news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин виртуоз-баянчы Айнур Фатыйховны искә ала: «38 яшь тулган булыр иде»

Айнур Фатыйхов узган елның көзендә арабыздан китте.

news_top
Ришат Төхвәтуллин виртуоз-баянчы Айнур Фатыйховны искә ала: «38 яшь тулган булыр иде»
https://www.instagram.com/rishat_thv/

Шушы көннәрдә талантлы музыкант, виртуоз-баянчы Айнур Фатыйховка 38 яшь тулган булыр иде. Үзенең сторисларында Айнурны дусты, җырчы Ришат Төхвәтуллин искә ала. Ул аның белән бергә төшкән фотоларын һәм Айнурның искиткеч итеп музыка уен коралларында уйнаган видеоларын урнаштырган.

«Бүген талантлы баянистыбыз Айнур Фатыйховка 38 яшь тулган булыр иде. Моңнарың халыкка мирас булып калсын. Рухың шат, урының җәннәт түрләрендә булсын», — дип язганнар Ришатның фан-аккаунтында.

Айнур Фатыйхов узган елның көзендә үпкә авыруыннан вафат булды.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар