Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ришатның күзләре яна» — Лилия Сәлахетдинова элекке ире белән табигатькә чыккан

Лилия элекке ире белән хәзер дә яхшы мөнәсәбәтләрдә.

news_top_970_100
«Ришатның күзләре яна» — Лилия Сәлахетдинова элекке ире белән табигатькә чыккан

Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова элекке ире Ришат Тимергалиев һәм тагын бер дусты белән табигатьтә ял иткән.

«Мине дусларым искиткеч матур күл янына алып килде. Айдар әйткән сүзендә торды һәм минем зур хыялымны тормышка ашырды.

Ришат та миңа кайчандыр һәрвакыт терәк булырга һәм кирәк вакытта ярдәм итәргә сүз биргән иде. Рәхмәт аларга. Бер сыналган дус — ике яңа дуска караганда әйбәтрәк шул», — дип яза ул инстаграмга.

Инстадуслары Лилиянең матур күлмәген мактаганнар. «Искиткеч күлмәк», «Мин сиңа сокланам, Лилия», Мондый матур кызны табигатькә ничек алып чыкмыйсың инде», «Сезгә кызыл төс бик килешә. Сәламәтлек, бәхет һәм тугры дуслар сезгә, Лилия», — дип комментарийлар калдырганнар.

«Ә Ришатның күзләре яна», — дип тә язганнар.

Лилия Сәлахетдинова элекке ире белән дуслар булып калуы турында сөйләгән иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100