Ришат Төхвәтуллин: «Айнур Фатыйховның арабыздан китүенә бер ел»
Артист баянчы истәлегенә видео урнаштырган.
Ришат Төхвәтуллин үзенең Инстаграм аккаунтында баянчы Айнур Фатыйховның истәлегенә видео урнаштырган. «Айнур Фатыйховның арабыздан китүенә бер ел, урыны җәннәттә булсын», — дип язган ул.
Виртуоз баянчы Айнур Фатыйхов бер ел элек 37 яшендә вафат булды.
«Бик шәп баянчы идең», «эх, әрәм булдың», «аның кебек баянчы башка юк», — дип яза инстачылар.
«Ул миңа башта ошамаган иде. Элеккеге баянчыгыз әйбәтрәк иде, дип мин сезгә язган да идем. Хәзер үземне гаепле саныйм. Шулай дип язганга гафу», — дип язган Равилә Заһидуллина.
Айнур Фатыйхов хакында: «Баянчы Айнур Фатыйхов вафат: «Ир-атлар да, ышанасы килми дип, елый-елый сөйли…»