news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алия Төхвәтуллинаның зур сөенече бар: ул – Татарстанның атказанган артисты

news_top
Алия Төхвәтуллинаның зур сөенече бар: ул – Татарстанның атказанган артисты
Фото: © "Татар-информ"

Алия Төхвәтуллина «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеменә лаек булды. Җырчыга әлеге исем музыка сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен бирелгән. Бу хактагы карарны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 14 июль көнне имзалаган. «Интертат» Алия Төхвәтуллинаны шалтыратып котларга булды.

Хәбәрне белгәч, әлбәттә бик куандым, чөнки әлеге исемне соңгы арада зур дәрәҗәгә җиткән, тәҗрибәле артистларга гына бирәләр. Сөендем, Татарстан Рәисенә, якыннарыма зур рәхмәт!

Баштан сез Караучурина фамилиясе белән танылдыгыз, Ришат Төхвәтуллинга кияүгә чыккач, аның фамилиясен алдыгыз. Алга таба да шәхси концертларыгыз булачакмы, яки концертларда Ришат белән генә чыгыш ясаячаксызмы?

Булачак, әлбәттә. Мин инде күптән Төхвәтуллина буларак чыгыш ясыйм, барлык чараларда шулай игълан итәләр, көзгә таба – октябрь, ноябрь айларында – бәлки, өстәмә концертлар да булыр, чөнки былтыр куйган программаны әлегә күрсәтеп бетермәдек, Мәскәүдә дә концертлар куярга планлаштырабыз.

Сезгә социаль челтәрләрдә тәнкыйть сүзләре дә язгалыйлар, андый фикерләргә ничек җавап бирәсез?

Хейтерларыбыз гел бар инде. Алар булганда әйбәт, чөнки без һәрвакыт халык арасында, безнең турында сөйлиләр – ул да бик әйбәт. Хейтерлар да булырга тиеш, гел яхшы булып, бөтенесенә дә ярап булмый, шуңа күрә андый кешеләр дә булырга тиеш, шәхсән мин андыйларга зур игътибар бирмим, иҗатымны дәвам итәм.

Рәхмәт, Алия. Чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар