Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин Рифат Фәттаховка: «Шундый даһи продюсер гөмбә дә җыямыни?» 

Рифат Фәттахов танымыйча гына гөмбә җыюы турында язган.

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин Рифат Фәттаховка: «Шундый даһи продюсер гөмбә дә җыямыни?» 
Салават Камалетдинов

Продюсер Рифат Фәттахов гөмбәле чиләк тотып төшкән фотосын күрсәтте.

«Көзге урман шулкадәр матур, серле. Гөмбә дә бик күп. Тыелып тора алмадым, яраса, ярамаса да — җыйдым инде. Аның бит, ашавыннан җыюы кызыграк икән», — дип язган ул.

Беренче комментарийны Ришат Төхвәтуллин калдырган.

«Шундый даһи продюсер гөмбә дә җыямыни?» — дип язган ул.

«Табигать даһилыгы каршында кеше даһилыгы гына берни түгел», — дип җавап биргән җырчының элеккеге продюсеры.

«Исе тәмле булса, ашарга ярый диләр, ләкин озак кына пешереп алырга кирәк башта», «Мин дә танымыйм, иснәп җыям! Гөмбә исе килсә генә алам! Ялгышканым юк!» дип киңәш биргән гөмбә җыя белмәүчеләр.

«Үзең ашый күрмә. Башта дошманнарыңа биреп кара. Исән калсалар инде, сиңа да ярар», — дип язган Фердинант Сәлахов.

Рифат Фәттахов белән Ришат Төхвәтулллин арасында кабат аңлашылмаучылык чыгуы турында язган идек:

Рифат Фәттахов Ришат Төхвәтуллинның җырларын кире

тартып алган.

«Аңа пиар кирәкме?» — Рифат Фәттахов Ришат Төхвәтуллинны ялган таратуда гаепли.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100