Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллинның хатыны Алия «Карачурина» фамилиясе белән хушлашу кичәсе уздырган

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллинның хатыны Алия «Карачурина» фамилиясе белән хушлашу кичәсе уздырган

Алия Карачурина тиздән Ришат Төхвәтуллинның законлы хатыны булачак. Туй мәҗлесе алдыннан Алия кыз чактагы Карачурина фамилиясе белән саубуллашу кичәсе, ягъни «девичник» үткәргән. Бәйрәм үзе дә, мәҗлескә махсус пешерелгән торт та: «Гуд бай, Карачурина» дип атала.  Ябык «вечеринка»га җырчы Гөлсирин Абдуллина, кияү егетенең бертуган сеңлесе Айгөл Бәдретдинова һәм Алиянең башка дус кызлары килгән. Табын артында башланган мәҗлес караоке-клубта дәвам иткән.

 

 

Алия Карачурина белән Ришат Төхвәтуллин бергә булуларын бик озак вакытлар яшереп йөрделәр. Шуңа да Ришатның Алиягә тәкъдим ясавын халык хуплап каршы алды. Бүгенге көндә дә тамашачысы әлеге парның мәхәббәт тарихын кызыксынып күзәтә, аларның туйларын көтә.

«Интертат»ка интервьюда Алия туйларының июнь ахырында булачагын сөйләгән иде. «Әлегә әзерлек эшләре бара. Казан читендәге бер банкетлар залында дуслар, якыннарны җыеп үткәрәбез. Бөтен серләрне ачып бетермибез, туй көнендә барысын да күрерсез. Күлмәк инде әзер», – диде ул хәбәрчебезгә моннан ай ярым элек. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100