Ришат Төхвәтуллин Буа Сабан туендагы чыгышыннан кәнәгатьсезлек белдерүчеләргә җавап бирә
Узган ялларда Буага Сабантуйга кайтышлый Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин машинасының тәгәрмәче шартлавы, шул сәбәпле артистның чыгышы соңга калып башлануы хакында язган идек.
Бу көннәрдә җырчыга Сабантуйда булган халык тарафыннан соңга калуына һәм концертының кыска булуына карата кәнәгатьсезлек белдергән хатлар килә башлаган икән. Алар Ришат тамашачысын хөрмәт итми, дип саный. Шуңа да җырчы бу ситуациягә ачыклык кертергә булган.
Дуслар, ул көнне без Питрәч, Биектау һәм Буа Сабантуйларында җырларга тиеш идек. Беренче һәм икенче Сабантуй рәхәт, җиңел узды. Биектаудан Буага барышлый, автойортның тәгәрмәче шартлады. Шулкадәр куркыныч булды, машинаның асты-өскә килде. Ярый Виталий рульне тотып калды. Шуңа мин Буадагы концертка соңга калдым. Мин үз гомеремдә беренче тапкыр соңга калдым һәм кешеләрне уңайсыз хәлгә куйдым.
Шулай да без Буага килеп җиттек, чыгышыбызны егерме минутка соңга калып башладык. Мин тулы концерт бирергә теләгән идем. Ләкин мәдәният бүлеге Сабантуйны кичке 22.00 сәгаткә кадәр генә үткәрергә яраганлыгын әйтте. Безнең белән Камал да килгән иде. Буа егете булгач, мин аны туган ягында сәхнәгә чыгармый булдыра алмадым. Аңа ике җыр җырлаттым. Нәтиҗәдә, минем чыгышым ярты сәгать, 25 минутка гына калды, – дип сөйләде бу хакта Ришат үзенең сторисларында.