Ришат Төхвәтуллин үзенең актерлык осталыгын сыный башлаган. Тик сәхнәдә түгел, өйдә. Җырчы тормыш иптәше Алиягә иртәнге аш артында спектакльләр куя.
«Алияне туйдырып бетердем. Минем дә, үзе шигырь уйлап чыгарып, «моны шундый-шундый танылган шагыйрь язган» дип сөйләп йөрүче танышым бар. «Зөбәрҗәт» спектакленнән өзек. «Бичурин» күчмә театры», – дип шаяртып язган ул бу видеоларын статусларында күрсәтеп.
Алия исә Ришатның мондый спектакльләренә ияләшкән бугай, «актер» иренең мәхәббәт турында сөйләнүенә артык исе китмичә генә, тәмләп ашавын дәвам иткән.
«Татарлар дөньясында» телеграм-каналы күчереп куйгач, бу видеоны караучылар:
«Үзләре ябыклар, үзләре шундый күп ашыйлар»;
«Бу – актерлык сәләтен күрсәтүме соң, әллә инде иртәнге ашнымы? Бәлки, сәхнәгә менеп уйнап карарга кирәктер?»;
«Рәхәтләнеп көлдем. Ришат булдыра», – дигән комментарийлар язып калдырганнар.
Берсе: «Ашаганда сөйләшергә ярамый», – дип кисәтү дә ясаган.