news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллинның концерт директорына атказанган артист исемен бирделәр

news_top
Ришат Төхвәтуллинның концерт директорына атказанган артист исемен бирделәр
видеодан скриншот

Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллинның концерт директоры Илгиз Бәдретдинов «Татарстанның атказанган артисты» исеменә лаек булды. Бу хактагы карарны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган. Артистка бүләкне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының элекке бинасында «Милләт җыены» ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев тапшырды.

Соңрак Илгиз Бәдретдинов социаль челтәрләрендә хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Чын күңелдән рәхмәт, гаҗәеп хисләр кичерәм! Кичә миңа «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелде. Бу – бик зур дәрәҗә һәм зур җаваплылык. Әлеге юлда минем белән булган һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә:

Минем гаиләмә – чиксез сабырлык һәм миңа ышанганнары өчен. Укытучыларыма һәм остазларыма – белем һәм зирәклек өчен. Ришат Төхвәтуллинга – зур ышанычы, ярдәме һәм беренче көннәрдән үк аның командасында үсү һәм иҗат итү мөмкинлеге өчен. Бу – аның казанышы да!

Сәхнәдәге хезмәттәшләремә: Ришат Төхвәтуллин командасы – сез минем икенче гаиләм, сездән башка бер генә уңыш та мөмкин булмас иде.

Сезгә, кадерле тамашачылар! Сезнең алкышларыгыз, күзләрегез һәм ихлас бәяләүләрегез – иҗат итәр өчен иң зур бүләк. Татарстан Республикасы җитәкчелегенә минем хезмәтемне югары бәяләгәннәре өчен рәхмәт. Республикабызның бай һәм күпкырлы мәдәниятенең бер өлеше булу – минем өчен зур горурлык, – дип язган Илгиз Бәдретдинов шәхси сәхифәсендә.

  • Ришат Төхвәтуллинның хатыны Алия Төхвәтуллина шулай ук күптән түгел «Татарстанның атказанган артисты» исеменә лаек булган иде.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар