Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачуринаның никахы кайчан булачагы билгеле булды. Иҗади парның никах мәҗлесе шушы ялларга планлаштырылган. Бу хакта Ришат Төхвәтуллин виртуаль дусларының сорауларына җавап биргәндә хәбәр иткән.
«Никах кайчан?» – дип сораган язылучысына Ришат: «Тагын 4 көн калды», – дип җавап кайтарган.
Сторисларыннан күренгәнчә, Ришат белән Алия туган яклары Башкортстанга кайтты. Никах мәҗлесенең Карамалы-Гобәйдә, яки Алиянең туган яклары – Чишмәдә булуы ихтимал. Күптән түгел Ришат Төхвәтуллинның сеңлесе Айгөл дә язылучыларына абыйсы белән Алиянең никах мәҗлесе иң якын кешеләре әйләнәсендә узачагын сөйләгән иде.