Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллинның администраторы кайбер җырларны программадан алу сәбәбен әйтте

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллинның администраторы кайбер җырларны программадан алу сәбәбен әйтте
"Татар-информ" архивы

Җырчы Ришат Төхвәтуллинга Казандагы концертында «Китмә, сандугач» җырын башкарган өчен зур күләмдә штраф салганнар, дип хәбәр иткән идек.

«Китмә, сандугач» һәм «Яланаяк балачагым» җырларын без концертлардан алып куярга мәҗбүр. Чөнки авторлык хокуклары бездә түгел. Инспекторлар концертка киләләр, төшерәләр», – дип сөйләде җырчы сторисларында.

Бу җырларга авторлык хокуклары кемдә? Нигә Ришат аларны моңарчы башкарган да, хәзер җырлый алмаячак? Әлеге сорауларга Ришатның администраторы Илгиз Бәдретдинов ачыклык кертте.

«Китмә, сандугач» һәм «Яланаяк балачагым» җырларының авторлык хокуклары Россия авторлар җәмгыятенең Татарстан бүлегендә. Кичә Ришатның сторисларыннан соң аз гына аңлашылмаучанлык килеп чыкты. Аларны концерт программасыннан төшереп калдыруыбызның сәбәбе бик четерекле, «ярый – ярамый» дип кенә аңлатып бирә торган түгел.

Ел да, сезон башланыр алдыннан, әзер концерт программасын, барлык авторларын күрсәтеп, без авторлар җәмгыятенә тапшырабыз. Ягъни, концертта шушы җырларны башкарабыз, авторлары белән килешү төзелгән, бар да рәсмиләштерелгән, дип.

«Китмә, сандугач» җыры безнең бу концерт программасына кертелмәгән иде. Әлеге җыр, тамашачылар соравы буенча, программадан тыш башкарылды. РАҖның, авторлар мәнфәгатьләрен кайгыртучы орган буларак, бу мәсьәләне контрольдә тотарга тулы хокукы бар, без, әлбәттә, моны аңлыйбыз. Бер яктан – тамашачы теләген үтисең кебек, икенче яктан әнә шундый «подводные камни» килеп чыга. Гомумән, халкыбызның «алтын фонд»ына кергән һәм, кызганычка, авторлары инде безнең арада булмаган җырларны башкару хокукын алу мәсьәләсе бик катлаулы. Бер концертта, авторлар җәмгыяте белән килешү төзелгән очракта да, әнә шундый бер генә җыр башкарган өчен дә якынча 10 мең сум түләргә кирәк, ә килешүе юк икән, бу сумма 50 меңгә җитә. Күз алдыгызга китерегез, без елына 150 гә якын концерт куябыз. Бу сумма авторларга барса – бер хәл булыр иде.

Моны авторларның варисларын табып, алар белән авторлык хокукларын авторлар җәмгыятеннән алып, вакытлыча башкаручыга тапшыру буенча килешү төзеп (шул исәптән гонорарын да кертеп) хәл итәргә булыр иде. Ләкин, ни кызганыч, күп авторларның варислары урыслашкан, аларга бу кызык түгел һәм алар бу тәкъдимне кире кагалар.

Закон һәркемгә бер, без аңа буйсынырга мәҗбүрбез. Ләкин безнең милли җыр сәнгатен саклап калу һәм танытуда бу закон бер дә ярдәм итми шул, киресенчә... Шунлыктан, башкарырга теләп тә, программага әлеге җырларны кертүдән баш тартырга туры килә, чөнки чыгымнары бик зур.

Күптән түгел Салават Фәтхетдинов: «Илһам Шакиров репертуарындагы җырларны башкарырга рөхсәт итәргә кирәк, алар ирекле кулланылышта булырга тиеш», – дигән фикер әйткән иде. Без дә әлеге сүзләр белән тулысынча килешәбез һәм милли җыр сәнгатенең «алтын фондына» кергән җырларга «халык мирасы» дигән статус бирелеп, киләчәктә аларны киң тамашачыга курыкмыйча ишеттерә алырбыз дип өметләнәбез.

Сүз уңаеннан «Китмә, сандугач» җырын (Гөлшат Зәйнәшева сүзләре, Рөстәм Яхин көе) Ришат үзенең 26 февральдә Казанда ретро-җырлардан гына төзелгән концерт программасында башкарачак. Авторлар җәмгыяте белән алдан килешү төзеп, барсын да рәсмиләштереп, әлбәттә.

Ә икенче җыр – «Яланаяк балачак»ка килгәндә, аның текст авторы Венер Фаттахов безгә «җырлагыз гына» дип тора, ә менә көй авторы Шамил Шәрәпов белән кыенлыклар килеп чыкты. Без аннан җырга авторлар җәмгыятендә «отказной» язып, безгә вакытлыча хокуклар бирүен сораган идек. Бу, әйткәнемчә, гадәти практика, барлык авторлар белән дә шулай килешү нигезендә эшлибез. Ләкин ул бу тәкъдимнән баш тартты. Шуңа, әлеге мәсьәлә хәл ителгәнче, без бу җырны программадан төшереп торырга мәҗбүрбез», – диде Илгиз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100