Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин турында дусты: «Бию һәм сөйләү өчен нык тырышырга туры килә сиңа»

Популяр җырчы бүген үзенең туган көнен бәйрәм итә.

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин турында дусты: «Бию һәм сөйләү өчен нык тырышырга туры килә сиңа»
https://www.instagram.com/sambella___/

Бүген популяр җырчы Ришат Төхвәтуллинның туган көне. Җырчының инстаграмдагы соңгы посты астына иҗатын яратучылар котлау сүзләре юллый башлаганнар. Иң ихлас, җылы теләкләрне Ришатка элек аның төркемендә эшләп киткән Сөмбелә Вәлиәхмәтова юллаган.

«Күз алдыңа китер, без моннан 8 ел элек таныштык. Сиңа 24 яшь иде. Ох, нинди күңелле вакытлар иде ул, искә төшкән саен елмаеп куя торган!

Шул күңеллесе арасында михнәте дә аз булмады инде… Син ул сынауларны лаеклы итеп үтә белдең! Үз юлыңнан тайпылмадың! Сәхнәдә тыйнак, итәгатьле, ә дуслар белән шаян, шук, ихластан кызык табып, кычкырып көлә торган. Сине сәхнәдә генә күреп ияләнгән кеше моны кайвакыт аңлап җиткермидер, ләкин син беркайчан да ясалма түгел, син төрле, ләкин һәрвакыт үзең булып кала беләсең!!! Яңалыкка, үсешкә омтылу ул синең бәгыреңдә, син моны бик нечкә тоемлыйсың! Синең иҗатта традицион сәнгатькә дә, яңалыкка да урын бар, иң куандырганы — нәрсәгә тотынсаң да, ул синең бик уңышлы килеп чыга! Бию һәм сөйләүгә килгәндә бик тырышырга туры килә, ләкин шулай да минем килеп чыкмый дип кул селтәмисең.

Холкың кызык синең, кем әйтмешли, «суга барган чак була, судан кайткан чак була». Кайткан чакта авыррак инде, көянтә белән сыртка да эләгергә мөмкин (күчерелмә мәгънәдә). Шуңа сине аңлаганнар, кабул иткәннәр генә кала янәшәдә! Артыгы кирәкми дә.

Күп яза алам инде мин синең турында, мактап та, мактамыйча да. Калганы китапта булыр, Алла боерса.

Ничек бар, шулай кадерле син! Иң мөһиме — үзең бәхетле бул!» — дип язган ул инстаграмга.

«Ришатның иҗаттагы уңышларында синең өлешең дә зур бит», — дип җавап язган аңа бер инстачы. Калган комментарийларда Ришатның чиксез моңлы тавышына сокланганнар һәм гомер бәйрәме белән тәбрикләгәннәр.

«Ришат, туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа иҗатыңда зур уңышларга ирешеп яшәргә язсын. Тормыш итәрдәй пар табып, бәхетле булырга язсын. Тамашачың күп булсын. Без сине яратабыз»;

«Котлыйм, Ришат!!! Йөзек кашы булып, халыкны сөендереп тор, сәламәтлек, бәхет, уңышлар!» — дип тә язганнар.

Әлеге котлауларга без дә кушылабыз! Иҗат учагың дөрләп янсын, Ришат!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100