Ришат Төхвәтуллин төркемендәге Мелек: «Ирем белән туебызга ике атна кала таныштым»
Соңгы вакытта Ришат Төхвәтуллин концертларында һәм республика күләмендә уздырылган төрле милли чараларда кап-кара бөдрә чәчле, шомырттай кара күзле җырчы – Мелекны еш күрәбез. Кырым татарларының милли киемнәреннән чыгып, татар җырларына үзенчәлекле аһәң салып җырлаучы бу кыз кем икән? «Интертат» тамшачыны Мелек белән якыннан таныштыра.
«Ирем мине үзгәртте, заманча тормышка яраклаштырды»
Мелек, иң башта үзең турында сөйләп китсәң иде. Сиңа ничә яшь? Син кайсы яклардан? Җырга-моңга хирыслык сиңа кемнән күчкән?
Миңа 28 яшь, гүзәл Кырымда, Иске Кырым дигән кечкенә генә шәһәрчектә дөньяга килдем. Иске Кырым – Кырым ханлыгының беренче башкаласы, һәм ул элек Солхат дип аталган.
Әти-әниләрем Үзбәкстанда туып-үскән минем, бары тик 1990 елларда гына туган җиребезгә кайтып төпләнә алганнар. Әтием Эбазер Эмироджаев бик талантлы музыкант иде. Консерватория дә тәмамлаган. Әнием Зарема – хореограф. Әниемнең бертуган абыйлары да – музыкантлар. Кыскасы, нәселебездә ике яклап сәнгать сөюче кешеләр җыелган.
Минем әти белән әнинең кавышу тарихлары да бик кызыклы. Бөтенесе бер өлкәдә кайнашканга, әти әнинең абыйлары белән бик дус була. Алар янына кунакка килгәч, әнине күреп ала, башын югалта. «Зареманың әйберләрен җыеп куегыз, өйләнәм, 1 атнадан килеп алам», – дип кайтып китә. Әти сүзендә тора: төгәл 1 атнадан пар гөрләтеп туй итә.
Талантлы хореограф булса да, әти әнинең эшләмичә, гаилә учагын саклап яшәвен, балалар тәрбияләү белән шөгыльләнүен тели, бу хакта аңа өйләнешкәнче үк әйтеп куя. Безнең якларда хатын-кызның хуҗабикә булып гомер кичерүе гадәти күренеш булганга, әни аз гына да карышмый. Минем әнидән беркайчан да «эшкә чыгасым килә», «өйдә торып ардым» дигән сүзләр ишеткәнем булмады.
Без гаиләдә – дүрт кыз туган. Әти-әниләребездәге музыкага булган талант безгә дә күчми калмаган, әлбәттә. Дүртебез дә биибез, җырлыйбыз. Мин 1нче сыйныфтан башлап «Кок къушагъы» («Салават күпере») һәм «Кырым» дигән бию ансамбльләренә йөрдем. 12 ел җитди рәвештә бию белән шөгыльләндем. Ул еллар Румыния, Польша, Төркия кебек илләргә төрки халыклар фестивальләренә йөрүебез белән истә калды.
Бию белән шөгыльләнү үз-үземә ышанычны арттырды, үземне сәхнәдә тотарга өйрәнергә ярдәм итте. Ләкин күңелем түрендә җырчы буласы килү хыялы яшәп килде. Әти-әниләрем мәдәният институтына укырга керүемә каршы булдылар. Әти өчен безнең югары белемле булуыбыз, нинди дә булса җитдирәк һөнәр үзләштерүебез бик мөһим иде. Шулай ук әти безнең үз вакытында «башлы-күзле» булуыбызны да кайгыртты. Уртанчы сеңлемне кияүгә 16 яшьтә бирделәр. Олы апам 19 яшендә кияүгә чыкты. Мине дә 19 яшьтә алып киттеләр.
Татарстангамы?
Әйе, иремнең әтисе (кайнатам) минем белән танышты да: «Без улым белән 2 атнадан Мелекны алырга киләбез, никах укытырга әзер торыгыз», – дип кайтып китте. «Тимерне кызуында сугарга кирәк», – дип көлдерде. Әти белән кайнатам яхшы танышлар булганга, әти каршы килмәде. Шулай итеп, булачак ирем белән мин туебызга 2 атна кала таныштым. Никахтан соң мине Казанга алып кайтып киттеләр.
Син, ярар инде, шундый мохиттә тәрбияләнеп үскәнсең. Ә ирең – Казан егете. Ул, бер тапкыр да күрмәгән килеш, ничек сиңа өйләнергә ризалашкан соң?
Әтисе аңа минем фотомны күрсәткән. Ул мине шунда ук ошаткан. Марсель дә берәр кайчан шулай танышу белән өйләнермен, дип уйламаган булган. Чөнки ул – заманча реалияләрдә яшәгән кеше. Ирем Лондонда укыган, Дубайда эшләгән, бик күп еллар башка чит илләрдә дә яшәгән. Ул европалыларча фикерли, күзаллаулары да безнекеннән бик нык аерыла. Шулай булуга карамастан, ул әлеге адымга барды.
Күрәсең, гомерлек юлдашы итеп, синең кебек дөрес тәрбия алган кызны күрәсе килгәндер.
Тәрбия дигәннән, өйләнешкәч тә ирем мине азрак үзгәртте, заманча тормышка яраклаштырды, диимме соң. Казанга күченү белән үк, КФУга укырга кердем, дусларым барлыкка килде. Әмма, баштарак, элек яшәгән кысаларымнан чыга алмый интектем. Ирем миңа: «Бар, дус кызларың белән очраш, йөреп кайт», – дип әйткәч, бик сәерсенә идем. Җырлау мәсьәләсендә дә миңа тулы ирек бирде ул. Сөенәсе урынга: «Кара инде, аз гына да көнләшми, мине яратмыймы икән әллә?» – дип борчыла идем. Үзем аны бик каты көнләдем. Чөнки безнең менталитет шундый, без тиз кызып китә торган, «кызу канлы» халык.
Тормыш иптәшең белән яшь аермагыз күпме?
14 яшь. Кияүгә чыкканда, мин бала гына идем бит әле. Мине кияүгә биргәндә, әти иремә: «Менә сиңа чиста кәгазь бите кебек чип-чиста кыз бала, үзең теләгәнчә үзгәрт, тәрбиялә», – диде. Баштарак мөнәсәбәтләребездә яшь аермасы да, менталитетлар төрлелеге дә сизелде. Тора-бара, бер-беребезгә ияләштек. Миңа күп нәрсәләргә карашымны үзгәртергә туры килде. Көнләшүемне дә туктаттым.
Кечкенәдән үзеңне димләп кияүгә бирәчәкләрен белеп үстең булып чыга? Сиңа егетләр белән йөрергә дә рөхсәт итмәгәннәрдер инде?
Әйе, без өйдән чыгып йөрмәскә тиеш идек. Яшүсмер вакытларда әти-әниләргә каршы килүләр, үзебезгә күрә «бунт» күтәрүләр булып алды, әлбәттә. Ләкин, үсә төшкәч, мин әтинең хаклы булуын аңладым. Миңа ир сайлаганда да әтинең ялгышмаячагын белә идем, тулысынча аның фикеренә таяндым.
«Әтиебез Равил Фатыйхович – искиткеч гаилә җанлы кеше»
Син бик дәрәҗәле кешеләр – Моратовлар гаиләсенә килен булып төшкәнсең. Алар сине ничек кабул итте? (Мелек – озак еллар ТР Премьер-министрының беренче урынбасары булып эшләгән, 2014 елда ТР Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнгән Равил Моратовның килене.)
Равил Фатыйховичка мин беренче көннән үк «әтием» дип дәшәм. Чыннан да, мине ул да, иремнең барлык туганнары да үз кызлары кебек кабул итте. Мин үземнән өлкәннәрне хөрмәт итәм. «Теләсә-кайсы очракта да, синнән өлкәннәр хаклы» – менә шушы кагыйдә нигезендә тәрбияләндек без. Иремнең туганнары мине шуңа да якын итәләрдер.
Яңа гаиләм тарафыннан шулай җылы кабул ителсәм дә, Казанга килгән елны мин бик еш еладым, чөнки әти-әниләремне сагына идем. Без бит гомер буе әтиебезнең канаты астына ышыкланып яшәдек. Ә монда мин үзем өчен бөтенләй ят илгә, башка мохиткә килеп эләктем. Бик сагынган чакларымда, әти-әниләрем мине Кырымга алып китә иде. Яртышар ел Кырымда торып кайткан чакларым да булды. Авырлы чорымны да Кырымда әнием янәшәсендә үткәрдем.
Равил Фатыйхович турында сөйлә әле, Мелек. Без бит аны гомере буе җаваплы урыннарда эшләгән дәрәҗәле җитәкче буларак кына беләбез. Ә нинди әти, нинди бабай ул?
Мин аны бөтен күңелен балаларына, оныкларына биргән, искиткеч гаилә җанлыклы кеше итеп кенә тасвирлый алам. Чып-чын аксакал ул.
Мин кияүгә чыгып 1 ел узгач, үз әтием йөрәк белән арабыздан китеп барды. Аңа нибары 55 яшь иде. Равил Фатыйхович миңа әтиемне алыштырды, әниемә, минем барлык туганнарыма бик зур терәк булды. Ул, гомумән, барлык туганнарына ярдәм итеп тора торган, бик киң күңелле кеше.
Бабайлары оныклары белән бик күп вакытын үткәрә, аларны бассейнга йөртә, урамга алып чыга. Оныклары – аның тормыш мәгънәсе.
Әтиеңнең вафатыннан соң, әниең хәзер ялгызы гына яшиме?
Без, кызлары, әнине үзебез янына күченергә үгетлибез. Ләкин әни: «Мин моннан беркая да китмим, бу йорт – әтиегезнең истәлеге», – дип, күченми, төп нигезебездә яши бирә. «Менә минем ястыгым, менә юрганым, монда гомер иттем», – ди.
Син үзең нинди әни, Мелек?
Артык йомшак. Кайвакыт кырысрак, таләпчәнрәк тә булырга өйрәнергә кирәктер. Менә мин хәзер Чаллыда гастрольләрдә. Балаларымны 2 көн күрмәдем, ә сагынуым… (бу урында нечкә күңелле Мелек күз яшьләре белән елап та алды)
Улларың кечкенәме әле? Син чыгышлар ясаганда, аларны кем карый?
Кырымнан кече сеңлем безнең янга күченде. Балаларны карауда төп ярдәмчем – сеңлем. Мусага хәзер 7 яшь, кечкенәбез Тимурга – 1,6 яшь.
Хәзер Казанга ияләштеңме соң инде?
Миңа хәзер Казанда бик уңайлы. Кырымга әни һәм апаларым шунда булганга гына барасым килә.
«Әтием Кырым татарларының белемле булуын теләде»
Мелек, яңадан әти-әниең турындагы сорауга кире кайтыйк әле. Миңа синең әтиең бик милләтпәрвәр кеше булган, дип сөйләгәннәр иде. Ул нинди идеяләр белән янып йөрде?
Әти гомер буе Кырым татарларының белемле булуын теләде. Мин үзем Кырымдагы беренче кырымтатар мәктәбендә укыдым. Аны меценатлар үз хисабына ачты. Әлеге мәктәп телебез һәм мәдәниятебез үсешенә искиткеч зур өлеш кертте, анда милләт өчен янып йөрүче шәхесләр тәрбияләнде. Мәктәптәге барлык бәйрәмнәр дә үз телебездә уздырыла иде, һәм без үз телебездә белем алу мөмкинлегенә ия булдык. (Әлеге мәктәп хәзер дә бар, тик җитәкчесе алышынганнан соң, ул элекке дәрәҗәдә көчле түгел инде).
Минем әти әлеге мәктәпнең иң яхшы укучыларына ел саен акчалата премияләр биреп килде. Соңрак, махсус фонд оештырып, Кырым инженер-педагогия университетын яхшы билгеләргә тәмамлаган студентлар өчен дә премияләр булдырды. Шулай ук минем әтиемне кырымтатар рәссамнарына, яшь язучыларына зур ярдәм күрсәткән кеше буларак та беләләр. Ул, музыканы ташлап, 90нчы елларда эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлады, аның шулай үз кесәсеннән премияләр өләшерлек мөмкинлеге бар иде. Милли мәдәният һәм сәнгать үсешенә күп көч кертте.
Бүгенге көндә Кырым татарлары ничек яшәп ята? Аларның проблемалары күпме?
Кырым татарларына бик күп сынаулар аша узарга туры килгән. 1944 елда, СССРдагы күпчелек аз санлы милләтләр кебек, Кырым татарлары Үзбәкстанга депортацияләнә. Хәтта чит җирдә дә Кырым татарлары үзләренең туй традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап яшәгән. Яшьләргә башка милләт кызларына өйләнү, кияүгә чыгу тыелган булган. Ничә еллар ватаннарын сагынып яшәгәннән соң, СССР таркалгач кына, Кырым татарларының кире Кырымга кайту мөмкинлеге туа. Ватаннарына әйләнеп кайткач, аларга барысын да юктан бар итәргә, тырышып-тырмашып, үз көчләре белән булдырырга туры килә. Әкрен-әкрен генә Кырым татарлары күтәрелә, үсеш кичерә. Тик һәр милләтнең таянырлык юлбашчысы, лидеры булырга тиеш. Бүгенге көндә безнекеләр, лидерыбыз булмау сәбәпле, бераз югалып калды. Алар хәзер кайсы якка барырга белмәгән бер халәттә…. Гореф-гадәтләребез сакланса да, тел белән проблемаларыбыз бар. Безгә телебезне югалтмаска иде, телебез бетсә – милләт тә бетәчәк.
Телне ничек популярлаштырырга соң?
Телне заманча ысуллар белән популярлаштырырга кирәк. Шул ук ничәшәр мең аудиториясе булган Кырым блогерлары кырымтатар телендә, Татарстан блогерлары татарча сөйләшсен иде. Җырлар да телнең үсешенә бик нык ярдәм итә. Яшьләрне кызыксындырырлык җырларны, колоритын, мелизмын бозмыйча, Көнбатыш йогынтысына бирелмичә, халык уен коралларын да катнаштырып яздырырга кирәк.
«Бездә тел проблемасы күпкә көчлерәк»
Сездә телдән оялучылар бармы?
Әле күптән түгел генә апаларым белән: «Без нигә үз телебездә аралашмыйбыз соң?» – дип сөйләшеп тордык. Бездә тел проблемасы Татарстандагыдан күпкә көчлерәк. Телебезне белмәүчеләр бихисап күп. Чөнки телне өйрәтерлек чиста кырымтатар мәктәпләре бөтен Кырым буенча бармак белән генә санарлык. Гаилә эчендә дә тел югалып бара.
1944 елга кадәр Кырым татарлары гына түгел, анда яшәүче башка милләтләр дә безнең телне белгән. Хәзер, кызганыч, бөтенләй кире тенденция күзәтелә.
Ә Казанда, миңа калса, татарча сөйләшүчеләр бик күп. Сездә бит хәтта руслар да азмы-күпме татарча белә. Дусларымнан, аптырап: «Сез ничек татарча беләсез?» – дип сораганым бар. Алар күп әйберне мәктәп программасы аша хәтерлиләр.
Ришатның командасына килеп эләккәч тә сокланып карап тордым. Күпме яшьләр татарча сөйләшә, татарча җырлар тыңлый! Ришатның командасындагы егет-кызлар да, Ришат белән Алия дә үзара татарча сөйләшә. Бу – шулкадәр матур һәм мактауга лаек. Аларга кушылып, мин дә татарча сөйләшә башладым.
Үзең гаиләң, балаларың белән нинди телдә сөйләшәсең?
Инглиз һәм татар телләрен камил белсә дә, ирем белән русча сөйләшәбез. Әти белән (кайнатам) сөйләшә алган кадәр татарча сөйләшәм. Балалар белән татарча, кырымтатар телендә һәм русча аралашабыз. Безнең өйдә өч тел яши, дип әйтергә була. Кайвакыт балаларга кырымтатар телендә берәр сүз әйтәм дә шунда ук татарчага, кабат русчага тәрҗемәсен әйтәм.
Мин монда килгәндә, татарча бик авыр аңлый идем. Татар теле миңа чит тел кебек тоелды. Җырлар ятлау, дусларым, иремнең якыннары белән аралашу ярдәм итте, татарча сөйләмне тулысынча аңлый башладым. (Мин Мелекка бөтен сорауларымны да татарча бирдем). Ә сөйләшүе, үзең күреп торасың, кыенрак әле.
«Җырлавымны ишетеп, ирем миңа тагын да ныграк гашыйк булды»
Бер интервьюда, Казанга килгәч кенә артист буларак зур сәхнәгә чыктым, дип сөйләгәнсең. Ул беренче чыгышың кайда булды? Нинди җыр башкардың?
Ярәшү мәҗлесе безнең якта бик зурлап, никах мәҗлесе кебек үткәрелә. Кияү ягы да, кәләш ягы да бер-берсенең туганнарына бүләкләр бирешә, мул өстәлләр әзерләнә. Әнә шул мәҗлестә мин булачак иремә багышлап җыр башкардым. Шуннан соң ирем миңа тагын да ныграк гашыйк булды (көлә). Казанга кайткач: «Әйдә, туйда да җырла әле», – дип тәкъдим итте. Туебызга Кырымнан музыкантлар алып килдек. Шулай итеп, беренче тапкыр зур сәхнәгә мин туемда чыктым (мәҗлес «Корстон»да узды). Бик күп җырчыларның репертуарында булган «Мин сине шундый сагындым» дигән татарча җыр сайлап, аны кыска вакыт эчендә өйрәндем. Бәхетемнән очынып йөргән көнем иде бит, шуңа җырлар алдыннан артык борчылдым дип тә әйтә алмыйм. Халык җырымны бик җылы кабул итте. Әмма мин аны коточкыч акцент белән башкарганмын икән. Ул вакытта үземә тоелмаган инде, ә менә хәзер, татар телле даирәдә ничә ел яшәгәннән соң, мин моны аңлыйм. Ярар, зыян юк, иң мөһиме – чын күңелдән җырладым.
Ә артист буларак беренче тапкыр кайда җырладың?
2018 елда Татарстан Рәисе танылган шәхесләрне кабул итте. Анда «Яшә, халкым» дигән җыр белән чыгыш ясарга мине дә чакырдылар. Бу – азәрбайҗан җыры, тик аны барлык төрки халыклар да яратып башкара. Мин аны татар теленә тәрҗемә итеп, Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге дәүләт хоры ярдәмендә җырладым. Шул чыгышымнан соң мине даими рәвештә республика күләмендә узган «Ифтар мәҗлесе», «Изге Болгар җыены» кебек төрле милли чараларга чакыра башладылар.
Соңгы елларда бик күп җырлар, мәсәлән, Хәния Фәрхи репертуарыннан «Үпкәләсәң, әйдә үпкәлә», Салават абый Фәтхетдинов репертуарыннан «Мин яратам сине, Татарстан»ны, берничә Кырым татарлары җырын яздырдым.
«Минем максатым – халык җырларына яңадан җан өрү, аларны модалы итү»
Кырым татар җырларын ничек сайлыйсың? Күбрәк сүзләренә игътибар итәсеңме, көенәме?
Көенә, чөнки мин озын, моңлы көйләр яратам. Татарча җырларны да көенә карап сайлап алам. Әле бу арада гына «Син сазыңны уйнадың» җырын яздырдым. Моңлы җырлар күңел түремнән агыла минем, бөтен халәтемне ачып бирә. «Ай, былбылым», «Әдрән диңгез» җырлары – әнә шундыйлардан.
«Үзгәреш җиле» проектында халык җырларын тамырдан үзгәртеп җырлыйлар. Синең фикерең?
Мин дә үзгәртәм бит халык җырларын. Тик аларны чамасын белеп кенә үзгәртергә кирәк. Җырның моңы калырга тиеш. Мәсәлән, татар халык җырын джазга салу һич тә килешми кебек. Киресенчә, этно стильне кайтарып, аларны ханнар чоры кайтавазы буларак яңгыратырга кирәк.
«Ай, былбылым»ны җырлагач, синең турыда «бөтен тәмен бетерде, җырны бозды» дип әйтүчеләр булды. Андый сүзләр кәефеңне төшерәме?
Минем максатым – халык җырларына яңадан җан өрү, аларны модалы итү. Мин халык җырларының бөтен җирдә яңгыравын теләр идем. «Ай, былбылым» җырына килгәндә, аңа алынуым юкка гына түгел. Румыниядә Кырым татарлары диаспорасы яши. Аларның «Онике ордәк» дигән бик популяр җырлары бар. «Ай, былбылым» җырын беренче тапкыр ишеткәч, мин шуны тыңлаган кебек булдым. «Карале, көйләре ничек охшаш», – минәйтәм.
2022 елны Татарстан Рәисе Республика көне уңаеннан кабул итү оештырды. Мин анда «Ай, былбылым»ны дәүләт хоры аранжировкасына аз гына скрипка моңнары өстәп башкардым. Әкрен өлешен чиста татарча, тиз җырлана торган өлешен үзебезчә җырладым .
Әлеге мәйданчыкта Ришат та (Төхвәтуллин) бар иде. Ул минем җырлавымны ишетеп, яныма килеп җиткән. «Бу нәрсә? Ничек үзенчәлекле килеп чыккан! Бу музыканы миңа да бирегез әле», – ди. Ришат белән менә шунда таныштык без. Аннары ул мине үзенең классик концертында чыгыш ясарга чакырды. «Минем синең җырлавыңны башкаларга да күрсәтәсем килә, бу – бик матур», – диде.
«Ришат командасына эләгүемә чиксез шатмын»
Ришат белән эшләве ничегрәк сиңа? Аны бик таләпчән, диләр. Кыенлыклар килеп туганы бармы?
Ришатның командасына эләгүемә мин чиксез шат. Биредәге егет-кызлар барысы да аның үзе кебек талантлы, үзе кебек тыйнак. Ул үзенә туры килә торган кешеләрне генә сайлап җыйган. Минем әлеге командада сүзгә килгән бер генә кешене дә күргәнем юк. Ришат үзе дә, кисәтү ясаганда да, аны шаяртуга борып, ниндидер позитив нотада җиткерә белә, беркемне үпкәләтми. Миңа хәтта кисәтүләр дә ясаганы юк. Әле беркөнне үзенә дә: «Мин үземнең хаталарым бар икәнне беләм, син мине бер дә төзәтмисең», – дим. «Ярар, берсен әйтәм. Син «Ай, былбылым»ны җырлаганда, «тавышы» сүзен «тавычы» дип әйтәсең. Төзәт», – диде шаян рухта. «Нигә син миңа бу турыда ничәмә-ничә концертта чыгыш ясаганнан соң гына әйтәсең соң?» – дим. Көлештек.
Сиңа Ришат «син шул-шул шәһәрләрдә чыгыш ясарга тиеш» дигән таләпләр куямы?
Миңа таләпләр куймыйлар. Тик менә 14 майда аларның классик концертында мин булырга тиешмен. Анысы бәхәссез.
Мин, бик теләп, аларның бөтен концертларында катнашыр идем, килеп кенә чыкмый. Менә кичә Чаллыдагы концерттан соң Казанга кайтып китәргә тиеш идем. Ришат мине бүгенге концертта да чыгыш ясарга күндерде. Үзем монда булсам да, күңелем күптән балаларым янында. Әлегә Ришатның командасы белән гастрольләргә йөрү турында сүз бара алмый, чөнки минем балаларым бәләкәй.
Бүгенге татар эстрадасын күзәтеп барасыңмы?
Дөресен әйткәндә, юк. Татар эстрадыннан Алия һәм Ришаттан кала Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи җырларын беләм. Фирдүс Тямаевның җырлары дәртле булулары, гадилеге белән җәлеп итә. Бабек белән дус булуыбыз (аның белән уртак җырыбыз бар) аркасында Элвин Грей иҗаты белән таныштым. Аның музыкасы бик сыйфатлы.
Нинди хыяллар белән яшисең, Мелек?
Мин гомер буе җырчы булырга хыялландым. Тик акча эшләү нияте белән түгел. Үземне белүләрен теләдем, «сольный» концертлар куясым килде. Шул хыялым чынга ашарга тора.
Концерт күбрәк нинди телдә булачак?
Берничә җырымны кырымтатар телендә, калганнарын татарча башкарачакмын. Концерт кына да түгел, без аны Кырым ханнары стилендәге иммерсив шоу форматында эшләргә уйлыйбыз.
Ришат та чыгыш ясачак. Ул инде миңа: «Мин тамашачы буларак кына карап утырыр идем, синең җырлавыңны бик яратам», – дигән иде. Ләкин берничә җыр башкарырга ризалашты.
Синең музыкаль белемең бармы?
Юк, мин – һөнәрем буенча юрист. Алда әйткәнемчә, КФУда укыдым, бакалавриатны, магистратураны кызыл дипломга тәмамладым. Әлегә нотариаль конторада стажировка үтәм. Киләчәктә үз конторамны ачу теләгем бар.
Тик иҗаттан ерак китәргә җыенмыйм. Музыка миңа энергия, яшәргә көч бирә. Сәхнәгә чыгып җырлап, шул атмосферага, алкышларга күмеләм, һәм арыганлык та, ниндидер борчулар булса – алар да, барысы да онытыла.
Рәхмәт, Мелек, сиңа киләчәктә иҗади уңышлар теләп калам!