news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин татар яшьләре белән очрашуда: улы, русча җырлавы һәм кумирлары турында

Җырчы, Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин «Идел» яшьләр үзәгендә узган Татар яшьләре көннәрендә кунак булды. Очрашу сорау-җавап форматында оештырылган иде. Җырчы яшьләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде. «Интертат» очрашуда яңгыраган иң кызыклы фикерләрне тәкъдим итә.

news_top
Ришат Төхвәтуллин татар яшьләре белән очрашуда: улы, русча җырлавы һәм кумирлары турында
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

Әлеге көннәрдә башкалада актив яшьләрне берләштергән – Татар яшьләре көннәре уза. «Идел» яшьләр үзәгенә Россиянең 24 төбәгеннән 180гә якын делегат җыелды. Ришат Төхвәтуллинны яшьләр бик шатланып каршы алды. Араларында кумирын күрү шатлыгыннан күз яшьләрен тыеп кала алмаучылар да булды. Чөнки алар өчен бу кунак сюрприз иде. Җырчы исә һәр сорауга да ихлас җавап бирергә тырышты. Аннан икенче улы туу, рус телендә җырлавы һәм стресс белән ничек көрәшүе турында кызыксындылар. Шулай ук Түбән Новгородта узачак татарча дискотекага һәм Чиләбенең актив татар яшьләре белән волейбол уйнарга чакырдылар.

«Алия улыбызны тапканда мин аның янында булырга тиеш идем»

Икенче улы Райан турында:

Күптән түгел гаиләбездә икенче улыбыз дөньяга аваз салды. Бик шатмын. Көттек, җенесен белгәнгә күрә, тиздән икенче улым туачагына мораль яктан әзер идем. Ләкин без улыбыз август ахырында туар дип көткән идек, барысы да шулай тиз булыр дип уйламадык. Йолдызлык буенча кыз булырга тиеш иде, ә ул 8 август көнне – арыслан булып туды. Һәрбер бала кайсы гаиләдә туачагын үзе сайлый диләр бит. Без нидер уйлыйбыз, Аллаһ Тәгалә барын да үзе дөрес итеп урнаштыра.

Мин ул көнне Чувашиядә чарада идем. Ул чара 8 сентябрьдә булырга тиеш иде. Безне ел саен шул көнне юбилейга чакыралар, без ел саен 8 сентябрьдә киләбез. Быел да чакыргач, без алдан ук 8 сентябрь дип язып куйдык, ә ул 8 август булып чыкты! 8 август иртән миңа администраторым шалтырата, тизрәк корпоративка барырга кирәк, ди. Тиз генә җыенып киттек.

Чыгыш ясаганда кулымдагы сәгать чыңлый... Кемдер мине эзләгәнне аңлыйм. Администраторым Илгиз дә ишек артында тора, нәрсәдер әйтергә теләгәне күренә. Чыгам, ул миңа улым тууын әйтә. Мин хатыным Алия янына килеп җитәргә сәгать ярым тирәсе җитешмәдем. Килдем дә шунда ук Алия янына киттем. Ул улыбызны тапканда мин аның янында булырга тиеш идем, минем үзем өчен бу бик мөһим булганга, бу көнне хатыным янында булырга теләдем. Ләкин Аллаһ Тәгалә миңа анда булырга кирәк түгел дип тапкан. Улыбыз туды – 2 600 кг. Бу юлы ул миңа охшаган!

Русча җырлар яздыруы турында:

Рус телендәге иҗатыма бик зур тәнкыйть белән карыйлар, әлеге эшне башлаганда ук шулай булачагын белә идем. Минем өчен иң катлаулысы – мине бу юнәлештә берничек тә кабул итәргә әзер булмаган аудитория белән турыдан-туры очрашу иде. Еллар буе татар халык җырларын җырлыйм, фольклорыбызны, мәдәниятебезне пропагандалыйм, һәм кинәт кенә русча җырлый башладым. Елдан-ел концертларыма рус телле тамашачылар да бик күп килә. Алар арасында атаклы кунаклар да, иҗатымны яраткан гади тамашачылар да бар. Алар һәрвакыт русча җырлавымны сорыйлар, ә мин аларга нәрсә җырларга белмим.

Авторлар тарафыннан шундый тәкъдим булды. Әйе, бу бик катлаулы, күп төрле фикерләр ишетергә туры килә. Тик мондый авырлыкларсыз, бу юнәлеш ачылмый дип уйлыйм. Моны җиңәргә, өйрәнергә һәм төрле юнәлешләрдә үсәргә кирәк. Татар мәдәниятен, татар җырларын, татар концертларын ташларга җыенмыйм – алар һәрвакыт минем белән булачак. Ләкин параллель рәвештә рус телле аудитория өчен дә эшләргә телим.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

«Сәхнәне спорт белән чагыштырам»

Ришат Төхвәтуллин елына ничә җыр чыгара?

Ел саен 6 җыр чыгарырга планлаштырам, ә фактик рәвештә 20дән артык җыр чыгарабыз. Ә алар барыбер бетми.Тәүге 6 җырны яздырганда ук: «Тизрәк, моны да, моны да яздырырга кирәк», – дип өстәлә тора. Шуңа күрә эш беркайчан да бетми.

Җырлар бәясе турында:

Хәзер дөнья бик тиз үзгәрә. Ясалма интеллект та җырлар ясый, лейбллар да кирәкми башлады, социаль челтәрләр аша дөньяны яулап була. Казан студияләрендә тулы продакшн – аранжировка, яздыру, студия вакыты бәясе якынча 100дән 200 мең сумга кадәр җитә.

Минем үз студиям бар. Кечкенәдән аранжировкалар ясарга өйрәндем. Студияне сатып алу гына аз, анда эшләргә өйрәнергә кирәк. Иҗат юлын башлаган артистларга да әйтәм: мин сезгә репертуар ясый алам, сезне күрсәтә алам, ләкин иң мөһиме – сез үзегез җырлар яздырырга, иҗат итәргә өйрәнергә тиеш. Шул чакта гына ул сезнең иҗат булачак.

Эстрадада кумирлары турында:

Бәләкәйдән яратып тыңлаган, сокланган кумирларым бар. Рус эстрадасын яратам, аерым артистларны дияр идем. Европа артистларыннан Бруно Марс минем өчен эталон: профессионализм ягыннан да, вокал ягыннан да. Үзебезнекеләрдән JONY бик ошый. Интернетта очраклы гына вируслы җыр белән популярлашкан түгел, ә вокал ягыннан чын мәгънәдә көчле булган артистлар белән дуэт яздырыр идем.

Стресс һәм шәхси борчулар белән көрәш турында:

Иң мөһиме – үзеңне карау. Төнге чаралар, дуслар белән очрашулар, даими йокы туймау була. Боларның барысын да режимга салу мөһим. Мин һәрвакыт сәхнәне спорт белән чагыштырам – вакытында йокларга ятарга, вакытында торырга, нәрсә ашаганыңны күзәтергә кирәк. Минем өчен иң мөһиме – дисциплина һәм режим. Көн саен йөгерергә тырышам, спорт һәм йокы стрессны җиңәргә булыша. Режим булмаса – паника башлана, стресс кичерәм, нерваланам, бер эшем дә барып чыкмый. Шуңа күрә, кабатлап әйтәм – дисциплина иң мөһиме.

Төбәкләрдә татар телен саклау һәм үстерү чаралары турында:

Мин үзем Башкортстанның Карамалы-Гобәй дигән татар авылында тудым. Татар теле белән беркайчан да кыенлыклар туганы булмады. Аннары Казанга күчтем, анда инде әдәби татар телен өйрәндем. Гастрольләр башлангач, төрле төбәкләргә чыгарга туры килде. Татарстан һәм Башкортстаннан читтә татар теле кытлыгы бик нык сизелә. Андагы чараларны үз телен, мәдәниятен сакларга теләгән энтузиастлар да оештыра.

Хезмәттәшләрем дә төрле төбәкләрдә оештырылган чараларда катнашуга каршы килмәс дип уйлыйм, турыдан-туры мөрәҗәгать итсәгез, шатланып киләчәкләр. Безнең Тольяттида, Чиләбедә, Мәскәүдә, Уфада очрашулар булды. Алга таба да мондый проектларны һәрвакыт хуплаячакбыз. Аралашу, кире элемтә алу безнең өчен дә бик мөһим.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар