Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин Алияне өйдән «чыгармый башлаган»

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин Алияне өйдән «чыгармый башлаган»
"Татар-информ" архивы

Ришат Төхвәтуллинга кияүгә чыккач, Алия Карачуринаның гастроль эшчәнлеген туктатачагы турындагы хәбәр социаль челтәрләрдә зур шау-шу куптарды. Ришатны эгоистлыкта, талант иясе булган хатынын өйгә «бикләп куярга» җыенуда гаепләүчеләр күп булды. 

Дөрес, Алия үзе бу карарны Ришатның үзе генә кабул итмәве, үзенең дә гастрольләргә йөрүдән бераз аруы хакында әйткән иде. Яшь кәләш фикеренчә, хатын-кыз гаилә җылысын булдырып, ирен каршы алып, өйдә торырга тиеш. «Иҗатны аны гастрольләргә йөрмичә, студиядә җырлар яздырып та үстереп була», – диде ул. 

Яшьләр социаль челтәрләр кулланучылардан бу кадәр реакция көтмәгәннәр иде бугай. Баштарак халыкка аңлатырга тырышып карасалар, хәзер инде бу теманы кызыкка бордылар, үзара шаяра да башладылар. Мәсәлән, бер сторисында Ришат каядыр барырга җыена, Алиягә исә: «Өйдән чыкма, ярыймы! Теге караңгы бүлмәдәге тәрәзәдән дә карама», – дип боерык биреп чыгып китә. Алия исә рәхәтләнеп көлә дә, үз язмышы белән килешкән кыяфәт чыгарып: «Читлектәге кош...» – дип, авыр сулап куя. 

Һәр шаяруда азмы-күпме җитдилек һәм дөреслек бар, диләрме әле? 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100