«Үз халкыңа хезмәт итәргә кирәк» - татар артистлары бер-бер артлы русча җырлар яздыра
Соңгы вакытта татар эстрадасында яңа мода башланды – артистлар русча җырлар яздыра, аларны музыкаль мәйданчыкларга чыгара. Мәсәлән, шушы көннәрдә ике популяр татар җырчысы – Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин һәм Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевларның русча җырлары дөнья күрде.
Рус телендә альбом чыгарачагын Ришат Төхвәтуллин ВК Фест вакытында хәбәр иткән иде.
«Бу яңа кеше дә, элекке белән саубуллашу да түгел. Бу - минем бер өлешем. Мин үземне яңа яңгырашта, яңа мәйданда сынап карыйм», – дип язды Ришат «Не буду помнить» җырын тәкъдим итеп.
Фирдүс исә, күптән вәгъдә иткәнчә, «Калина красная» дигән җыр чыгарган. Җырның көен аңа, шулай ук үзебезнең татар җырчысы, композитор Гүзәлия язып биргән.
Фирдүснең аудиториясенә җырның нинди телдә булуы артык мөһим түгел, ахры. Аларга дәртле һәм бии торган булсын. Шуңа да җырчының сәхифәсендә: «Безнеңчә, татарча булган бу», «Кадышеваның ипиен тартып аласың», «Татарча кәеф белән русча җыр», «Татарча акцент җырга шарм бирә», – дип, хуплау сүзләрен күп язалар.
«Был Курбан, стал Иван», «Тямай, татарча гына җырла инде. Моңың җитеп бетми», – дип тәнкыйтьләүчеләре дә булган.
Ришат Төхвәтуллинга да мактау сүзләрен күбрәк язганнар. «Ришат безне һәрвакыттагыча гаҗәпләндерә. Репитта тыңлаячакмын», «Мин шокта, шәп яңгырый», «Ришат, шедевр, яңа стиль», «Карагыз җырны ничек тоя. Рус эстрадасының кайсы артисты татар классикасын шулай җырлый ала? Миңа калса, андыйлар юк», – дигәннәр.
«Профессиональ дәрәҗәдә, матур чыккан. Әмма сез русча җырлап, үз-үзегезне югалтасыз», «Татарча гына җырлагыз», – дигән фикерләр дә бар.
Журналист, блогер Рәсим Хаҗиев исә татар эстрадасындагы әлеге күренешне сәламәт булмаган тенденция дип атый. Ул үзенең телеграм-каналында болай дип язып калдырган:
«Татар эстрадасы артистлары популярлашалар, исемнәр алалар да, Россия сәхнәсенә үрмәләү өчен русча җырлый башлыйлар. Ләкин, кадерлеләрем, сезне анда беркем дә көтеп тормый. Мәскәүдә сезнең кебекләр буа буарлык. Татарча җырлаганда сезне яратсалар да, рус эстрадасында шулай ук яратырлар дип кем әйтте?
Менә Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин да рус телендә җырлый башлаган. Күпләр рус эстрадасына үтеп керергә тырышып карадылар инде, ләкин туган сәхнәләренә әйләнеп кайттылар. Чөнки бу сезнең юл түгел. Үзеңне Филипп Киркоров яки Полина Гагарина итеп күрсәтергә түгел, үз халкыңа хезмәт итәргә кирәк. Татар теле, татар мәдәнияте – сезне менә шулар популяр ясады. Әгәр татар җырларын Россия яки халыкара дәрәҗәгә чыгара алсагыз, менә бу инде югары пилотаж булачак.
Мин Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованы хөрмәт итәм. Ул популярлыгы һәм танылуына карамастан, татарча җырлавын дәвам итә. Мәскәүдә көчле концертлар оештыра, ләкин үз мәдәниятен һәм традицияләрен калдырмый. Ул үзенең бүгенге популярлыгы белән кемгә бурычлы икәнлеген аңлый. Ни өчен кайберәүләр, бер амплуада популяр булып, шуны ук башка форматта, мәсәлән, башка телдә кабатлау мөмкин дип уйлый икән? Үз юлыңны дәвам итәргә һәм шул юлда иң яхшысы булырга тырышырга кирәк, – ди ул.
Ә сез нинди фикердә? Татар җырчыларына русча җырлау килешәме?