Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтовка инстачылар яза: «Кичә никах, бүген бәби. Шәп»

Инстачылар Ришат Фазлыйәхмәтовның хатынын авырлы дип уйлаган.

news_top_970_100
 Ришат Фазлыйәхмәтовка инстачылар яза: «Кичә никах, бүген бәби. Шәп»
Салават Камалетдинов

«Кичә никах, бүген бәби. Шәп! Артистлар булдыра», — дип бәйләнгәннәр Ришат Фазлыйәхмәтовка виртуаль дуслары инстаграмда. Мондый эчтәлектәге комментарийлар калдыруларына бер гөнаһсыз фитбол шары «гаепле» булган.

Ришат авылда фитболда сикереп утыра. «Рәхәт әйбер икән бу, Тәтишка алып кайткан иде моны авылга. Безнең Мари юлларында йөрергә шәп нәрсә икән. Машинага утыргыч итеп куйсаң, утырып, селкенеп кайтасың икән. Аннары Тәтишка авырлы хатыннарга бик нык булыша дип әйтте», — ди ул.

Инстачылар Ришатның хатыны авырлы дип фаразлаган. «Бәби булачагына ишарә булдымы бу?» — дип сораганнар. Беренчеләрдән булып комментарийны үзе дә күптән түгел әни булган Зинира Рамазанова калдырган. «Кирәк-кирәк. Бәби селкетеп йоклатырга шәп туп бу, кирәге чыгачак», — дигән ул.

«Шарик бар, хэзер бәбәй кирәк. Бу бәбиләр өчен бик әйбәт бишек», — дип язган икенче инстачы.

«Без оныкны гел шунда утырып, селкетеп йоклаттык», — дип үз тәҗрибәләре белән дә уртаклашканнар.

Ришат Фазлыйәхмәтовның шушы көннәрдә сөйгәне Эльмира белән никах укытуы турында язган идек.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100