Ришат Төхвәтуллин социаль челтәрләрдә беренче тапкыр улы белән очрашкан видеоларны күрсәтте. Анда әле генә әти булган Ришатның барлык хис-кичерешләре ачык күренә. Ришатның, бәбине күрер өчен, 430 чакрым юл узып, төнлә кайтканы турында да язган идек.
- Алия – Ришат Төхвәтуллиннар әти-әни булды
- Ришат Төхвәтуллин бәбиен күрер өчен 430 чакрым юл узып кайткан
«Менә ул вакыт килеп тә җитте, дуслар. Хәзер мин бәбине күрергә керәм. Минем хәзер гомерем буе аның өчен җавап тотачак кешем бар. Шуны юл буе уйлап кайттым. Бүгеннән безнең тормышыбыз үзгәрә. Ходайга рәхмәт, Ураза бәйрәмендә шундый зур бүләк ясады миңа», – дип сөйли Ришат.
Җырчы тормыш иптәше яткан бәби тудыру йортына гаилә дуслары белән бергәләп бара. Алия өчен искитеч матур ак розалар бәйләме сатып алган.
«Бу юл мәңгелек булып тоелды. Менә улым белән беренче очрашуыбыз. Хисләремне контрольдә тота алмыйм», – дип яза җырчы палатага таба барган видеоларына. Әнисе кочагында изрәп йоклап яткан улын күргәч, нәрсә эшләргә белми, үзе май кояшыдай елмая, шатлык күз яшьләрен дә яшерми.