Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин яңа һөнәр үзләштергән - ташлама белән газон чаба

Җырчы инстадусларына үз хезмәтләрен тәкъдим иткән.

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин яңа һөнәр үзләштергән - ташлама белән газон чаба
Солтан Исхаков

Ришат Төхвәтуллин Карамалы-Гобәйдәге туган йортының ишегалдындагы газонны бик матур итеп чабып чыкканнан соң, виртуаль дусларына да үз хезмәтләрен тәкъдим иткән. Ул тамашачысына ташлама ясарга җыена. «Үземнең чапкыч белән киләм. Бүген генә ташлама 50%, бәясе 250 мең сум», — дип язган ул.

Иң беренчеләрдән булып, җырчыны Фирдүс Тямаев үз участогына чакырган, алабуталарын чабып китүен үтенгән. «Түлке акча түли алмыйм, итегемне бүләк итсәм генә», — дигән ул. Ришат Тямаевның операциядән соң махсус «итек» белән йөрүе турында белми, ахры, нинди итек икәнлеген сораган.

«Безгә түгел», — дип язган җырчының сеңлесе Айгөл. Сезгә чабып бирдем бит инде, чыгып түлә», — дип шаярткан аны Ришат.

«Менә тагын, алпавыт… Халыктан ераклашмагыз. Бар алган әйберләрегез дә халык акчасына алынган, дәүләттән түгел, шуны онытмагыз», — дип комментарий калдырган берәү.

«Сине чакырсаң, ашатырга да кирәк буламы әле?»;

«Нигә бик арзан ул?»;

«250 мең түләсәләр, эскәк белән йолкып чыгам»;

«250 меңгә „Приора“ алып була бит. Әнә базарда 150 сум тора чалгы, ал да рәхәтләнеп селтә», — дигәннәр.

«Абау, жырлап кына акчаң җитмиме әллә? Кил, үзем бирәм. Акча миндә күп, айга 16500 сум пенсия алам», — дип Ришатның сүзләрен чынга алган инстачы да табылган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100