Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтовның авыруы турында хатыны: «Күземә карап, „үләм ахры“ диде»

Җырчының тормыш иптәше Эльмира Ришатның бик каты күзсенгән булуын, иренең кисәк көчле авырып китүеннән үзенең дә югалып калуы турында сөйләде. Шулай ук Ришат чир белән пиар ясый дип әйтүчеләргә җавап бирде.

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтовның авыруы турында хатыны: «Күземә карап, „үләм ахры“ диде»
https://www.instagram.com/rishat_fazliakhmetov/

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов үзенең хастаханагә эләгүе турында туган көн концертыннан соң артык талчыгу нәтиҗәсе булды дип сөйләгән иде. Тормыш иптәше Эльмира җырчыны күзсенгән дип уйлый. 

Ришатны хастаханәдән чыгаргач, өйгә ике хәзрәтне чакыртып Коръән укыттык. Ришат үзе дә җомга намазларын калдырмаска тырыша, чын күңеленнән Аллаһы Тәгаләгә ышана. Догалар тизрәк тернәкләнергә ярдәм итәр дип уйладык. Хәзрәтләр дә: «Дога укырга бик авыр, ниндидер каршылык сизелә, күз тигәнгә охшаган», — дип әйтте. Әлбәттә, концерт өчен борчылулары да үзен шул рәвешле сиздерде инде. Пирамидада концерт кую аның бик зур хыялы иде. Кыенлыклары да җитәрлек булды. Аренда бәясе зур, билетлары да очсыз түгел, ул зур залны тутырырга да кирәк бит. Әле вакыты да шундый туры килде. Бу ковид аркасында халык концертка килерме икән дип тә кайгырдык.

Әле бәйрәмнән соң да банкетлар дип чапты. Артык йомшак күңелле булуы да йогынты ясый инде, чакырган җиргә «юк, бармыйм» дип әйтә белми. Соңыннан авылга кайтып китте. Мин Казанда калып торган идем. Беркөнне шалтыратсам, тавышлары беткән. «Минем тыным кысыла», — ди. Ничек кайтырга чыкканымны да сизмәдем. Анда кайткач та нишләргә, кемгә шалтыратырга белмәдем. Гел югалып калдым. Күземә карап: «Үләм ахры», ди бит. Ярый ашыгыч ярдәм алып китеп, хастаханәдә ярдәм күрсәттеләр, — ди Эльмира. 

Ришат белән булган әлеге хәлләрне пиар ясау максатыннан уйлап чыгарылган дип әйтүче кешеләр дә булган.

— Андый кешеләргә шуны гына әйтәсем килә — Ришат беркайчан да чир белән пиар ясап, үз өстенә шундый зур гөнаһ алмас иде. Чир бөтенебезгә дә килергә мөмкин, аның белән шаярмыйлар. Пиар ясауның башка ысуллары да җитәрлек. Әгәр халыкны гаҗәпләндерергә теләсәң, чалбарыңны салып арт ягыңны күрсәтергә дә була, — диде Эльмира.

— Авырганда кемнең кем икәнлеге дә бик яхшы беленә икән. Моңа кадәр гел янәшәбездә йөргән кешеләр бер дә шалтыратып карамады. Сәхнәдәшләреннән берничә алып баручы, Вадим Захаров, Алмаз Мирзаянов һәм Азат Фазлыев кына хәлен белешеп, ярдәм кирәк булса шалтыратыгыз дип язды. Терәк булганнары өчен аларга бик зур рәхмәт. Шулай ук халыктан бихисап күп смслар алдык. Уяндымы, ашадымы, хәле ничек дип гел сорашып тордылар. Шул смслар безнең өчен иң кадерлесе дә инде, — дип сөйләде Эльмира. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100