news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Буа Сабан туена кайтканда Ришат Төхвәтуллин күңелсез хәлгә юлыккан

news_top

Кичә Буага Сабантуйга кайтканда Ришат Төхвәтуллинның машинасының тәгәрмәче шартлаган.

«Менә дуслар Буага барып җитә алмадык. Ходай саклады. Покрышка шартлады», – дип сөйли сториста җырчы.

Социаль челтәрләрдә Сабантуйда булган халык тарафыннан аның соңга калып чыгыш ясавына карата ризасызлыклар ишетелде. Баксаң, җырчының соңга калуының сәбәбе аңлатылмаган булган бугай.

«Бу бик кечкенә нәрсә кебек, покрышка шартлаган – ни инде ул. Тик бу хәл юлда барганда булгач, көлке түгел. Бу мизгелдә бер генә уй: ничек тә туктарга кирәк. Бик куркыныч хисләр.

Аллаһка шөкер, беркем зыян күрмәде. Әйе, без Буага соңга калып килдек, тик бу шундый кечкенә мәсьәлә, нәрсә була алу белән чагыштырганда», – дип яза ул.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 июнь 2026
    Исемсез
    Ришат бригадасында техника буенча бер механик егет кирәк, ул музыкант та булса, бигрәк тә яхшы. Болай булмый бит инде. Талантны саклый белик.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар