Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин улы туганны кайда ишетүе һәм үзенең хис-кичерешләрен сөйләде

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин улы туганны кайда ишетүе һәм үзенең хис-кичерешләрен сөйләде
социаль челтәрләр

Ришат Төхвәтуллин бүген Түбән Камада концерт куйганнан соң, Казанга китеп барышлый, юлда туры эфир үткәрде. Җырчы язылучыларының күпсанлы сорауларына җавап бирде. «Дуслар, мин бүген Түбән Камада беренче тапкыр фотосессиягә чыга алмадым. Казанга ашыктым. Чөнки иртәгә Алия белән бәбине роддомнан өйгә алып кайтачакмын», – диде ул.

Ришат әти булуы хакындагы хәбәрне авылында мунча кергән вакытта ишетүен сөйләде.

«Мин ул көнне тикшерү комитетында 4 сәгать вакыт уздырдым, Алия язып торса да, телефонны алып, иркенләп сөйләшү мөмкинлеге булмады. Шуннан авылга кайттым да, мунчага киттем. Берзаман дустыбыз Илшат абый шалтыратып, миңа улым тууын хәбәр итте. Әлеге сүзләрне ишетү белән бөтен мунчага «ур-ра» дип кычкырдым. Янымда әтием, абыем, дусларым бар иде. Коенып кына алдым да Казанга киттем. 6 сәгатьлек юл узып, төнге сәгать 1дә генә бәби тудыру йортына килеп җиттем», – дигән ул.

Ришат, кем туачагын алдан белмәсә дә, малай булыр, дип тоемлаган икән.

«Малай туасын мин ахыргача белмәдем. Иң кызыгы, әле миңа әби (Алиянең әнисе) махсус «спектакль» куйды. Минем янда, янәсе ялгыш кына, «кыз була» дип әйтеп җибәрде. Көлештек. Хәтта әби шулай дип әйткәннән соң да, мин, барыбер, малай булыр, дип уйлаган идем.

Баланы кулга алу белән аңлатып булмаслык хисләр кичердем. Моңа кадәр булган бер генә хискә дә охшамаган иде ул. Машиналы, фатирлы булгач – бер сөенәсең. Ә инде менә улың тууны берни белән дә чагыштырып булмый икән. Бу – шундый зур бәхет. Син ул кеше өчен гомер буе җаваплы булачаксың. Син аны лаеклы кеше итеп тә тәрбияләргә тиешсең. Аллаһы Тәгаләгә көн дә әти булу мөмкинлеге биргәне өчен рәхмәтләр укыйм», – диде җырчы.

Ришат бәбинең Алиягә охшавын, тормыш иптәшенең бәбине түләүле клиникада табуын әйткән. Хатыны бик яхшы табиблар күзәтүендә булганга, Ришат гастрольләргә тынычлап китә алган. Әти кеше сүзләренчә, алар гаиләсендә баһадир егет дөньяга килгән. «Баһадир. 60 см буйда, 3500 кг авырлыкта», – дип сөйләгән ул.

Алия белән Ришат бәбигә исем дә сайлаганнар иде. Җырчы иртәгә, Алия белән бергәләп, туры эфир уздырырга һәм бәбинең исемен дә шул вакытта әйтергә вәгъдә бирде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100