Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтовның хатынына хейтеры: «Ничек сиңа Ришат кызыккан?»

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтовның хатынына хейтеры: «Ничек сиңа Ришат кызыккан?»
социаль челтәрләр

Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны белән аралары өзелү турындагы хәбәрдән соң, җырчыга да, Тәтишка исеме белән танылган тормыш иптәше Эльмирага да игътибар бермә-бер артты – социаль челтәрләрдәге сәхифәләрен күзәтеп баручылар саны да күбәйде.

Бу вакыйгалар фонында хейтерлары да йоклап ятмый. Чулпан исемле берәү Тәтишканың директында: «Ужас, кыяфәтсез! Ничек Ришат кызыккан», – дигән комментарий калдырган. Бу сүзләр Эльмираның ачуын аеруча нык китергән, ахры, Тәтишка аның фотосын сторислары аша киң аудиториягә дә күрсәтергә булган.

«Беләсезме, мин дә аңламыйм нәрсәгә кызыкканын. Сез, очраклы рәвештә, «гаилә бәхете» буенча тренинглар уздырмыйсызмы ул? Алайса кыяфәтем бигрәк ямьсез. Диета һәм спортзалга йөрүләремә нокта куярга, чәчне дә сезнеке кебек кистерергә, гомумән, сезгә охшарга тырышырга кирәк», – дип язып куйган ул ирония белән.

Бу гамәле хейтерын тагын да кыздырып җибәргән. Чулпан Тәтишкага монда язарга ярамаган начар сүзләр язып калдырган.

«Тутырылган битле чибәркәебез безнең. Мин сезгә грамматиканы өйрәнергә киңәш итәр идем. Ләкин олы яшьтәге апаны өйрәтергә җөрьәт итмим. Шулай да язам, бәлки, тагын нинди дә булса кыз үзенең матурлыгы белән сезнең җенегезне чыгарыр. «ЧучЕло» дип языла ул сүз, яме», – дип җавап кайтарган аңа Тәтишка.

Ршат Фазлыйәхмәтовның хатыны Эльмира белән аерылышуы хакында «Интертат» язган иде. Тәтишка бу турыда «Интертат»ка интервью да бирде. Аерылышуларының төп сәбәбе дип, ул Ришат тарафыннан игътибар җитмәүне саный.

«Без, көне-төне бергә булып, коллегалар да түгел, якын дусларга әверелдек. Һәм мин бер мизгелдә үземә игътибар, наз, хатын-кыз ролендә булу җитмәвен аңладым.Минем дә үземә карата хатын-кызга карата булган мөнәсәбәт, кайгыртучанлык, игътибар тоясым килә», – дип сөйләде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100