news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин турында китап чыгачак

Аны Мәскәүдә яшәүче җырчы Динара Рәхимова яза.

news_top
Ришат Төхвәтуллин турында китап чыгачак
Салават Камалетдинов

Ришат Төхвәтуллинның тормышы һәм иҗатына багышланган китап чыгачак. Бу турыда «Интертат»ка җырчының дусты, элек аның төркемендә эшләгән Сөмбелә Вәлиәхмәтова хәбәр итте.

«Китапны Мәскәүдә яшәп иҗат итүче яшь җырчы Динара Рәхимова яза. Анда Ришатның тормышындагы истәлекле вакыйгалар, кызыклы хәлләр урын алачак. Әлеге китапның берничә бүлеген ул Ришатның барлык дус-туганнары, таныш-белешләреннән Ришат турында сөйләтеп әзерли. Калган өлеше җырчы үзе сөйләгәннәрдән чыгып языла», — диде ул.

Сөмбел Вәлиәхмәтованың Ришат Төхвәтуллинны бик җылы итеп туган көне белән котлавы турында язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар