Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ришат Төхвәтуллинга күчкән» — Ильмира Нәгыймова яңа дуэт турында уйлана

Җырчылар бергә фотога төшкән.

news_top_970_100
«Ришат Төхвәтуллинга күчкән» — Ильмира Нәгыймова яңа дуэт турында уйлана
https://www.instagram.com/ilmira.nagimova/

Ире белән аерылганнан соң тормышта да, иҗатта да популярлашып киткән Ильмира Нәгыймова Ришат Төхвәтуллин бергә төшкән фотосын куйган. «Мондый дуэт кирәкме?» — дип тә язган инстаграм сәхифәсендә.

Беренче комментарийны Ильмира Нәгыймова белән «Соңгы бию» җырын башкарган Марат Яруллин калдырган: «Күрәсең, безнең бию соңгысы». Ильмира Маратка смайлик белән генә җавап биргән, ә инстачы «син бәхетеңне югалттың», — дип комментарий калдырган.

Ильмира Нәгыймованың тамашачылары «бу дуэт ут булыр иде» дигән фикер белдергән. Яңа дуэт буладырмы юктырмы, алар инде дуэт көтеп утыра.

«Юк. Үз индивидульлегезне саклагыз», — дип кырткан кискән берәүгә «бер җырдан гына индувидуальлекләре югалмас» дигән икенчесе.

«Хәзер Маратны ташлаган, Ришатка күчкән дип комментарий яза башлаячаклар», — дип старт биргән инстачы. комментарий да бар.

Ришат Төхвәтуллинга: «Алия белән дә бик матур җырлыйсыз», «Үзеннең Алия белән дуэт җырлагыз», дип язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100