news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин былтыр вафат биючесе Азаматны искә ала: «Сәхнәдә, әйтерсең, очып йөрде»

news_top
Ришат Төхвәтуллин былтыр вафат биючесе Азаматны искә ала: «Сәхнәдә, әйтерсең, очып йөрде»
Фото: Ришат Төхвәтуллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Ришат Төхвәтуллин узган ел фаҗигале төстә арабыздан киткән биючесе Азамат Заһировның ел ашына кайткан. Җырчы сторисларында мәҗлестән мизгелләр белән уртаклаша һәм сәхнәдәш дустын искә ала.

Концерттан соң Азаматның елына кайттык. Азаматның арабыздан киткәненә инде бер ел вакыт та узып киткән…

Аңа нибары 22 яшь иде. Яшь, талантлы, яхшы күңелле егет. Сәхнәдә, әйтерсең, очып йөрде. Аны тамашачылар бик ярата иде.

Фаҗига Азамат бакчалары янында кукы ашаганнан соң килеп чыкты. Моңа кадәр әлеге кырларны агулаган булганнар икән. Бу хәлдән соң аның канында химик матдәләр табылды. Әлеге вакыйга Азаматны белгән кешеләрдә һаман да бик күп сораулар тудыра һәм аларның яраларын яңарта.

Без бүген аны яхшы сүзләр белән искә алабыз. Вакыт үтә, ләкин аның кебек кешене оныту мөмкин түгел. Якыннарына сабырлык һәм көч бирсен Аллаһы Тәгалә. Урыны җәннәттә булсын, – дип яза Ришат.

Азамат Заһиров турында биредә язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар