Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин язылучыларының сорауларына җавап бирде: «Мин үзем өйләндем»

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин язылучыларының сорауларына җавап бирде: «Мин үзем өйләндем»
"Татар-информ" архивы

Ришат Төхвәтуллин Алия Карачурина белән никахыннан соң виртуаль дусларының сорауларына җавап биргән. Аларның күбесе яшь парның шәхси тормышына кагыла.

«Нигә хатыныгыз өйдә утырырга тиеш? Икегезне дә сәхнәдә күрәсе килә» дигән сорауга «Мин өйдә утырмаячакмын, гастрольләргә йөрмәчәкмен, әмма иҗат итәчәкмен», – дип җавап бирде Алия Карачурина.

«Кешеләр мине сине бикләп куя дип аңлый. Ул җырларын яздырыр, зур шәһәрләргә безнең белән гастрольләргә дә йөрер, бәлки. Әмма бөтен шәһәрләр буйлап гастрольләргә чыкмый. Минем уйлавымча, хатын өйдә торырга тиеш. Бу – минем генә фикер түгел. Без уйладык та, шулай эшләргә булдык», – диде Ришат Төхвәтуллин.

Калган сорауларга Ришат үзе генә җавап бирде.

– Алия сезнең фамилиягезне аламы?

– Бу – минем мәҗбүри шарт.

– Кайда яшәргә уйлыйсыз?

– Фатирда.

– Никахтан соң спиртлы эчемлек булдымы?

– Тамчы да булмады.

– Вакытлыча кайда яшисез?

– Фатир яллап яшибез.

– Үзегез өчен йорт төзү турында әйткән идегез. Төзелеш барамы?

– Казанда төзүчеләр бик күп. Күбесе белән танышырга өлгердем. Күпләрне сызып аттым. Күпләр акча эшләргә генә тели, сыйфатсыз эшли. Аларның бәяләре буенча иң яхшы ремонт булырга тиеш. Ремонт беткәч, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген сөйләрмен. Реклама өчен түгел. Кемнәрне йорт төзелеше һәм ремонт кызыксындыра, аларга мөрәҗәгать итәргә була.

– Бу көн килеп җитте. Сез бәхетлеме?

– Әйе.

– Сез кешегә тиран, эгоист булып күренәсез. Шулай тоела гына, дип өметләнәм.

– И, рәхмәт инде сезгә, иренмичә язалар.

– Алия тәки өйләндерде сезне.

– Мин үзем өйләндем.

– «Өйләнәм» дигәч, язылучыларыңның саны кимемәдеме?

– Киресенчә, артты.

– Кайсы җырыгызны махсус Алиягә багышлап чыгардыгыз?

– «Зәңгәр күзләр», «Сагынам».

«Яшь аермагыз күпме?» дигән сорауга җавап итеп, Ришат Алия белән төшкән фотосын куйган.

Җырчы шулай ук фатирларын да күрсәтте, кв.метры хәйран күренә, әлегә анда ремонт эшләре башланган.

 

-

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100