news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин: «Имеш, мин татар эстрадасыннан китәргә җыенам икән»

news_top

Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин күптән түгел генә русча җыр яздырган иде. Ул әлеге җыры белән шактый гына тәнкыйтькә дә юлыкты. Инде хәзер Ришат турында «татар эстрадасыннан китәргә йөри» дигән сүзләр дә таралган икән. Ул бу хакта үзенең сторисларында әйтте һәм тамашачысын тынычландырырга ашыкты.

«Интернет киңлекләрендә янә төрле гайбәтләр күрдем. Имеш, мин татар эстрадасыннан китәргә җыенам икән. Мин беркая да китмим, дуслар! Элекке кебек үк татарча җырлар яздырачакмын, гастрольләргә йөриячәкмен һәм тамашачыма хезмәт итүемне дәвам итәчәкмен.

Татар музыкасы минем тормышымның һәм иҗатымның мөһим өлеше булып кала. Ләкин параллель рәвештә мин үземне башка юнәлештә дә сынап карарга булдым – рус телендә треклар яздыра башладым. Минем өчен бу комфорт зонасыннан чыгу. Бу татар эстрадасы урынына түгел, ә аның белән бергә бара торган юл. Минем бер русча трегым чыкты инде. Тыңлаган һәм матур сүзләр язган һәр кешегә рәхмәт. Артист өчен бу бик мөһим.

Кемгәдер бу юнәлеш якын түгел икән, куркырлык бернәрсә дә юк. Һәркемнең үз кызыксынулары була һәм мин моңа хөрмәт белән карыйм. Шуңа күрә, буталчыклар булмасын өчен, минем русча трекларым музыкаль мәйданчыкларда аерым карточкаларда чыгачак.

Ә хәзер мин яңа татарча җырлар әзерләү белән мәшгуль. Алда бик күп матур җырлар булачак, – дип сөйләде Ришат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар