Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар тамашачыларын үзенчәлекле итеп концертларына чакырган

news_top_970_100
Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар тамашачыларын үзенчәлекле итеп концертларына чакырган
Фото: Ришат белән Алиянең шәхси архивыннан

Ришат Төхвәтуллин социаль челтәрдәге сәхифәсенә спектакль уйнаган видео куйган. Ягъни ул шул рәвешле тамашачыларын Казан концертларына чакырган. Җырчының өендә иртәнге аш вакытында хатынына спектакль куюы турында язган идек. Хәзер җырчы сәхнәдә уйнап карарга булган, аңа хатыны Алия һәм Фәрит ярдәм иткән.

«Алияне туйдырып бетердем. Минем дә, үзе шигырь уйлап чыгарып, «моны шундый-шундый танылган шагыйрь язган» дип сөйләп йөрүче танышым бар. «Зөбәрҗәт» спектакленнән өзек. «Бичурин» күчмә театры», – дип шаяртып язган иде ул алдагы видеоларын статусларында күрсәтеп.

Яңа видеода Ришат Төхвәтуллин «Зөбәрҗәт» спектакленнән өзекне дәвам иткән. Тик бу юлы «Азнакай күчмә театры» дип язган.

– Зөбәрҗәт, чык әйдә безнең янга. Без Фәрит белән килдек. Моңа кадәр булган хисләребезгә ачыклык кертәсебез килә. Йә ул, йә мин. Зөбәрҗәт, син тәрәзә аркылы безнең белән сөйләшмәкче буласың.

– Нишлибез? Кая барабыз? – ди Алия, пәрдә артыннан күренеп.

– Зөбәрҗәт, моңсуланып утырма, борчылма син. 27 ноябрьдә Казанда 7 көн концертларыбыз булачак. Мин сине шунда чакырам.

– Мин дә чакырам аның концертларына. Болай мин башка түзә алмыйм. Синең концертына үзем дә киләм, сезне дә чакырам, – диде Алия тарафыннан кире кагылган Фәрит, тамашачыларны да чакырып.

Яңа актерларның үзләренә дә бу спектакль кызык тоела, алар көлмичә уйнап бетерә алмый.

Азнакай районында үскән пародия остасы Данир Сабиров «бигрәк талант инде азнакайлылар» дип хуплап куйган. Аңа кушылып, алып баручы Гөлназ Сәфәрова һәм композитор Марат Мухин да «молодцы» дип үсендергән.

«Мин куйган спектакль», – дип язган Әбри Хәбриев.

«Менә, ичмасам, реклама. Үзенчәлекле, оятсыз түгел, концертларына барасы килде бу матурларның»;

«Күчмә театр алга таба кая күчә? Каян тапканнар, диген, бу пәрдәне»;

«Бик әйбәт сәхнә. Ришаттан яңалык, синең барысы да килеп чыгачак»;

«Ничек караудан туктарга?»;

«Бик ошады, матур да, кызык та», – дип комментарийлар калдырган «спектакль»не караучылар.

Видео Ришат Төхвәтуллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән алынды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100