа сыйфатта кайтты.

Бүгенге замана җырларны барыбер бераз эстрада белән бәйләргә куша. Әлеге кушылыш бик матур яңгырады, шуңа күрә концертны «Риваять» төркеменең генә түгел, татар музыкасының бер матур бәйрәме дип атый алабыз», – диде ул.

Геннадий Макаров: «Концертны «Риваять» төркеменең генә түгел, татар музыкасының бер матур бәйрәме дип атый алабыз»

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Залларыгыз тулып торсын!»

Юбилей тамашасы булгач, концерт программасы рәсми котлаулар белән үрелеп барды. Төркемгә ТР Министрлар Кабинеты, Бөтендөнья татар конгрессы һәм башка дәүләт оешмалары рәхмәт һәм котлау сүзләрен җиткерде.

Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова:

«Нәкъ 5 ел элек «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә очрашкан идек. Быел тагын күркәм юбилейга җыелдык. Сезнең иҗат юлыгыз белән кызыксынабыз, карыйбыз, тыңлыйбыз. Сезнең тарихны өйрәнгәнегезне беләбез, безгә мәдәни мирасыбызны баетып, халкыбызга шундый матур җырларыбызны җиткерәсез. Алдагы көннәрдә дә юлларыгыз һәрвакыт уң булсын, залларыгыз тулып торсын!».

Ләйсән Низамова: «Нәкъ 5 ел элек «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә очрашкан идек. Быел тагын күркәм юбилейга җыелдык»

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сөләйман Рәхимов:

«Татар халкы бик батыр, тырыш, бай халык. Башка төрки халыклар белән чагыштырганда безнең әби-бабаларыбыз шулкадәр зур мирас калдырганнар. Кайвакыт, без әлеге мирасны күтәрә алабызмы дип тә уйлап куям.
«Риваять» төркеме безнең музыкаль мирасыбызны күтәреп, матур итеп алга алып бара. Сезгә 30, 50 еллык юбилей концертларыгызны да тулы заллар белән уздырырга язсын!»

Сөләйман Рәхимов: «Риваять» төркеме безнең музыкаль мирасыбызны күтәреп, матур итеп алга алып бара»

Фото: © «Интертат», Зөлфия Шәвәлиева

Концертның беренче өлешендә җитди, моңсу җырлар, борынгы легендалар яңгыраса, икенче өлеш татар халкының күңелле йолаларын һәм халык уеннарын күрсәтүгә багышлаган иде. Уеннарга тамашачылар да бик теләп кушылды. Концерт тәмамлангач, аларның көчле алкышлары һәм ихлас елмаюлары артистлар өчен иң югары бәя булгандыр.

Уеннарга тамашачылар да бик теләп кушылды

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар