Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачурина өйләнешү өчен гариза бирергә ЗАГСка килгән. Истәлекле мизгелләрне видеога Ришатның администраторы Илгиз Бәдретдинов төшергән. «Сез точно ныклап уйладыгызмы?» – дип шаярта Илгиз. «Точно, точно», – дип, бу сорауга бары тик Алия генә җавап биргән.
Ришат бу көнне зарыгып көткән ахрысы, ул ЗАГС бинасына Алиядән дә кызурак бара. «Кирегә юл юк, карагыз аны. Югалттык егетне», – дип көлеп карап калган аларны Илгиз.
Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачуринаның никахы апрель аенда кәләшнең туган ягы Чишмәдә узган иде. Парның туе июнь ахырына планлаштырылган. «Интертат»ка әңгәмәдә алар мәҗлеснең Казан янындагы бер зур банкетлар залында узачагын әйтте. Туйга Ришат белән Алиянең туганнары һәм күпсанлы сәхнәдәш дуслары чакырылган.