Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин белән Ильмира Нәгыймова арасында мәхәббәт бармы?

Алсу Фазлыева инстаграм сәхифәсендә урнаштырган видеода артистларның яшь парлардай коридор уртасында икәүдән-икәү ягымлы гына аралашуы күренә.

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин белән Ильмира Нәгыймова арасында мәхәббәт бармы?
Инстаграмнан скрин-шот

Алсу Фазлыева үзенең инстаграм сәхифәсендә Ришат Төхвәтуллин белән Ильмира Нәгыймованың бик мөлаем сөйләшеп торган видео урнаштырган. Анда артистларның яшь парлардай коридор уртасында икәүдән-икәү ягымлы гына аралашуы күренә.

Кичә «Уникс» концертлар залында Балалы солянка узды. Алсу Фазлыева әлеге тамашадан сторислар элеп барды. Ришат Төхвәтуллин белән Ильмира Нәгыймова эләккән видео шушы сторисларның берсе. Алсу Фазлыева бу кадрлар белән нәрсә әйтергә теләгән икән, дигән сорау туа.

Ришат Төхвәтуллин әлегә өйләнмәгән, ә Ильмира Нәгыймова иреннән аерылган хатын-кыз. Алар арасында гыйшык булу гаҗәпсенү уятмый. Руслан Кираметдинов бу күренешкә ничек карый икән?

Ильмира Нәгыймова да үзенең инстаграм сәхифәсендә шул ук чарадан Ришат Төхвәтуллин белән бергә төшкән фотосын куйган һәм «Мондый дуэт кирәкме?» — дип язган иде


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100