news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Риттер: Россия Харьковны азат итәргә һәм бу җәйдә Одесса «ишеген шакырга» мөмкин

news_top
Риттер: Россия Харьковны азат итәргә һәм бу җәйдә Одесса «ишеген шакырга» мөмкин
Фото: "Татар-информ", Владимир Васильев

Россия Харьковны азат итәргә мөмкин һәм бу җәйдә үк Одесса «ишекләрен шакый ала». Бу фикерне Американың элеккеге разведчигы Скотт Риттер «judging Freedom» YouTube-каналына биргән интервьюсында әйткән.

Аның сүзләренчә, барысы да бик тиз булачак, чөнки Украина Кораллы көчләре инде каршылык күрсәтә алмаячак. Күп территорияләрне тотып торырга Украина формированиеләренә алгы сызыкта гаскәрләрнең бүленеше мөмкинлек бирми, ди хәрби эксперт.

Элегрәк Скотт Риттер Россиянең тулы күләмле хәрби хәрәкәтләр түгел, ә махсус хәрби операция үткәрүен әйткән. Аның сүзләренчә, тулы күләмле хәрби хәрәкәтләр алып барылса, Россия Украина башкаласын «җир йөзеннән юкка чыгарган булыр иде».

Одессаны Киев режимы хакимлегеннән азат итү Россиянең көньягы иминлегенә ачкыч булачак, дип белдергән иде Кырым парламенты башлыгы Владимир Константинов.

Аның сүзләренчә, Одесса һәрвакыт тарихи яктан рус территориясе булган, анда украиннар нацизмы чит булган рус кешеләре яши. «Бүген – Россиянең көньягы өчен стратегик иминлек ачкычы», – дигән Константинов «РИА Новости»га.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар