Бүген, 31 мартта, Украинада президент сайларга тиешләр иде. Ләкин, хәрби хәл аркасында, бу юлы Президентны билгеләмәскә булдылар. Владимир Зеленскийның вәкаләтләре срогы тәмамлангач, ул дәүләтнең легитим башлыгы булудан туктый, дип белдерә Россия. «РБК» сайты бу темага күзәтү әзерләгән.
Ни өчен Украинада сайлауны көттеләр?
2024 елның 31 мартында Украинада президент сайлау узарга тиеш иде. Конституция нигезендә, алар мартның соңгы якшәмбесендә, гамәлдәге дәүләт башлыгының вәкаләтләре тәмамланган елда үткәрелә. Владимир Зеленскийның вәкаләтләре 20 майда тәмамлана, әмма сайлаулар билгеләнмәгән. 2023 елның җәендә шулай ук октябрьгә планлаштырылган Югары Радага сайлаулар да гамәлдән чыгарылды.
Киев позициясе моның юридик нигезләрен түбәндәгечә аңлата: 2022 елның 24 февраленнән илдә хәрби хәл гамәлдә, ул Рада тарафыннан 3 ай саен озайтыла; аның хокукый режимы турындагы закон бу шартларда Конституцияне үзгәртүне, Президентны, Раданы һәм җирле үзидарә органнарын сайлауны тыя. Сайлау процессын хәрби хәл режимы гамәлдән чыгарылганнан соң яңадан башларга мөмкин булачак, Сайлау Кодексында сайлау датасын хәрби хәл туктатылганнан соң 1 ай эчендә билгеләргә кирәк икәне язылган.
Гомумән, Радада «сайлауларны илдә сугыш хәрәкәтләре тәмамланганнан соң гына үткәрергә мөмкин» дигән килешү бар, фракция башлыклары тиешле меморандумга 2023 елның ноябрендә кул куйды.
Шулай да, 2023 ел дәвамында Украинаның Көнбатыш партнерлары Киевны Президент сайлап куярга чакырды. Башта май аенда моңа Европа Советы Парламент ассамблеясы (ПАСЕ) спикеры Тини Кокс өндәде: ул Украинаның агымдагы шартларда сайлауларны тыюын таныды, әмма украиннарга «бу проблеманы хәл итәргә кирәк» диде.
«Ничек эшләргә кирәген күрсәтү безнең мәсьәләбез түгел, әлбәттә, әмма, Украина ирекле һәм гадел сайлаулар оештырырга тиеш. Чөнки бу – Сезнең Европа Советы уставы буенча булган бурычыгыз. Һәм, әлбәттә, сез моны эшләячәксез, – дип белдергән ул «Европейская правда»га биргән интервьюсында. – Чөнки әгәр дә сез моны эшләмәсәгез, үзегездә «Россия Украинага каршы башлаган бу сугышта без нәрсә якладык?» дигән сорау туачак».
Кокс сүзләренчә, «сайлаулар идеаль булмаса» да, Киевка карата бернинди сораулар да булмаячак, әгәр мондый тавыш бирү булмаса, алар барлыкка киләчәк, чөнки «сайлауларсыз демократия мөмкин түгел».
Август аенда Киевка сәфәре вакытында шундый ук таләп белән Америка сенаторы – республиканец Линдси Грэм чыгыш ясаган. «Мин бу илдә ирекле һәм гадел сайлаулар уздыруны телим, хәтта аңа һөҗүм вакытында да. Америка халкы Украинаның үзгәргәнен белергә тиеш. Элек бу бик коррупцияле ил иде», – дигән ул һәм 2024 елда. Линдси Грэм Украина өчен тавыш бирүнең демократияне булдыруда чираттагы адым булуын өстәгән.
Бу темага югарырак дәрәҗәдәге рәсми затлар тыйнак кына чыгыш ясады. Европа комиссиясе башлыгы Урсула Фон Дер Ляйен, 2024 елның февралендә сайлау Украинаның эчке эше, ди һәм аңа комментарий бирми. АКШ та шул ук позициядә. 31 мартка кадәр 1 атна элек Дәүләт Департаментында Украинада сайлаулар узуын теләүләрен әйттеләр, әмма сугыш хәрәкәтләре фонында моны эшләү никадәр авыр икәнен аңлыйлар. «Шуңа күрә ахыр чиктә бу мәсьәләләрне украин халкы хәл итәргә тиеш», – дип белдерде журналистларга 25 мартта ведомство вәкиле Мэтью Миллер.
- Украина халкының күпчелеге илдә хәрби хәрәкәтләр шартларында сайлау уздыруга каршы. 2023 елның декабрендә Киев халыкара Социология институты (КМИС) сораштыру мәгълүматларына караганда, сораштыруда катнашучыларның 84% тавыш бирүне кичектерергә теләк белдергән. 2024 елның февралендә КМИС гражданнарга берничә сценарий тәкъдим итә, һәм 69%, Владимир Зеленский хәрби хәл тәмамланганчы президент булырга тиеш, дигән вариантны сайлый; 15% сайлаулар өчен чыгыш ясый (шуның 11% – тиешле законнарны үзгәртү өчен, 4% – хәрби хәлне туктату өчен); 10%, Зеленский вәкаләтләрен тапшырырсын һәм, яңа президент сайланганчы, аның бурычларын Югары Рада спикеры башкарсын, дигән фикерне хуплый; 6% кеше җавап тапмаган.
Ни өчен Зеленский сайлау уздыру мөмкин хәл булын әйткән?
Барлык закон чикләүләренә карамастан, Владимир Зеленский үзе тавыш бирү мөмкин хәл булуын әйтә. 2023 елның августында ул хакимиятне тотмавын һәм сайлауларны үткәрергә теләвен, әмма берничә шарт үтәлергә тиеш булуын әйтә: законнарга төзәтмәләр кертергә, Көнбатыштан якынча 5,5 млрд доллар финанс ярдәме алырга, окопларга халыкара күзәтүчеләрне җибәрергә һәм Европада Украина качаклары өчен тавыш бирү оештырырга.
Декабрьдә Зеленский тавыш бирүгә әзер булуын кабатлый, әмма шулай ук украиннарның үзләре сайлауны үткәрүне «хәвефле һәм мәгънәсез» дип санавын ассызыклый. Берничә атнадан соң, 2023 ел нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясендә, ул Украина законнары буенча «сугыш вакытында сайлаулар үткәрергә ярамый» дип белдерә. «Без Украина законнары нигезендә генә эш итә алабыз. Мин Украина кануннары нигезендә яшим. Һәрхәлдә, моның өчен барысын да эшлим», – ди Зеленский.
Сайлаулар барыбер узсын өчен, Украинага хәрби хәлне гамәлдән чыгарырга кирәк иде, бу – бик үк мөмкин хәл түгел, яки законнарны үзгәртергә, ә аннары Конституция суды карарын алырга кирәк, дип билгеләп үтә Украина сәясәт институты башлыгы Руслан Бортник. Сайлаулар исә хәрби хәл режимында, ирекле сәяси конкуренциясез һәм массакүләм мәгълүмат чаралары катнашмаса, түбән дәрәҗәдәге легитимлыкка ия булачак һәм «Украинада хакимиятне законсыз алу турында» Россия позициясен ныгытачак, дип дәвам итә эксперт.
- 2024 елның март башында Украинаның SOCIS социология компаниясе, әгәр тавыш бирү булса, украиннар кемне президент итеп сайлар иде, дигән сораштыру нәтиҗәләрен чыгарган. Беренче урында Украина Кораллы көчләренең элеккеге башлыгы Валерий Залужный – 41,4%. Зеленский – 23,7%; экс- президент, Европа теләктәшлеге партиясе лидеры Петр Порошенко – 6,4%; Дмитрий Разумков – 5,6% җыяр иде. Икенче турда сайлаучыларның 67,5% Залужный өчен, 32,5% Зеленский өчен тавыш бирергә әзер.
Украинада Президент сайлау Россия белән потенциаль сөйләшүләргә ничек бәйле?
20 майда Зеленскийның мандаты беткәч, ул легитимлыгын югалтачак, дип сөйли Россиянең рәсми затлары. БМО каршындагы Россиянең даими вәкиле Василий Небензя 22 мартта узган утырышта Мәскәүнең кем белән «хәтта гипотетик рәвештә булса да» тынычлык сөйләшүләре алып баруы турында сорау бирде. «Чөнки Киев диктаторының Президент сайлауларын, күрәсең, аларны югалтудан куркып, үткәрмәү, Украина Конституциясен бозып кабул ителгән бердәнбер карары аны 21 майдан бирле легитим түгел итә, – дип белдерде Небензя. – Киев хунтасы башлыгына ярдәм итү рейтингларының түбән төшүен исәпкә алып, сорау туа, ә ул хәзер кемне тәкъдим итә? Безгә кем белән диалог алып барырга?»
Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров билгеләп үткәнчә, 21 майга Зеленскийны президент итеп тану мәсьәләсе актуальлеген югалтырга мөмкин. «21 майда нәрсә булачак – әйдәгез, моңа кадәр яшик. Бәлки, безгә бернәрсә дә танырга кирәк булмас», – дип белдерде ул 28 мартта «Известия»гә биргән интервьюсында, нәрсә күздә тотылганын әйтмичә.
Украина Президентының офисы да легитимлык мәсьәләсенә бәйле борчыла. 2024 елның февралендә Украинаның «Зеркало недели» хәбәр иткәнчә, ил җитәкчелеге Конституция судына мөрәҗәгать әзерләгән. Конституция суды сайлауны хәрби хәл вакытында үткәрү мөмкинме икәнен һәм Зеленский 20 майдан соң легитим булачакмы икәнен ачыкларга тиеш. Ләкин, басма мәгълүматлары буенча, Президент командасында күпләр бу мөрәҗәгатьне соң дип саный; дәүләт башлыгы офисында да тиз һәм кирәкле карар алачагына ышанмыйлар.
Ә сөйләшүләргә килгәндә, сайлауларны күчерү аларның мөмкинлегенә ничек тәэсир итәчәген фаразлау мөмкин түгел, дип билгеләп үтә Украинаның сәясәт анализы һәм менеджменты институты директоры Руслан Бортник. Ул бу хәрби конфликт нәтиҗәләренә һәм Владимир Зеленскийның эчке үзгәрешләренә бәйле булачагын әйтә. «Чөнки сугышка кадәр «пеләш җен белән булса да» тынычлык турында сөйләшергә вәгъдә иткән кеше соңыннан аның турында хәтта Рим папасы белән дә сөйләшергә теләмәде», – ди эксперт.