Ришат Төхвәтуллинның биючесе Азамат Заһиров истәлегенә: «Мин сәхнәдә яшим, ди иде...»
Кичә Уфа якларыннан бик авыр хәбәр килеп иреште. Ришат Төхвәтуллин төркемендә эшләүче, баскан җиреннән ут чыгарып биюче егет Азамат Заһиров вафат булган. «Интертат» артистның сәхнәдәш дуслары белән сөйләшеп, биюче турында истәлекләр туплады.

Аллаһ Тәгалә бу дөньяны шулай яраткан: һәрнәрсәнең ахыры бар. Әмма әҗәлнең кемне кайчан һәм кайда көтеп торачагын берәү дә белми. Азамат та күп нәрсәләр турында хыялланып, киләчәген искиткеч матур итеп күзаллагандыр. Әмма 23 яшьлек егетнең язмышы башкача язылган булган, күрәсең.
Җырчы Ришат Төхвәтуллин үзенең сәхифәсендә хәбәр итүенчә, Азамат Заһиров туган авылына, әти-әнисе янына ялга кайткач, көтмәгәндә-уйламаганда бәлагә юлыга. Күрәсең, балачагын искә алып, Азамат өйләреннән ерак булмаган кырдан әче кукы җыеп кайта. Ләкин алдагы көнне генә хуҗалыкның кырларны пестицидлар белән эшкәртүен белми. Көчле агулану нәтиҗәсендә Азамат үзен начар хис итә башлый. Аны «ашыгыч ярдәм» белән хастаханәгә озаталар. Табибларның тырышлыгына карамастан, 2 атна реанимациядә комада ятканнан соң, Азамат кичә мәңгелеккә күзләрен йома…

Фото: © Ришат Төхвәтуллин сәхифәсеннән
Азамат – Башкортстанның Борай районы егете. Башкортстанның мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлагач, Стәрлетамак бию театрында эшләп алган. Шулай ук «Солнышко» театр студиясендә укытып алуы билгеле. Соңгы 4 елда Ришат Төхвәтуллин командасында биегән. Бу сезонның соңгы концертларыннан соң төркем белән саубуллашкан. Дуслары сүзләренчә, Азаматка Төркиядә эш тәкъдим иткән булганнар.
«Азамат – төркемебезнең йөрәге һәм горурлыгы иде»
Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин Азаматның барлык туганнарының, дусларының, якыннарының кайгысын уртаклашып:
«Азамат безнең төркемебезнең йөрәге һәм горурлыгы иде. Без белгән иң якты, иң мәрхәмәтле, иң самими кешеләрнең берсе. Аның таланты, энергиясе һәм күңел җылысы һәрвакыт безнең белән булыр. Урының оҗмахта булсын, Азамат», – дип язды һәм аның белән бәйле истәлекле кадрлар белән бүлеште.

Фото: © Азамат Заһиров сәхифәсеннән
«Дустыбызны озатырга төркемебез белән кайтачакбыз»
Ришат Төхвәтуллинның концерт директоры Илгиз Бәдретдинов Азаматны кечкенәдән белүен әйтте.
Без Азамат белән авылдашлар. Аны кечкенә чагыннан ук беләм. Азамат бәләкәйдән биюгә тартылды, мин эшләгән коллективның кечкенә составында биеде. Көллиятне тәмамлап, бераз эшләгәч, безнең төркемгә килде. Бик эшчән, тырыш, тыйнак, җитди егет иде. Беркайчан артыгын сөйләмәде.
Аның әти-әнисе дә – авылдагы бик яхшы, тырыш гаиләләрнең берсе. Алар гаиләдә 3 бала. Азаматның бертуган абыйсы да безнең төркемдә эшли. 2 ел эшләгәч, Азамат безгә абыйсын да эшкә алырга тәкъдим итте. Салават – бүгенге көндә төркемебезнең техник директоры.
Азамат май ахырында, әти-әнисенә булышырга дип, авылына кайтып киткән иде. Кызганыч, бәлагә тарыды. Табиблар кулларыннан килгәннең барысын да эшләде, без дә өметебезне өзмәдек. Әмма аны коткарып кала алмадылар. Кичә Азаматның арабыздан китүе билгеле булды. Дустыбызны иртәгә туган авылында соңгы юлга озатачакбыз. Бөтен төркемебез белән кайтырга җыенабыз. Концертлар туры килсә дә, күчереп, кайткан булыр идек, – диде Илгиз.
«Ышанасы килми…»
Җырчы Алия Карачурина-Төхвәтуллина:
Азаматның вафатына ышанасы да, бу турыда уйлыйсы да килми, дөресен әйткәндә… Шулкадәр талантлы, бер эштән дә курыкмый торган егет иде. Төркемебез белән без бер гаилә кебек яшибез. Бергә эшләгән һәр кешене якын итә, туганың кебек күрә башлыйсың. Азаматның әти-әнисе дә, абый-апасы да – бик яхшы кешеләр. Борайга гастрольләргә барган саен безне кунак итеп җибәрәләр иде. Әти-әнисенә сабырлык телибез.
Азамат Казанда абыйсы белән бергә тора иде. Аңа да бик авыр, бик борчыла. Шушы 2 атна комада ятканда, туганнары белән гел элемтәдә булдык. Ришат та кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты.
Азаматны кызлар бик яратты, фанатлары күп иде. Аның турында сорашып, «бик матур бии» дип, кызлар бик күп яза иде безгә, – диде Алия.

Фото: © Гүзәл Мәүләтова архивыннан
«Башта, берәр шаярту дип уйлап, ышанмадым»
Башкортстан мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучысы, Азаматның курс җитәкчесе Әлфия Батталова:
Бу хәбәрне ишеткәч, төне буе йоклый алмадым. Башта, берәр шаярту дип уйлап, ышанмадым. Яшьләр арасында шулай усал шаяртулар була бит инде ул. Әмма соңыннан дөрес хәбәр булуын аңлап, шок халәтендә калдым....
Азамат бик теләп укыды. Дәресләргә яратып йөрде, авырса да, дәрескә килеп утыра иде. Кайбер студентлар артыннан «йөгерергә», артларыннан йөреп укытырга туры килә. Ә Азамат уку процессына үзе җаваплы карый иде. Аеруча да халык биюләрен бик яратты. Мин аларны заманча биюләр һәм бию композициясе буенча укыттым. Халык биюләрен яратканга, Азаматның Ришат Төхвәтуллин төркеменә урнашуын белеп гаҗәпләндем дә әле, хәтта. Чөнки эстрадада барыбер күбрәк заманча биюләр бииләр.
Азамат белән ул укуын тәмамлагач та аралашып тордык. Соңгы тапкыр аның белән 2024 елның октябрендә күрештек. Үзенең заманча биюләр буенча өстәмә дәресләр алуын, укыган вакытта заманча биюләргә җитди карамавына үкенүен әйтте. Ул бит төрле трюклар ясарга ярата иде. Шуңа да Ришат Төхвәтуллин төркеменә эләгүенә бик шатланды. Үзләренең номерларын, эш моментларын видеога төшереп: «Карагыз әле? Ничек сезгә?» – дип, миннән киңәшләр сорый иде. Аңа һәрвакыт пластика өстендә эшләргә кирәклеген әйтеп тордым. Менә шундый иҗади темаларга корыла иде безнең аралашулар.

Фото: © Азамат Заһировның сәхифәсеннән. Әлфия Батталова: «Соңгы очрашуыбызда төшкән фото»
Белүемчә, әле өйләнергә җыенмый иде. «Миңа болай да яхшы, эш хакым әйбәт» – дип сөенә иде. Әнә шул соңгы тапкыр күрешүебездә быел укуларын тәмамлаучы студентларга эш мәсьәләләренә кагылышлы киңәшләрен дә биргән иде.
Алар безнең якларга концертлар белән килгәндә, бармыйча калганым булмады. «Әлфия Рамазановна, килмәсәгез, мин сезгә үпкәлим һәм башка шалтыратмыйм», – дип «куркыта» торган иде ул. Бөтен эшемне ташлап, концертка йөгерә идем. Соңгы тапкыр бездә аларның гастрольләре ноябрь ахырында булды, ялгышмасам. Ул көнне бик көчле буран чыкты, бөкеләр барлыкка килде. Концертка соңга калуыма карамастан, Азамат мине ишек төбендә көтеп торды, чакыру билеты биреп, урыныма кадәр озатып куйды.
Яшь кенә булса да, аның тормышка планнары күп иде, иҗади эш белән шөгыльләнүеннән тәм табып яшәде.
Көллиятебезнең бөтен коллективы кайгыда. Бик талантлы укучыбыз иде ул безнең. Кызлар да бик яраталар иде үзен. Шуңа да кармастан, кызлар арты кызлар алыштырып йөрмәде. Чибәр, уңган егет булса да, җилбәзәк түгел иде, дигән фикерне җиткерәсем килә.
Азамат гел шат күңелле булды, авыр чакларында да, нәрсәдер килеп чыкмаса да, гел елмая иде. Ачуланган вакытында да «Әлфия Рамазановна» дип елмаеп килеп керүе белән, бөтен ачуымны юып төшерә иде.
Азаматның әти-әниләрен дә бик хөрмәт итәм. Әти-әнисе улларының укуы белән даими кызыксынып торды. Азамат янына гына түгел, атап, минем янга дип тә киләләр иде. Әти-әниләренә Аллаһы Тәгалә сабырлыклар бирсен. Балаңны югалту – бик ачы хәсрәт.
Азаматның әнисе белән еш аралашып тордык. Әнисе дә тормышны яратучан, көчле рухлы кеше аның. Азамат студент вакытта әтиләренең йөрәгенә операция ясадылар. Әниләре ул вакытта да түзем булды. Ирен карарга да, балаларын тәрбияләргә дә җитеште. Ничекләр кичерер бу югалтуны… Чыгарылыш студентларыма да еш кына: «Әйе, без сезне ачуланабыз. Әмма берсе дә болай гына ачулану түгел. Зинһар өчен, үзегезне саклагыз, үзегез өчен булмаса да, әти-әниләрегез хакына саклагыз», – дим.
Азаматның барлык якыннарының тирән кайгысын уртаклашам.
«Азаматның минем тормышымда булганына мин бик рәхмәтле»
Ришат Төхвәтуллин төркемендәге биюче Анна Лебедева:
Азамат турында күз яшьләрсез сөйләү мөмкин булмас. Безнең арада һәрвакыт җылы, ышанычлы мөнәсәбәтләр булды. Мин командага 1 ел элек килдем. Һәр кешегә мәгълүм: яңа коллективка кереп китүе бер дә җиңел түгел. Азамат миңа шунда ук ярдәм кулы сузды, гел янәшәмдә булды. Без бергәләп биюләрне кабатлый, төрле темаларга рәхәтләнеп аралаша, серләребезне бүлешә идек.
Мин Азаматның күзләрендә очкын, биюгә, сәхнәгә, үзенең әлеге шөгыленә карата искиткеч зур мәхәббәт күрә идем. Бик тырыш, хезмәт сөючән, җаваплы, кайгыртучан егет иде ул.
Азамат кечкенәдән сәхнәдә үскән. Аның миңа әле кечкенә вакытында биегән видеоларын күрсәткәне булды. Ул әлеге өлкәгә кинәт кенә килеп кермәгән, балачактан яраткан шөгылен һөнәре итеп сайлаган. Балачактан төрле бәйгеләрдә гел беренче урыннар яулап килгән. Төркемебездә биегән вакытта да ул һәрвакыт алдагы рәтләрдә, гел игътибар үзәгендә булды. Ул шуңа омтылды. «Аня, мин сәхнәдә яшим. Проблемаларым булган чакта да, сәхнәгә чыгу белән, алар турында онытам. Мин шул мизгелдә яшим», – дип тә әйткәне булды.
Аның белән соңгы тапкыр Уфадагы концертларда очраштык. Ул командабыздан китте. Алга таба үсәсе килде, контракт буенча чит илдә эшләргә теләде. Үзен сынап карыйсы килде. Югыйсә, Азаматны татар эстрадасында да бик яраттылар. Аның фанатлары күп булды, махсус нәкъ менә аның биюенә сокланып, шуның белән рухланып утырырга килүчеләр дә була иде.
Гастрольләр белән китеп барганда, Ришат Айратович безгә әлеге коточкыч хәбәрне җиткерде… Мин аның китүенә ышана алмыйм… 14 декабрьдә Азаматка нибары 24 яшь тулыр иде…
Азаматның минем тормышымда булганына мин бик рәхмәтле. Аны ирек сөючән, эшчән, максатчан кеше итеп хәтеремдә саклармын.

Фото: © Анна Лебедеваның шәхси архивыннан
«Олысына да, кечесенә дә хөрмәт белән карады»
Ришат Төхвәтуллин төркемендәге биюче Гүзәл Мәүләтова:
Азамат белән Стәрлетамакта көллияттә бергә укыдык. Дөрес, Азамат миннән 1 курс алдарак укыды. Бик тырыш егет иде ул. Укыган вакытта ук Стәрлетамак бию ансамблендә дә биеде, концертларда чыгышлар да ясый иде. Шулай ук «Солнышко» бию үзәгендә укытып йөрде. Аның белән студент вакытта ук әйбәт аралаша идек. Бергәләп төрле «постановка»лар куйганыбыз булды. Бер төркемдә эшли башлагач, тагын да якынаеп киттек.
Азаматның юмор хисе бик көчле иде. Гел башкаларга ярдәм итәргә омтылды. Олысына да, кечесенә дә хөрмәт белән карады.

Фото: © Гүзәл Мәүләтованың шәхси архивыннан
«Зур артист дәрәҗәсенә менеп җиткән булыр иде»
Башкортстанның атказанган артисткасы, Стәрлетамак бию театры җитәкчесе Эльвира Даутова:
«Бигрәк аянычлы үлем… Азамат бик перспективалы егет иде. Алга таба да бездә эшләсә, һичшиксез, зур артист дәрәҗәсенә менеп җиткән булыр иде. Кызганыч, бездә озак тоткарланмады, әмма эшләгән арада да үзен тырыш кеше буларак күрсәтте. Тәҗрибә туплагач, башка җиргә китеп барды. Артистлар хәзер үзләрен еш кына башка җирдә күрә, эзлиләр. Яхшырак тормышка омтылулары хуплауга да лаектыр, бәлки.
Азаматның барлык туганнарының кайгысын уртаклашам. Ул үзе турында бары тик якты истәлекләр генә калдырды», – диде ул.
Азамат Заһиров белән хушлашу иртәгә аның туган җире – Башкортстанның Борай авылында була.
Азамат Заһировның әти-әнисе, барлык якыннары, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә сезгә көч һәм сабырлыклар бирсен. Якын кешегезнең урыннары оҗмах түрләрендә булсын.

Фото: © Азамат Заһиров архивыннан