Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин: «Алиягә «яратам» дип әйткәнем булмады...»

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин: «Алиягә «яратам» дип әйткәнем булмады...»
социаль челтәрләр

Озак вакытлар очрашып йөрсәләр дә, Ришат Төхвәтуллинның Алия Карачуринага үзенең яратуы турында әйткәне булмаган. Бу хакта җырчы «Сер итеп кенә» тапшыруы алып баручысы Роза Хәйруллинаның сорауларына җавап биргәндә сөйләгән.

Йөргән дәвердә Алиягә «яратам» дип әйткәнем булмады. Нигәдер мин бу адымга бик җаваплы карадым. Син бит гомер буе яшәячәк кешеңне, балаларыңның булачак әнисен сайлыйсың. Бу сорауга бик җитди карадым, шуңа сузылды да. Тәкъдим ясаганнан соң гына мин Алиягә «яратам» дип әйттем. Ул шуның белән кадерле дә. Алия миңа үпкәләп тә йөрде әле, «яратам» дип әйткәнең юк, дип. Аны әйтергә түгел, сизәргә кирәк. Мәхәббәт ул күңелдә булырга тиеш.

Алия гафу итсен, «сынадым» дип әйтү – килешә торган сүз түгел. Ләкин шулай килеп чыкты инде. Абыйның 3 баласы туганда, минем гаиләле буласы килү хисләрем юк иде әле. Ә менә сеңлем Айгөлнең кызы тугач, миндә балага кызыксыну уянды, үземнең дә әти буласым килә башлады. Өйләнү турында да уйлана башладым, – дип сөйләгән җырчы.

Ришат Төхвәтуллин: «Алиягә «сиңа өйләнәчәкмен» дигән сүзне бервакытта да әйтмәдем»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100